поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.02.2018 Спорт

Равил Хәйруллин: армиядә беренче көнне үк берсенең ике кабыргасын сындырдым

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин ротага килгән беренче көнендә үк бер дембельне көрәш алымы белән җилкәсе аша алып аткан. Тегесе госпитальгә эләккән.

Равил Хәйруллин бүген барлык көрәшче егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Дөрес, үзе ул элеккечә бу бәйрәмне Совет армиясе һәм хәрби-диңгез флоты көне дип атый. «Илебез көчле, тормышыбыз тыныч, егетләребез һәрчак әзерлекле булсын иде. Сер түгел, безнең илнең дуслардан да бигрәк дошманнары, көнләшеп караучылары күбрәк. Ә көрәшчеләребез — ил сакчыларының мөһим бер өлеше булып тора», диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.
 
Әлбәттә, Равил Гарифулловичтан армиядә булган берәр хәл турында сораштык. «Андый кызыклы, истә калган моментлар китап язарлык бит ул, — диде ул көлеп. — Ротага килеп урнашкан көнне үк башланды андый хәлләр».
 
Тәфсилләбрәк сорашам. » Ротага килеп төшкән көнне үк бер дембельне алып очырдым. Отбой булгач та, ятарга әзерләнә башладым. Берзаман чишенгәндә берсе җилкәмнән тотып алды. Минем исә көрәшкәндә коронный алымым бар: через плечо. Монда да аны-моны уйлап тормадым, алдым да җилкә аша идәнгән салдым моны. Мин 60 килолы егет, ә бу 80 килолы Пермь егете булып чыкты. Һәм бөтен казармаган кычкыра башлады бу. Җыелдылар, 12 «дед» чорнап алды мине. Берсе — Житомирдан килгән украин егете прапорщик урынына калган. Әгәр берәр ЧП булса, моңа эләгәчәк инде. Ярый, шунда тынычландырды бу. Ә теге егетне госпитальгә алып киттеләр. Әлбәттә, төнлә нидер булырга тиеш иде. Йокламаска тырышып ятсам да, йокыга кителгән бит. Төнге бердә дүртәү уяталар болар мине һәм каптерга алып киттеләр. Арттан суга күрмәсеннәр дип, шунда ук почмакка бастым. Сорашалар, «мин бит үзем һөҗүм итмәдем, сакландым гына» дим. Шуннан «спортсменмы әллә?» диләр. Армиягә китер алдыннан гына Воронежда яшьләр арасында «Урожай» беренчелеген откан идем, шунда КМС булдым. «Әйе» дигәч, бар йокларга ят, безне сугышырга өйрәтерсең», дип, җибәрделәр болар мине. Шуннан спортзалда боларга төрле алымнар күрсәттем, көрәшергә өйрәттем.
 
Ә теге егет бер айдан госпитальдән кайтты. Ике кабыргасы сынган икән. Аңлаштык, гаебен таныды, дуслар булып аерылыштык. Әле госпитальгә эләккән өчен рәхмәт тә белдерде. Медсестралар янында ял итеп алган икән бу».
 

Радик САБИРОВ
Идел
№ --- | 23.02.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»