поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2010 Җәмгыять

СОКЛАНМАГАН ТАТАР КАЛМАСЫН!

(Минтимер Шәймиевнең Татарстан Президенты вазыйфасыннан китүе уңаеннан "Озату хаты")

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

 

 Мин бу хатым белән Сезгә үз вазыйфагыздан китеп өлгергәнче барып җитәсем килә. 25 мартка кадәр матбугатта чыгып өлгерәсе иде. Хатымның Сезгә вакытында барып ирешүе бик мөһим. Югыйсә, Ленин бабай әйтмешли, "бүген – иртәрәк, иртәгә – соң" булып чыгуы мөмкин. 

 

Сез Президент булган чорда, ягъни 1991– 2010 еллар арасында, минем Татарстан мәгарифе, мәгърифәте, матбугаты, икътисады, хәтта табигате һәм җан-иман мохиты турында хатлар язганым һәм бастырып чыгарганым булды. Алар дөнья күргәннән соң тормышыбызда зур үзгәрешләр тойдым дип әйтмәс идем. Аннан Президент кадәр Президенттан язучының һәр төчкергәне өчен фәтва көтү, бәлки, дөрес тә түгелдер. Ничек кенә вазыйфалы, гайрәтле һәм көчле булмасын, патшаларның да патша вакытында үти алмаган, моның өчен шәхси шартлары җитешмәгән вак һәм зур мәшәкатьләре була. Сез Татарстан Президентлыгына үзегезне яңадан тәкъдим итмәскә булганнан соң, Зөя һәм Бөек Болгар тыюлыкларын аякка бастыру программасына җитәкчелек итәчәгегезне һәм Татарстанның сәяси тормышыннан китмәячәгегезне белдергәч, мин бик куандым. "Менә бу хикмәтле бурыч! – дип кычкырып җибәрдем. – Менә шушы була ул Президент чакта тотына алмаган, әмма гади гражданин сыйфатында хәл итәрлек илаһи мәшәкать! Менә кайда ул чын "Без булдырабыз!"

 

 Сез нинди авыр заманнарда Колшәриф мәчетен урынына кире кайтару буенча тарихи батырлык кылып, булдыклы икәнегезне расладыгыз. Без бит җимерүчеләр түгел. Без нәсел – тамырыбыз белән төзүчеләр. Минем кара исәпләүләрем буенча, СССР төзелешләренең һәр йөз тонна бетонының кимендә ун тоннасы татар кулыннан үткәндер кебек. Татарстан җирендә җимерек чиркәү дә, җимерек татар шәһәре дә, җимерек ферма да булмаска тиеш. 

 

Мин Сезне бу хатым белән Президентлыктан гади гражданлыкка таба озата барырга булдым. Мондый җаваплы чорда язылган хатымда әйтеләчәк кайбер киңәшләрем Сезгә, бәлки, ярап куяр дигән ышаныч та җылыта күңелне. Бездә, татарда, бер олыныкын, бер кеченекен тыңла, дигән әйтем барлыгын да онытмыйк. Әүвәлдә хат "Озата барам" дип исемләнгән иде. Аннан, без, сугыш чоры малайлары, "Озата барма" дигән тетрәткеч җырны җырлап үскән егетләр, аның хатын-кыз тарафыннан җырланганын искә төшереп, хатымны "Сокланмаган татар калмасын!" дип исемләргә булдым. Сез – татар телен, җырын үлеп яраткан милләттәш-бавырдашым, хәтерлисездер:

 

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,

Селкенмәгән яфрак калмасын.

Кайда гына булсаң да, сыздырып йөр,

Сокланмаган кеше калмасын! – дип җырлап үскән идек без.

