поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.02.2018 Дин

Корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте юк

Аллаһ бәндәләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын.

Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен, җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгалә мул, чиста итеп биргән суларның тәме, корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте бетә. Кешеләр арасында туган ризасызлык тамыр җәя. Карыннан үткән ризык та, оят җирләрен яшерүче кием дә, утыртып йөрүче ат та ул авыруны канәгатьләндерә алмый. Канәгатьсезлек, ризасызлык авыруы белән агуланган бәндә тотып карардай ризык белән туя алмый, киеп карардай кием белән канәгатьләнә алмый, утырып йөрердәй ат, машинадан канәгать була алмый. Ихтыяҗы үтәлә, машинасы да бар, йорты яңгыр-давылдан саклый, ләкин кешегә ул җитми.
 
“Күбрәк булса, яхшы булыр иде”, — ди. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итми, булганына шөкер итәргә кирәк дип, үз-үзен вәгазьләми. Күп булса да, ул бәндәгә җитми. Нинди генә нигъмәтләре булса да, Аллаһ нинди генә мул тормыш бирсә дә, ул бәндәгә барыбер җитми, чөнки ул авырган бәндә, сәламәт бәндә түгел. Аның тәне сәламәттер, ләкин күңеле авыру. Шушы канәгатьсезлек авыруы белән чирләү сәбәпле, аңа күп булса да, җитми. Җитәр дип уйлаган халәтенә ирешә икән, аннары барыбер җитми икән. Менә болайрак кирәк икән! Ни өчен җитми? Чөнки авыру, аның күзе һаман да өскә таба карый, “Әлхәмдүлилләһ, кайчандыр ул нигъмәтем дә юк иде, хәзер бар”, — дими. Өскә карый да: “Кара. Ул миннән дә яхшырак”, — ди. Ялангач йөрми, киеме бар. “Аның киеме тагын да затлырак”, — ди. Аты бар, “Аның аты затлырак”, — дип, һаман өскә карый. Үзеннән түбән дәрәҗәдә, яманрак халәттә булучыларга күзен төшерә алмый. Табигатькә карасак, һәрбер нәрсәне төшерүгә караганда күтәрү авыррак. Күтәргәндә, җир тартып тора, шуңа күрә күтәрү авыррак. Кулны күтәрү төшерүгә караганда авыррак. Ятактан тору авыррак. Күз байлык эзләсә, киресенчә, төшерергә авыр икән.
 
Ризасызлык белән агуланган бәндә бервакытта да үзе теләгән бәхеткә ирешә алмый, чөнки Аллаһ аңа бу хәлне бирми. Әгәр дә ризасызлык белән яшәгән кешегә шушы Җир шарының яртысын кисеп бирсәң, валлаһи, ул беренче төнне үк йоклый алмаячак, чөнки икенче яртысы кемгә икән дип борчылачак. Бөтенесен бирәсең икән, Марс кемгә икән диячәк. Кояшта кемнәр бар икән диячәк. Адәм баласының канәгатьсезлек авыруы — зур бер сынау.
 
Бу чирдән дәваланырга кирәк. Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрә белергә, алар өчен шөкер итәргә кирәк.
 
Әгәр күпме генә ризык булса да, Аллаһ бәрәкәт бирми икән, кеше шул ризыктан бәхет күрә алмаячак. Канәгать булу ул — зур нигъмәт. Аллаһ аны кемгә биргән, шул шөкер итсен, шатлансын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дога кылды: “Әй Аллаһ, биргән ризыкларында миңа канәгатьлелек бирсәң иде”, — диде. Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлелек тә сорарга кирәк. Җир өстендә иң канәгать кеше Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) булды. Зур-зур патшалар кәрваннар белән алтынга күмелсәләр дә, пәйгамбәребез кебек разый булып яшәмәделәр. Пәйгамбәребез­нең берничә көн мичендә уты янмаса да, аның кебек канәгать кеше булмады. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Беркөнне Аллаһ Мәккә үзәнлекләрен алтынга тутырырга тәкъдим итте. Ләкин мин юк, кирәкмәс, Раббым, дип әйттем. “Бер көн ач булыйм, бер көн тук булыйм. Әгәр тамагым ачса, Сине зикер итәрмен, әгәр тамагым тук булса, Сине шөкер итәрмен”. Әлхәмдүллилләһ, мөселман муллыкка ирешсә, Аллаһны мактый, сынаулар килсә, Аллаһны зикер итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыштан канәгать булып, Аллаһ биргән сынауларны гайрәт белән кабул итүчеләргә шатлыклы хәбәр әйтте: “Түбә агачы җәннәттә булыр кемгә? Кемнең тормышы җитәрлек кенә булып, ислам динендә булса. Очын-очка ялгап, тормышын алып баручы кешегә булыр”, — диде. Аның сәхабәләре нинди зур канәгатьлелек, ри­залыкта яшәделәр. Аллаһка шөкер иттеләр. Бервакытта да үзләреннән баерак яшәү­челәргә карап көнләшмәделәр. Әбү ад-Дарда әйткән: “Байлар зур йортларда яшиләр, без дә урамда түгел, байлар затлы киемнәр кияләр, без дә ялангач түгел. Аларның, бездән аермалы буларак, артык маллары бар”. Байның 20 машинасы булса, ул бит егермесендә дә йөри алмый. 20 өе булса, берсе дә җитә бит, 20се кирәкмәс. Күпме ризыклары булса да, 5 мәртәбә артык ашый алмый. Шул байлар кирәк кадәресен генә кулланалар да, артыгына карап сокланалар. “Әгәр без дә теләсәк, барабыз да, аларның малларына карап сокланабыз”, — ди. Һәрберебез сокланса да, артык маллар өчен без түгел, ә алар җавап бирәләр. Байның 3 катлы өенә карап, без дә сокланабыз. Ул да соклана, тик бөтен бүлмәләрендә дә яши алмас.
 
Аллаһ Коръәндә әйтә: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла, аны яхшы тормыш белән яшәтербез”. Гали, Ибн Габбас дигән аятькә шундый тәфсир бирәләр: “Яхшы тормыш Аллаһ биргән канәгатьлелек булыр. Кемгә канәгатьлелек бирми, шул бәхетсез була”. Кем канәгать булды, аның тормышы яхшырыр, кем комсыз булды, аның ахмаклыгы артыр. Шуңа күрә, Раббым һәрберебезгә канәгатьлелек насыйп итсен. Бик күпләр авырый торган ризасызлык дигән авырулардан безгә шифа бирсен.
 
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

---
Яңарыш
№ --- | 22.02.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»