|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2018 Җәмгыять
“55 ел Гөлшата булып йөрим” яки Хатын-кыз исеме, һичшиксез, “а” хәрефенә бетәргә тиешме?«Матбугат.ру» сайты үзенең инстаграмында хаталы татар элмә такталарын еш бирә. Шулай күнегелде, мондый постлар күп комментарий җыя, кешеләр татар сүзләрен бозуга битараф кала калмый. Хәзер инде укучыларыбыз үзләре дә еш җибәрә мондый фотоларны. Баксаң, хәреф хаталары элмә такталарда гына түгел, ә шәхси паспортларда да очрый икән. “Минем исемем Гөлшат, Пермь шәһәрендә тудым. Исемемә “а” хәрефе өстәп куйганнар. 55 ел Голшата булып йөрим”, - дип сөйләде “Матбугат.ру” хәбәрчесенә Казаннан Гөлшат апа Хәбибуллина.
ЗАГС хезмәткәрләре ни өчен Гөлшат дигән исемнең ахырына а хәрефе өстәп куйганнар соң? Руста хатын-кыз исемнәренең һәркайсы диярлек а яки я хәрефенә тәмамлана бит. Мөгаен, Гөлшатның да дөресе Гөлшата була дип уйлаганнардыр инде Пермь кызлары.
“Ник хатаны вакытында төзәтмәгәннәр соң?” дип сорагач, Гөлшат апа болай дип җавап бирде: “Без авылда биш бала үстек, кем уйлаган инде аны”.
Шуннан соң язмабыз герое авылдан Казанга күченгән. “80нче елларда җүнләп русча да белми идем, – ди, – 20 яшьтә паспорт алганда бөтен җиргә Гульшат дип язганмын, яңадан күчереп яздым”.
Гөлшат апа бүген “Тимерхан” рестораны гардеробында эшли, үзе әйтмешли, “карты белән икәү” Казанның Авиатөзелеш районында үз өйләре белән яшәп яталар.
Документта аның исеме инде 55 ел Голшата булуын күпләр белми дә икән.
--- |
Иң күп укылган
|