 

Мин бу юллардан бер генә сүзне – "кеше" дигәнне "татар"га гына үзгәрттем. Сокланмаган татар калмасын! Бу гыйбарә сезгә бик туры килә. Безнең барыбызга да милләтебезне сокландырып яшисе иде. Безгә, өлкәннәргә, бигрәк тә. Чөнки гомеребез кимүгә бара. Яшерен-батырын түгел, күпләребезнең гомере халык йөрәгенә туры юл саласы урында бу йөрәк тирәли әйләнгәләп йөрүдә узды.Мин моны үз язмышымнан да беләм. Аннан бездә, Русиядә, урыс булмаган халык вәкилләренә туган милләтенең йөрәгенә туры юл салу – авыр, ай-һай авыр хезмәт. Еш кына рәсми бүләкләрдән, татлы ризык, мал-мөлкәттән мәхрүм итә, җәзалый һәм газаплый торган хезмәт. Татарстан сыман катлаулы республиканың Президентыдай зур вазыйфалы кешеләргә халыкның шәрә йөрәгенә турыдан юл салу аеруча авыр – моның өчен инә күзеннән әүвәл дөяне үткәрергә кирәк. Сез мондый дөяләрне байтак үткәргәләдегез. Инде сезнең өчен инә күзеннән аерым дөя генә түгел, дөяләрнең кәрван арты кәрванын үткәрү мөмкинлеге, милләт йөрәгенә турыдан-туры юл ачыла. Бу нинди бәхет!..

 

 Аллаһтан төшкән шундый бер һидаят бәхет итеп мин, Минтимер Шәрипович, бүгенге чорда авыр хәлдә калган татар матбугатын коткаруны санар идем. Сез Татарстанның сәяси офыгыннан китмәячәгегезне белдергәч, мин беренче итеп менә шул хакта уйландым. Сезнең белән киңәшмичә Татарстанда яфрак та селкенмәячәк. Минем ышануымча, Сез Татарстанның яңа Президентының иң якын, иң хәбәрдәр, иң төпле фикерле киңәшчесе булачаксыз. Менә шул киңәшләрнең берсендә, озын-озакка сузмыйча, татар матбугатының хәлен кискен, катгый үзгәртү буенча бер программа кабул итү мәсьәләсен күтәреп булмас микән? Ничек итеп? Менә шул хакта киңәшәсе иде!.. Билгеле булганча, Федераль үзәк безнең милли матбугатны гына түгел, урыс телендәге матбугатны да "автономлаштырды һәм оптимизацияләде". Без, татар акылы – төштән соң, дигәндәй, милли матбугатсыз, хәтта милли радио-телевидениесез торып калуыбызны әле шушы көннәрдә генә аңладык. Кыскасы, бүген мин, Чаллы язучысы, Чаллы шәһәренең татар телендә чыккан "Шәһри Чаллы" газетасында хәтта бушка да мәкалә, шигырь, хикәя бастыра алмыйм. Мин генә түгел, һәрбер каләм тибрәтүче моны эшли алмый. Чөнки газетаның беренче һәм соңгы битләре генә урындагы дәүләт органнарының рәсми материаллары һәм реклама, үлгән-киткән кешеләр турындагы некрологлар өчен калдырыла да (Татарстанның барлык йөз газетасы бүген шундый хәлдә!) , калган эчке ун-унбиш бите югарыдан, Казаннан, '"Татмедиа" дигән оешмадан әзерләп төшерелә. Анда черки дә борынын тыгалмый. Моннан ике ай чамасы элек мин бу хакта "Звезда Поволжья" газетасында язып чыккан идем. Язар алдыннан "Тамедиа"да булып, шул эчке битләрне әзерләүче ханымнар белән очрашкан идем. Баксаң, татар авылларында район яңалыкларын көтүче Гөлбикә апалар, Мансур бабайларга ниндидер Гусман, Собчак дигән "йолдызлар"ның ничәнче хатын, ничәнче ирдән аерылулары турындагы мәкаләләрне менә шушы ханымнар Казанның үзеннән генә штампка салып утыралар икән.

 

 Кем әйтмешли, кычыткан җирне, ничек кенә теләмәсәң дә, кашымый торып булмый. Гаҗәп, әмма татар матбугат органнарында язучы каләмкярьларга хәләл каләм хакы түләү түгел, алардан матбугатта үз әсәрләрен бастырган өчен үзләреннән акча түләтү модасы да тамыр җәя башлады. "Кризис" имеш. Безгә дигәндә. Аларга дигәндә, "госзаказ". Мин, матбугат органнарында илле биш ел эшләгән, төрле жанрларда язылган иллегә якын китап чыгарып, хәлдән килгәнчә туган әдәбиятны баетырга тырышкан ветеран-язучы, Сезгә, хөрмәтле Президент, әле эшегездән китеп барганчы "чиновник малайларга": туктагыз, җегетләр, чамасын белегез дип, бармак селкеп өлгерсәгез иде димәкчемен.

