поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2018 Бәйрәм

"Ярсыган җинаятьче белән эш иткәндә психолог булырга кирәк"

Татарстанда 42 мең фатир, Казан буенча 22400 торак иминлеген ведомстводан тыш сак хезмәтенең 78 экипажы булдырып тора. Казан шәһәре буенча Ведомстводан тыш сак идарәсенең 2нче (аерым) полиция батальоны (Идел районы буенча) 5200 фатир һәм йортны саклый.

Бу хезмәтнең 514нче тоткарлау төркеменең өлкәне - өлкән сержант Айрат Хакимҗанов - бүгенге героебыз. Ведомстводан тыш сак экипажының хезмәте маршрут юлында уза. Көнләшерлек профессиональ, махсус һәм техник әзерлеккә ия Айрат. Ведомстводан тыш сак хезмәте алдында куелган бурычларны намус белән һәм оператив үти. 
 
Криминаль обстановка гадәттә бәйрәм көннәрендә кискенләшүен ассызыклап үтә ул. Гади шартларда нормаль булган кешеләр дә, берничә көн рәттән спиртлы эчемлек кулланып, адәм кыяфәтен югалтулары ихтимал. Исерек килеш мөнәсәбәтләр ачыклау аркасында хулиганлык кылу, сәламәтлеккә зыян салу – алдан уйламыйча, кинәт килеп чыга торган фактлар. Бәйрәмнәр якынлаша төшә, кибетләрдә гадәттә урлашулар саны күбәя. Узган елны мәсәлән, Яңа ел төнен бер экипажлары ... кибеткә урлашырга кергән Һиндстан студентлары белән бергә каршыларга мәҗбүр булган. Төнге 10нарда Казанда Җиңү проспектындагы супермаркетларның берсеннән тревога сигналы алынгач, тоткарлау төркеме бирегә юл тота. Ерак илдән Казанга югары белем алырга килгән яшьләрне рюкзак тутырып азык-төлек, тәмнүшкәләр алып чыгып барганда тоткарлаганнар. Барысын да ачыкланганчы иртәнге дүрт җиткән була. Берничә чит ил кешесенә карата административ эш башлыйлар ул вакытта. 
         
Отары бистәсендә кеше машинасын куып алып киткән пенсионер ир “кайнар эз”ләрдән тоткарланды. Машина җылынган арада ачкычны калдырып өйгә кереп киткән хуҗа чак милкеннән колак кага язган. Бер исерек ир-ат форсаттан файдаланып калмакчы була. Кеше машинасына кереп утыргач, ерак китә алмый, шулай да. Машинаны шул ук урам буенча бераз читтәрәк табып алалар. Куып алып китүче исә, берни булмагандай, машинаны ташлап китеп барган. Аның эзенә төшеп, тоткарлыйлар. Кибеткә генә барып кайтмакчы идем, дип акланса да, хокук бозучыга карата Җинаять Кодексының 166нчы “Угон” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. ВАЗ-2114 хуҗасына кайтарып бирелде. 
 
 “Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте патруле эшендә киләсе минутта ни буласын белмисең, чираттагы ишек артында кем торганын алдан күрәзәләп булмый. Тоткарлау вакытында каршылык күрсәтүчеләр дә бихисап,”- дип сөйли өлкән сержант Хакимҗанов. Мондый очракта самбо приемнарын белү генә җитми - психолог булырга да кирәк. Бигрәк тә ярсыган җинаятьче белән эш иткәндә. Районда яшәүчеләр арасында исерек килеш пычак куллану очраклары да еш кабатлана. Мондый “канлы” очракларның күп өлешен исерек халәттә барлыкка килә. Кичерә алмаслык ярсу буш урында туа. Талашу-сугышу-үтереш сәбәпләре, гадәттә, өч тиенгә дә тормый, кеше үз аңына килгәндә, соң була инде...” Якыннарыгызны, бер-берегезне саклагыз! 
 
                                                                 Фирая Гайфиева,    
РФ Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча                 
     “Ведомстводан тыш сак идарәсе” ФДКУнең матбугат хезмәте
                                    
 
                                                 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»