поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.02.2018 Әдәбият

Атнабай оныгы Ләйсән Атнабаева: «Кияүгә чыксам да фамилиямны үзгәртмим!»

Бүген Башкорстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка 90 яшь тулган булыр иде. "Шәһри Казан" Атнабаевның оныгы Ләйсән белән шагыйрь турында сөйләшкән.

Ләйсән Азамат кызы АТНАБАЕВА 1992 елда Уфа шәһәрендә туган. Аннан соң гаиләләре белән Әлмәткә күченеп китәләр, укырга да шунда керә һәм бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Аннан соң Казанга килә, Казан дәүләт институтының юридик бүлегендә укып, кызыл диплом алып чыга. Хәзер - аспирантурада. Бер үк вакытта шәхси эшмәкәрлек белә шөгыльләнә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәресләр алып бара. Әлегә бөтен биографиясе шул. Ә безгә ул халык шагыйре Әнгам АТНАБАЕВның оныгы буларак кадерле. Сүзебез дә Атнабай турында.

- Ләйсән, картәтиеңне хәтерлисеңме? Ниндирәк мизгелләр аеруча исеңдә калган?
 
- Ул кырыс, таләпчән кеше булган. Ләкин безне, оныкларын... (ә без ике малай - Таһир белән Тимур - һәм мин) яратты ул. Бик нык яратты. Әтием сөйләвенчә ул тормышта кырыс таләпчән кеше булган. Ә безнең белән йомшак, ягымлы иде. Безнең гаилә Әлмәттә яшәде. Дүрт яшькә кадәр, Уфада чакта, гел татарча гына сөйләштем, аннан соң русча сөйләү китте. Мин Уфага килгәч: "Привет, как дела?" - дим. Ә ул: "Нинди марҗа килгән монда? Мондый марҗалар безгә кирәкми. Башта татарча өйрән, аннан соң килерсең," - дип шаян шелтәләп каршылый иде. Бераздан күтәреп ала, мыегы белән кытыклата, уйната.
 
Аның эш бүлмәсе бар иде. Анда беркем дә рөхсәтсез керми. Ул утыра торган өстәл артына беркем утырмый. Шундый гадәт иде. Ә мин теләсә-кайсы вакытта килеп утыра алам - бер сүз дә әйтми. Хәтта нәрсәдер язып утырган чагында килеп алдына менеп утырсам да бар эшен ташлап минем белән булаша, сөйләндерә, шаярта иде.
 
Зинира апаны беләсез инде. Башкортостанда киң билгеле театр эшлеклесе. Бәләкәй чакта барысы да мине аның белән чагыштыра, син Зинира апа кебек дип үсендерәләр иде. Чынлап та, күңелдә сәхнәне ярату бар. Бер мәлне, картәтинең юбилеенда,  безне сәхнәгә чакырдылар әти-әни индидер сүзләр әйтте, котладылар. Миңа биш кенә яшь. Аннан соң сәхнәдән төшеп киттеләр. Ә мин торам. Беркая бармыйм. Торам. Миңа рәхәт сәхнәдә. Картәти: "Монда торырга ярамый бит, бар утыр" - дип үз урынына утыртып куйды. Һәм мин тамаша беткәнче сәхнәдә утырдым. Беркая чыкмадым. Фотографияләр дә бар. Бөтен артистлар, язучылар киләләр, картәтине котлыйлар, аннан соң минем дә кулны кысып, йә аркадан сөеп китәләр. Миңа кызык та рәхәт тә иде. Әле дә сагынып искә төшерәм.
 
- Әңгам абыйның: "Бакчага барганчы Ләйсән гел татар телендә генә сөйләште, бакчага барганның беренче көнендә үк: "Әти, анда мине беркем дә аңламый бит" - дип кулларын җәеп тора", - дип сөйләгәне хәтердә...
 