 

Мин "кризис" битлеге астында мәрткә киткән татар матбугатын ничек итеп, хәтта ки җиңел генә юл белән бу хәлдән чыгару юлын уйлап таптым бугай. Нинди юл ул? Ошбу юл турында киңәшкә керешкәнче, татар матбугатын системалы юл белән мәрттән чыгару өчен аның турында системалы фикер булдырырга кирәктер дип уйлыйм. Чөнки һәлакәтне, катастрофаны, чирне бәяләр, төзәтә башлар өчен аның масштабын билгеләү мөһим.

 

Менә безнең алда халык санын алу мәшәкатьләре тора. Быелгы кампаниянең үзенчәлеге шунда ки, анда "милләт" дигән графа юк, әгәр үз кулың белән тутырмасаң. Безнең татарда күпләр язар микән үз милләтен, әгәр сорап яздырмасалар? Биш миллионнан күпме калырбыз? Бу бит уен эш түгел. Бу тематика белән минем телефоным кызган: Уфа тарафларыннан көн-төн чылтыраталар. Анда теге 2002 елдагы халык саныннан исән-сау үтә алган татарларны башкорт итеп язуны тәмамлау бурычы куелган. Уфа хакимияте моңа әзерләнүне сигез ел буе алып барды: "Без башкортлар икәнбез бит, моңа кадәр белми генә йөргәнбез", – дип шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелмәгән һәм резолюцияләр кабул ителмәгән авыл калмады. Без исә һаман да "толерантлык" уены уйнап йокладык. Хәзер без милләтебезгә "Татар булып калыйк!" дигән чакыру ташлар идек, әгәр татарча һәм урысча бер 500 мең тираж белән татарча-урысча чыга торган хет бер генә басмабыз булса. Ләкин, кызганычка каршы, андый басма юк. Байларыбыз, миллиардерларыбыз күп. Дәрдмәндләребез генә юк. Татарстанда татар матбугатына ясалган оптимальләштерү нәтиҗәсендә газета-журналларыбызның тиражы кискен кимеде. Әле безнең шушы хатыбыз басылган һәм республикада иң күпсанлы исәпләнгән "Татарстан яшьләре" газетасы да нибары утыз өч мең данәдә генә чыга. Ә бит аның 280 мең данәдә чыккан көннәре бар иде. Заманында ярты миллион данәдә дөнья күргән "Сөембикә" бүген 10 мең генә тарала. Кайчандыр 250 меңгә барып җиткән "Казан утлары" бүген 5 мең абүнәчегә ия. Аларның да яртысы  – китапханәләр. Бу тиражлар да бит "бүген өзеләм, иртәгә өзеләм" дип торган җептә бәргәләнәләр.

 

