поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.02.2018 Җәмгыять

“Миңсылу карчыкның тешләрен алып калыр идек...”

Тешләр турындагы әлеге язмамны кайданрак башлыйм икән дип уйланып тордым да, балачак елларымнан ук урыйсы иттем әле. Ник дигәндә, җиде-сигез яшьләремдә теш алучы идем бит мин. Бу дивана тагын нәрсә шыттырмакчы була икән димәгез – дөресе шулай.

Үги атам, сиксән яшенә якынлашып килүче Габбас картның ярым-йорты черек тешләре сызлап йөдәтә иде. Авыл медпунктына чыгарга рәте дә, теләге дә булмагандыр инде карт кешенең, ул вакытта, бәлки, тәвәккәлләп теш алучысы да булмагандыр, шуңа күрә теш алуны бабай белән икәүләп башкара идек. Бабай кәтүктән оек, бияләй бәйли торган биш энә юанлыгы тегәрҗепне җитәрлек күләмдә кисеп ала да, бер башын миңа тоттыра. Авызын ачып, бармагы белән төртеп күрсәтеп: “Менә шул тешемне астан ук берничә кат урап ныклап бәйлә”, – ди (үзенең калтыранган куллары бу эшкә ярамагандыр инде). Аскы тешен алганда өй ишеген ачып, мине тышкы якка чыгара, үзе җепнең икенче очын ишек тоткасына бәйли, аннан “тарт!” дип әмер бирә. Мин бар көчемә ишекне тартып җибәрәм. Ишеккә бабайның тегәрҗеп очындагы, сызлап йөдәткән теше килеп бәрелә, аның артыннан ук бусагага бабайның гәүдәсе килеп төшә. Эш уңышлы башкарылса, теш тамыры сынып калмаса, бабай теш урынына мамык тыгып куя да: “Маладис, улым!” – дип, кесәсеннән бер сум акча биреп, теләгәнеңне ал дип, кибеткә йөгертә. Өске тешләрне алганда икенче төрле ысул кулланабыз. Монда инде бабайның башын артка каерып торырга кирәк, бабай болай тора алмый – бөкрәеп каткан буыннары тыңламый. Бу очракта ул агач сәке янына килеп утыра, тегәрҗепнең икенче очын сәке башына бәйлибез дә, бабай, җеп тартыла төшсен дип, башын күтәреп, күзен йома. Аннан “сук!” дип әмер бирә. Мин кулымдагы уклау белән тарттырылган җепкә китереп орам. Черегән теш тамыры-ние белән “лерт” итеп килеп чыга, инерция көче белән бабайның сакал астына “ямый” яки “черт” итеп сынып чыга. Тамыры белән чыкса бабай сөенә, сынып калса, бик яман сүгенә. Бабайның тешләрен менә шул рәвешле ала идек.

Әниемнең әнисе Миңсылу әби 77 яшендә үлгән. Туганнар, тирә-күршеләр: “Эх, алып калырдай булса, Миңсылу карчыкның тешләре белән күзләрен алып калыр идек”, – диләр икән. Чыннан да, әби бөркетне-кедәй күзләре белән карт көнендә дә иң нечкә тишекле энәне саплый, иң вак хәрефләр белән язылган гарәп имлясындагы китапларны укый торган булган. Ә берсе дә черемәгән, бозылмаган тешләре тезелеп, энҗедәй балкып торган. Ул тешләрен гомере буена мич юллыгына ябышкан кара корым белән агарткан. Шул корымга нидер кушып ясалган эремәне теш төпләренә сылый торган булган. Әни, бичара, шуны өйрәнеп калмаган, гомере буена тешләре сызлап интекте.
 
Үземнең тешем беренче тапкыр 34 яшемдә сызлый башлады. Мәктәп кочегаркасында эшләгәндә, бәгырьгә үтеп сызлавына түзә алмыйча, мичне сүндереп, таң белән авыл медпунктында фельдшер булып эшләп алган, “яшел елан” белән нык дус булу сәбәпле эштән куылган абзый янына киттем. Ә теге махмырдан, куллары дер калтырый. “Берәр нәрсәң юкмы, баш авырта”, – ди. “Абзый, зинһар, тешемне алыгыз, көндез ни дә булса табып бирермен”, – мин әйтәм. Теш уртын туңдырырдай бер нәрсәсе юк инде бичараның. Шулай да, калтыранган кулларына “карга борынын” алып, авызга кереп китте. Тешне кыстырып бер тарткан иде, өске өлеше пыр килеп ватылып, урттан кан бәреп чыкты.
 
