|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2010 Җәмгыять
ТҮЗӘРГӘ ЯРАМЫЙ!Илдә һәр 47 минут саен ир-ат кулыннан бер хатын-кыз һәлак була. Бу дөньяда безнең гомер бер генә тапкыр килә. Сәбәпсезгә кыйналып, кимсетүләргә күз йомып, түзеп яшәргә кирәкме икән? Җәберләнгән хатыннарга кайдан ярдәм эзләргә, кая мөрәҗәгать итәргә? Бу сорауларга җавап эзләп, «Фатыйма» кризис үзәгенең башкаручы директоры Марина Галицкая янына юл тоттым. – Марина ханым, психологлар, гадәттә ирләр үзләрен хаким итеп тоярга, хатынын буйсындырырга теләп йә ташлап китәсеннән куркып хатыннарына кул күтәрәләр, диләр. Сезнеңчә, ни өчен, яратам, дип чәчәкләр бүләк иткән ир шулай үзгәрә?
– Әлбәттә, бу кинәт кенә булмый. Мөнәсәбәтләр башланган вакытта ук ир-атның хакимлек итәргә теләве сизелә. Хатын-кызга кул күтәрү ул – ирнең көчсезлеге. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый анысы. Тик конфликт белән җәберне аера белергә кирәк. Кыйнауларга, золымнарга түзеп яшәргә ярамый.
– Казандагы бердәнбер хатын-кызлар кризис үзәгенә шалтыратулар күпме?
– Елына 1,5 мең шалтырату теркәлә. Без бит әле чит илгә фахишә буларак сатылган кызларның язмышларын да кайгыртабыз. Качып кайта алганнарны торак белән тәэмин итәбез. Ә өйдәге җәбер-золымга дучар ителгәннәргә бушлай психолог һәм юрист ярдәме күрсәтелә. Әле менә узган ел гына бер хатын ике баласы белән иреннән аерылды. Ир-ат бу хатынны ничек кенә кыерсытмаган. Хәтта буып үтерү дәрәҗәсенә җиткән. Хатын үзе акыллы булып, милициягә гаризалар язып, судка биреп, ире белән көрәшә алды.
– Ярый шәһәр җирендә сезнең үзәк эшли, ә кыйнау очракларының күбесе авылларда күзәтелә. Яклаучысыз сала хатыннарына нишләргә соң?
– Безгә бервакыт авылдан бер хатын килде. Аягына галош кияргә генә өлгергән мескен. Ул дини хатын иде, аңа мәчетләр дә ярдәм итте. Әйе, авылларда хәл мөшкелрәк шул. Хатынын кимсетүче, янаучы ир-атларны милиция хезмәткәрләренә әйтергә була. Курыксыннар, берсенең дә тимер рәшәткә артына кереп утырасы килми бит.
– Кызганыч, бездә хатынын кыйнаган ирләргә әллә ни катгый җәзалар каралмаган. Йә 15 тәүлеккә утырталар йә штраф...
– Бәлки артык катгый җәза кирәк тә түгелдер. Менә Төркиядә хатынын кимсеткән иргә көне буе гаиләсенә якын килергә ярамый. АКШта да золым очрагында хатын-кызларга социаль, психологик ярдәм күрсәтелә, ә ир-атлар белән полиция шөгыльләнә. Аңа гражданлык ордеры тапшырылып, ул өеннән өч айга күчеп китәргә, гаиләсе белән элемтәләрне өзәргә тиеш була. Җәберләүчеләрне хөкем иткәнче, золымны булдырмау юллары турында уйланасы иде. Гомумән, гаиләдәге җәбер-золымнардан балалар күп зыян күрә. Ун ел элек Татарстан буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, кыйнау, көчләү булган гаиләләрдә күбесе авыру. Балаларны ничек тә бу золымнардан аралыйсы иде. Гаиләдәге тәртипсезлекне күреп үскән сабыйдан киләчәктә рәхим-шәфкать өмет итәргә буламы соң?!
– Бер тапкыр суккан ирдән китәргә кирәкме, алга таба да кыйнамасмы ул?
– Гаиләдәге конфликтларны цивилизацияле юл белән чишәргә кирәк. Проблеманы сугышмыйча да хәл итәргә була ләбаса, әйтик, бөтен ачуыңны кәгазьгә язып, суыткыч ишегенә элеп куй. Ирең укысын, һава сулап, тынычланып керсен. Ирне сугар дәрәҗәгә җиткермәскә кирәк. Конфликт бер, ә җәбер-золым ул – җинаять, куркыныч нәрсә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|