Менә шушылардан чыгып, хөрмәтле Минтимер Шәрипович, мин татар матбугатын коткару – милләтне коткаруга тиң  глобаль мәсьәлә  дип уйлыйм. Бу – күләгәгә куып кертелгән милләтеңне дөньяның кояшлы ягына алып чыгу белән бер. Бу – турыдан-туры, бернинди арадашчылар ярдәменнән башка, туган милләтеңнең йөрәгенә юл яру дигән сүз. Минем фикеремчә, татар матбугатын коткару Русия Федерациясенең  халыкара абруен, аның демократик өскормасын, рухи-әхлакый кыйммәтләрен яклап, барлык прогрессив кешелек хакына саклап калуга тиң. Моның шулай икәнлеген Русия Федерациясе Президенты да яхшы аңлый. Бу хакта ул минем аңа 309-нчы Закон буенча милли телләрдә укытуны тыюга кагылышлы хатыма биргән җавабында да ачыктан-ачык әйтә (2009 елның августында килгән бу хат минем шәхси архивымда саклана).Хәзер милли матбугатны коткару юлында мин тәкъдим иткән чараларга килик.Бәс, Русия Федерациясе татардан салымнар түләтеп, аның балаларын хәрби хезмәткә чакырып, шул ук вакытта татар милли матбугатына, мәдәниятенә, мәгарифенә акча бүлүдән баш тарткан икән һәм хәлсез милләтнең хәлсез матбугаты бүген-иртәгә бетәм дип тора икән, без, милләтнең әлегә анык акыллы балалары, табигый, бу өзеклектән чыгу өчен ниндидер чаралар эзләргә тиеш булабыз түгелме? Татарстанда эшләп яткан,  Татарстан җирләрен бозган, Татарстан суларын эчкән, Татарстан һавасын сулаган, Татарстан нефтен һәм газын яккан, бензинын яндырган "Оргсинтез", "Полимер", авиация һ.;б. дистәләгән бай вә урта бай заводларыбыз, оешмаларыбыз, КАПО, "Татэнерго", "Таттрансгаз", Түбән Кама "Нефтехим", "Татнефть", "КамАЗ" һәм башка без белмәгән берләшмәләребез чыгымнары алар  табышының 0,0000001 процентын алмаячак "Казан утлары", "Идел", "Сөембикә" , " Ялкын", "Татарстан" журналларын, "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан", "Сабантуй", "Мәдәни җомга" гәзитләрен үзләренә бүлешеп ала, хосусыйлаштыра, әгәр кирәк икән, акционерлаштырып, бернинди көчәнүсез милләт кадәр милләткә үз бурычларын кайтарып, аның милли матбугатын саклап кала алырлар иде. И, Ходаем, безнең гәзит-журналларыбыз да, күз өстендәге каш кебек, санаулы гына бит инде! Бу Җиңүнең 65 еллыгында фашизмны җиңүдә искиткеч зур өлеш керткән халыклар исемлегендә торган татар халкының матур батырлыгын тиешенчә бәяләү буларак та яңгыраган булыр иде...

 

Моның өчен чынлап та көчәнергә кирәкми. Бары тик теләк, ихтыяр гына кирәк. Предприятие җитәкчеләре дә бу ихтыяҗны аңлаячаклар, әгәр Президент Шәймиев кебек абруйлы шәхес әйтсә !    Аннан, предприятиеләрдән тыш, Татарстанда ничә миллиардер-олигарх бар! Йөзәр мең гектар җирләр сатып алган чергән байларыбызның татар алдында бурычлары юк микәнни? Алар белән сөйләшә генә белергә кирәк. Бу уңайдан бездә бик яхшы тәҗрибә дә тупланды. "Татнефть"нең күптән түгел ун еллыгын үткәргән "Рухият" нәшрияты үзенең шундый ук 0,000001 процент табышыннан татарга 20 гә якын сирәктән-сирәк хезмәтләр бүләк итмәде мени?

 

 Кайвакыт мин Сездән балаларча ак көнчелек белән көнләшеп тә куям. Читтән торып акыллы булу җиңел бит ул: их, мин әйтәм,  Шәймиев урынында булсам!.. Зөя кальгәсе һәм Бөек Болгарны торгызу буенча ачылачак фондларымда татар (әйдә, урыс та булсын!) матбугаты, татар мәдәнияте, татар мәгарифе буенча өч департамент булдырып, гәзит-журналлар тотар, мәдрәсәләр ачар идем. Милләтнең ярлыдан-ярлы язучыларына элеккеге патша заманындагы шикелле, язучының абруена, әсәрнең сыйфатына карап, алтын бәрабәрендәге гонорарлар түләр идем,  тарихыбыздагы икенче Бөек Татар Ренессансын булдырыр идем.

 

Булмас димик, шулай бит, Минтимер Шәрипович? Без булдырабыз! Бу бит инде Америка Кушма Штатлары президенты Барак Обамаларга кадәр билгеле. Татар җирнең кояшлы ягында яшәргә тиеш. Аның моңа тулы хакы һәм хокукы бар. Җитте безгә күләгәдә өшеп саргаерга!

 

 Сезгә озын гомер, алдагы хезмәтегездә уңышлар телим. Чынлап та, җырны аз гына үзгәртеп әйтсәк:

 

Кайда гына булсаң да, сыздырып йөр,  Сокланмаган татар калмасын! Татарның бәхетле язмышы аша безгә барлык дөнья соклансын иде! Татарстанның Президенты вазыйфасыннан китүегез уңаеннан язылган "Озату хаты"мны шушы урында тәмамларга рөхсәт итегез.


Айдар ХӘЛИМ
Татарстан яшьләре
№ 23 | 20.02.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»