“Башкача авызыңа тыгылмыйм!” – дип, эш коралын күтәреп үк бәрде абзыем. Әллә куркудан, әллә инде нервысы ничектер тынычланып, тешем бер-ике көн сызламады. Шуннан яңадан котырып сызлый башлады. Аптырагач, күрше Иске Ибрай авылының участок сырхауханәсенә киттем. Дамир исемле егет укып кайтып теш врачы булып эшли генә башлаган иде. Ул, укол кадап, калган тешемне йолкып ташлады. Ходайның хикмәте, бер атна тынычланып, инде ярасы төзәлә дигәндә, шул теш урыны тагын үтереп сызларга тотынмасынмы?! Тел очы белән капшап карыйм, бодай бөртеге чаклы гына ниндидер каты әйбер бар кебек тоела. Авылыбызда теш сызлаудан, теш алдырып кына бер яшьтәшем, ат хәтле гәүдәле ир үлеп киткән иде. Шул исемә төшә генә бит. Киттем бу юлы район сырхауханәсенә. Әхмәтшин фамилияле бик оста теш табибы бар диләр иде анда. Шул микроскоплы күзлеген киеп карады. Тешнең тамыры сынып калган булган икән, укол кадап, шул тамырын алып ташлады. Менә шулай итеп бер тешне өч тапкыр алдырырга туры килде.
 
Шәһәргә килеп агулы хезмәттә, аякка гел резин итек киеп, салкын сулы чаннарда эшләгәндә тешләр бер-бер артлы сызлый башлады. Авызга кабып, бер ризык чәйни алмаган чакларым булды. Авылдашым, бераз кардәш тә тиешле шәп теш белгече, хирург Рафыйк абый Мөбәрәкшин өченче сырхауханәдә эшли иде. Ул бервакыт тешләреңдә көчле кариес, фтор белән дәваларга кирәк, эмале бетеп бара дигән иде. Электр тогы үткәрелә торган кургаш пластинкага фтор эремәсе сеңдерелгән марля урап тешләремә куеп, берничә сеанс уздырдылар. Ходайның рәхмәте, ярыйсы дәва булды ул тешләремә. Шактый вакыт әрнүләрсез эшләп йөрдем. Ләкин бер какшаган тешләр яңадан сызлый башлады. Мәрхәмәтле Рафыйк абый йөрәк авыруы белән дөньядан иртә китеп барды. Икенче теш дәвалау сырхауханәсенә йөри башладым. Монда да бер авылдашым, колхозның атаклы умартачысы Госман абый белән Фәния апаның икенче уллары Хәлил Нуретдинов теш табибы, хәтта беренче категорияле хирург дәрәҗәсенә җитеп, эшләп ята икән. Миннән берничә яшькә генә кечерәк Хәлил белән мәктәптә укыганда ук җәйге айларда колхоз делянкасында урман кисеп, бергә эшләп йөргән идек. Якташ түләүле бүлектә эшли икән, шулай да хосусый клиникалардагы кебек котчыкмалы акча сорамыйлар, ни дисәң дә бу сырхауханә әлегә дәүләтнеке санала. Теш дәвалаучы, протез ясап куючылары да егылып китәрдәй хак сорамыйлар, ә иртүк килеп, чират торып талон алсаң, бөтенләй дә бушлай ярдәм күрсәтәләр. Беренче ярдәм күрсәтү кабинетындагы табиб, шәфкать туташлары тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Монда да авыруларга бушлай хезмәт күрсәтелә. Хәзер бит интернет, терминаллар аша кирәкле табибка алдан ук язылып куеп була, күпләр шулай эшли дә. Тик монда чиратны озак көтәсе. Шуны аңлап бетермим әле мин үзем: сызламаган тешне суыртырга, дәваларга язылып, ничек озаклап чират көтәләр икән? Ә сызлый калса, бер тәүлеккә чыдаулары да бик яман бит. Шуның өчен мин үзем сызлый башлауга таң белән талон алырга чыгып чабам. Алай да талон эләктерә алмасам, башымны иеп, авылдашым дип Хәлил янына кергәлим. Рәхмәт, ачык йөз белән каршы ала, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Хезмәтем хәердән булыр, ә инде укол өчен түләрсең ди дә, тешемне суырып ташлый. Әрнүсызлаулардан коткарганы өчен Алланың рәхмәтләре төшсен үзенә.
 
