|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2018 Мәдәният
"Килә ява, килә ява" спектакле хакында беренче фикерләр билгеле булды16, 17 һәм 18 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Килә ява, килә ява" спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор - Фуат Әбүбәкеров. Премьераны шулай ук 9 һәм 10 мартта күрергә мөмкин. "Килә ява, килә ява" спектакле хакында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачыларның беренче фикерләре:
"Бу – “комедия положений”, “халәтләр кәмите”, ягъни мәсәлән. Биредә яхшы кәеф белән килеп, артистлар уенына сокланып, рәхәтләнеп көлеп утырырга мөмкин. Көлегез, көлегез!".
Рузилә МӨХӘММӘТОВА, Интертат.
"Ходили на спектакль «Вызывали?» по пьесе Зульфата Хакима в Татарский государственный Академический театр им. Г.Камала. Это комедия. События разворачиваются в обычной семье, муж возвращается с отдыха домой, но а дальше начинается интересное. Очень рекомендую! Смеялись до слез".
Венера Нагимова, тамашачы.
"20 ел узган... Ул вакытта мин әле тумаганмын да. Ә "Килә ява"да күтәрелгән проблемалар, баксаң, хәзер дә бик актуаль. Ниһаять бүген яраткан артистым - Рамиль Төхвәтуллинның уенын янә күрергә насыйп булды! Шундый да җиңел, гадәти уйный, юк, аны уйный дип әйтеп тә булмый, ул бу роль белән ЯШИ! Биргән бит Ходай талантны! Театрның оркестрына аерым РӘХМӘТ Кичәнең ямен, төсен, кәефен - алар бирә дисәм, бер дә артык булмас!".
Алсу Ганиева, тамашачы
"Давненько я не была в театре. Кажется целых 3 месяца. И как же мне не хватало этого!! Этой атмосферы, тепла и любимых актеров на сцене. Особенно счастлива, что мне наконец удалось посмотреть в живую на игру любимого артиста детства Рамиля Тухватуллина! Ооо а я обожала смотреть фильмы с ним. Ох! Это даже не игра, а как кто-то выразился раньше, это целая жизнь на сцене! Настолько свободное и легкое поведение не может не влюбить. Хочется смотреть и наслаждаться! Ооочень рада, что он вернулся в театр Камала!".
Алсу Мингазина, тамашачы.
"Туземсезлек белэн коткэн,,Килэ ява,килэ ява" премьерасына барырга насыйп булды. Ике сэгать ярым бер тында утеп китте! Рэхэтлэнеп ял итеп кайттык! Балыкчыларнын балыкта уткэн вакыты исэпкэ керми дилэр))) Театр соючелэрнекедэ шулайуктыр дип уйлыйм, спектакльдэ хислэнеп утырган вакыт исэплэндермидер)))) Камаллылар эфэрин! Высший пилотаж!".
Альмира Гайнуллина-Яруллина, тамашачы.
"Сегодня побывал на премьере обновлённого спектакля «Килә ява, килә ява..." в любимом театре Камала. Настроение после него весьма приподнятое) С точки зрения «задуматься» - спектакль не об этом, а с точки зрения отдохнуть, посмеяться, отвлечься и поднять настроение - в точку. Персонажи очень натуральные, игра актеров очень убедительная! В общем, 2,5 часа пролетели на одном дыхании! Рекомендую посмотреть!".
Раис Давыдов, тамашачы.
--- |
Иң күп укылган
|