- Мине башта татар бакчасына бирделәр. Аннан соң, ни өчендер рус садигына күчерделәр. Анда мине беркем дә аңламый иде. Мин дә аңламыйм. Нинди бакча бу, дим кытайныкымы, инглизнекеме? Беркемнең бер сүзен дә аңламыйм. Аннан соң өйрәнергә туры килде инде. Күченеп тә йөрдек, хәтта гел русча гына сөйләшкән чаклар да булды. Татар теле бераз онытыла төште. "Нинди марҗа бу?!" - дияргә картәти юк бит... Соңгы вакыларда гына үзебезчә ешрак сөйләшә башладым. Аеруча картәтинең юбилее алдыннан бик күп аралашырга туры килә. Бөтен сүзләрне дә аңлыйм, сөйләшәм дә... Әлегә бик шома итеп түгел. Өйрәнергә кирәк инде.
 
- "Мин бит Атнабай оныгы" дигән хис бармы?
 
- Әлбәттә, бар. Мин Казанда җиденче ел яшим. Монда укыдым, хәзер эшлим һәм аспирантурада шөгыльләнәм. Картәтине монда бик белмиләрдер кебек тоела иде. Беләләр икән. Танышканда, фамилиямны ишетү белән: "Син Атнабайның кеме?" - дип сорыйлар. "Ул минем бабам!" - дим. "Фамилияңне сакла!" - диләр. Әлбәттә, саклыйм. Әти-әнигә дә әйткәнем бар, кияүгә чыксам да фамилиямны үзгәртмим дип.
Мин болай абициоз кеше инде ул. Планнар да бик күп. "Атнабай оныгы" дигән сүзне аклау, аңа тиң булу теләге көчле. Бу таяныч та, этәргеч тә. Уңышларга ирешкән чагымда: "Исән булса картәтием минем өчен сөенер иде"  дип уйлап куям.
 
Мин КФУ да юридик факультетта укыдым. Картәтием дә бер-ике ел гына шушында укыган. Укырга кергән чагында: "Картәтием дә шушында укыган бит, мин ул йөргән урыннардан атлыйм бит", - дигән уйдан күңел тулган иде.

- Казанга килергә нәрсә этәргеч бирде?
 
- Монда укырга килдем. Аңа кадәр Казанда бер генә тапкыр булган идем. Без һәрвакыт Уфада бит инде. Шулай да анда тартылу бар иде. Сәбәбен әйтә алмыйм. Картәтинең шигырьләрендә дә бар ул. Хәтерлисездер әле:
 
Казан калалары матур,
Сагындым Казанымны.
Укып йөргән елларымны,
Мәхәббәт газабымны.
 
Ә инде килгәч, үземнең кабат Әлмәткә кайтмаячагымны аңладым. Бу минем шәһәр. Мин аны яратам. Бүтән беркая да китмим.

- Ә Атнабай иҗатын яхшы беләсеңме?
 
- Беләм. Тик бөтенесен дә түгелдер. Аның бит тар даирә өчен генә язылганнары да, беркайда да басылмаганнары да бик күп. Күптән түгел генә без картәтинең язмаларын барладык. Ул көндәлекләр дә алып барган. Шул көндәлекләрне елый-елый укып чыктым. Анда аның беркемгә дә әйтми торган уй-фикерләре, хатирәләре. Бу минем өчен бик кадерле.

- Халык шагыйре исемен дә бик соңлап кына бирделәр. Рәсми даирәдә артык күтәрергә тырышып торучы булмады бугай. Моңа карашыгыз ничек?
 
- Заманы да шундыйрак булган инде. СССР. Тыюлар чоры. Ә картәти һәрвакыт үзе теләгәнне язган, әйтергә кирәген әйткән. Ялагайланып, кыланып йөрмәгән. "Сыңар медаль дә юк, ичмасам", - дип язса да, аны барыбер, мактаулы исемсез, медальсез килеш тә яратканнар бит. Иҗатын бүген дә яраталар. Шунысы иң мөһиме.
 
 
 

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 23.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»