Хәлил янында эшләүче шәфкать туташы Гөлсинә Гайнуллинага да рәхмәттән башка сүз юк. Тешләре сызлап килүчеләр шулай ук табиб Михаил Грицков белән шәфкать туташы Ирина Гатинаны да бик хөрмәт итәләр. Бу табибларның хезмәтләре түләүле булса да, кабинетлары төбендә чират өзелми. Сигезенче кабинет табиблары, әйткәнемчә, авыруларга тәүлек әйләнәсе бушлай хезмәт күрсәтәләр. Алар ишеге төбеннән төн уртасына, таңга чаклы да авырулар өзелми. Якшәмбе көнне генә ял итә табиблар. Мәрхәмәтле, ачык йөзле, авырулар хәленә керә белүче шәп егетләр, шәп кызлар эшли биредә. Таҗиев Артур, Сафиуллин Динар менә дигән стоматолог-хирурглар. Бүлмәдә чисталык саклаучы, табибка эш кораллары чистартып биреп торучы, килгән авыруларны ачык йөз белән каршы алып, сәламәтлек теләп озатып калучы шәфкать туташлары Казанбаева Гүзәл, Харисова Гөлнаралар да үз хезмәтләрен яратып башкаралар.
 
Югары категорияле табиб-хирург Рафаил Сафиуллинны күптәннән беләм, бик озак еллар эшли ул биредә. Бүтән авырулар да теш алдырырга аңа керергә тырышалар. “Кулы җиңел, авырттырмыйча ала, теш алган урын тиз төзәлә”, – дип мактыйлар. Биредә Сафиуллиннар династиясе эшли дияргә була. Рафаилның ике улы – Динар белән Марат та биредә эшлиләр. Теш тә алалар, дәвалыйлар да. Остазлары – әтиләре сыман авыруларга игелекле хезмәт күрсәтәләр. Ул Сафиуллиннар династиясе турында олы бер очерк язарлык.
 
Дәвалаучы табиблар янына да шактый йөрдем. Әле авызымда унҗиде тешем бар, димәк, тагын йөрисе булыр. Зөлфия Шәбүрова, Вәгыйз Хәсәнов, Ринат Әхмәтов, Гөлсинә Гобәйдуллина, Елена Бояркина, Татьяна Милкиналар да үз эшләрен белеп башкаралар. “Алар куйган пломбалар озакка чыдый”, – диләр әлеге табибларда дәваланган авырулар.
 
Таңнан торып, сырхауханә ишеген иң алдан ачып керүче регистратура хезмәткәрләрен атамасам, язмамның бер ягы китек булыр. Без – монда килгән авырулар, иң элек шул хезмәткәрләрне көтеп алып, аларга мөрәҗәгать итәбез бит. Иртәнге сәгать алтыда шул кызлар, йөгерә-йөгерә килеп, бүлмәләрен ачып, эшкә тотыналар, инде җиденче яртыдан авыруларны кабул итә башлыйлар. Тавык чүпләп бетермәслек кәгазь эшенә чумалар. Киштәләрдән медицина кенәгәләрен эзләп табу, компьютерда актарыну, кемгә кая талон бирү, үзләре генә белгән тагын әллә нинди эшләр... Менә шул хезмәтләрне инде шактый еллардан бирле Зәбирә Якупова, Гүзәлия Шәвәлиева, Зөлфия Зәисхаковалар башкара. Килгән авыруларны елмаеп каршылыйлар, хәерле сәламәтлек теләп озаталар. Бу мөлаем ханымнарга авырулар да бик рәхмәтле.
 
Иң авыр, иң җаваплы эш башкаручы – протез теш куючылар турында әлегә язмадым. Үземә ясалма теш куйдыргач язармын әле, Ходай насыйп итсә.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.02.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»