поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2018 Җәмгыять

“Без булдыра алырбызмы икән соң?”

Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин Самара өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә билгеле шәхес. Төзелештә гади балта остасы буларак эшли башлап, “Прогресс–В” дип аталган зур төзү компаниясе президенты дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм 56 елдан артык гомерен яраткан һөнәренә биргән бу талантлы җитәкче тырыш хезмәте өчен күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

Россиянең атказанган төзүчесенең күкрәген “Мактау билгесе”, “Дуслык” орденнары, өлкә губернаторының “Самара өлкәсе алдында казанышлары өчен”, “Самара өлкәсе җире иминлегенә хезмәте өчен” күкрәк билгеләре бизи. Ә төрледән–төрле медальләрен санап та бетерерлек түгел.

Хезмәт ветераны төбәгебезнең танылган җәмәгать эшлеклесе дә, меценаты да бит әле. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте попечительләр советы белән дә җитәкчелек итте. Нәкъ шул елларда Самара шәһәрендә хәзер бөтен илгә танылган “Яктылык” татар мәктәбе, зур Җәмигъ мәчете төзелде.

Вазыйх Гата улы - “Бердәмлек”, “Азан”, “Сәлам” татар һәм мөселман газеталарын оештыруда катнашкан, аларга һәм тиздән 50 еллыгын билгеләп үтәчәк атаклы “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленә, “Яктылык” татар мәктәбенә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе. Юкка гына ул Татарстанның “Милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм берничә медале белән бүләкләнмәгәндер.
“Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, нәкъ шушы, төбәгебезнең мөхтәрәм кешесе, милләтпәрвәребез белән очрашып, бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен уртага куеп сөйләштеләр, аларны хәл итү юлларын эзләп табарга тырыштылар. Бу сөйләшүдә ун елга якын “Бердәмлек”тә хәбәрче булып эшләп киткән, хәзер Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинның киңәшчесе һәм беренче урынбасары, предприятиедә җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыру бүлеген алып баручы Раушания Ситдыйкова да катнашты.
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН:
- Вазыйх әфәнде, сез үз вакытында татар җәмәгатьчелеге арасында кайнап яшәгән җи¬тәкчеләрнең берсе буларак, хәзерге вазгыятькә ничек карыйсыз? Бу баткаклыктан чыгу юлларын табу мөмкинлеге бармы?

Вазыйх МӨХӘММӘТШИН: 
- Мин 1945 елда Самара шәһәрендә туганмын. Әби-ба¬ба¬ларым, әти-әнием авылдан чыксалар да, миңа зур рус шәһәре шартларында үсәргә, укырга, тәрбия алырга туры килде.
 
Якыннарымның барсы да чын татар, динебезгә бөтен җаннары белән бирелгән ке¬шеләр иде. Рус мәктәбендә белем алсам да, гаиләдә мине кечкенәдән татар теленә өйрәттеләр, дингә мәхәббәт уяттылар. Әле дүрт-биш яшьтә чагымда бергәләшеп шә¬һә¬¬ребезгә Казаннан еш килеп торучы татар театры спек¬такльләрен карарга баруыбыз исемдә. 
 
Балачактан миңа хәрам ризык кермәгән. Бабам бервакытта да базардан ит сатып алмый, ә малларын гел бисмилла әйтеп, ислам кануннары белән, гел үзе чала иде. Әниемә (әтием бик иртә вафат булды), әбием белән бабама туган телебезгә, динебезгә, сәнгатебезгә мәхәб¬бәт тәрбияләгән өчен мең рәхмәтле мин.
 
Самарада Җәмигъ мәчетен, “Яктылык” татар мәктәбен төзүдә, күп авылларда утыз¬лап иске мәчетләрне рес¬таврацияләү һәм ремонтлауда актив катнашкан кеше буларак, соңгы вакытларда туган телебезне укытуга карашның начар якка үзгәрүе мине нык борчый. Күп авылларда күмәк хуҗалыкларның таркалуы, ха¬лыкның эшсез калуы сәбәпле балалар саны кимеде һәм хәтта башлангыч мәктәпләр дә ябылды. Ә өлкән сыйныфларда укучыларны укырга 15 - 20 чакрым арага, күрше зур авылларга автобусларда йөртәләр. Анда инде татар теле бөтенләй укытылмый. 
 
Ник соң без башлангыч мәк¬тәпләрне ябарга ризалыгыбызны бирдек, укучыларны зур белем бирү мәктәпләренә күчергәндә нигә соң татар телен укытуны таләп итмәдек? Моның өчен бернинди закон да кирәкми бит. Бу үзебезнең үҗәтлегебез җитмәүдән генә тора, минемчә.
Өлкәбез мәктәпләрендә уку¬чыларның 75 проценты милли телләрне өйрәнергә теләми дигән сүзләр бары сафсата сату гына. Мондый мәгълүматларны таратучы, үзләрен зур галимнәр дип санаучылар һәм аларны хуп¬лаучылар белән турыдан-туры көрәш алып барырга кирәктер, дип уйлыйм.
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: 
- Вазыйх әфәнде, бу проблемаларны уңай  хәл итү өчен безнең Самара өлкәсе шартларында сезнеңчә нәрсә җитешми?
 
Вазыйх МӨХӘММӘТШИН:  
- Иң беренче үз арабызда, аеруча милли лидерларыбыз ара¬сында дуслык, бердәмлек җитешеп бетми. Бездә амбиция күбрәк.
Самара өлкәсенең һәр мәктәбендә татар телен ике сәгать кенә булса да, укытырга була әле. Моңа хакимият тә каршы түгел, тиешле законнар да бар. Әнә күренекле татар шагыйре, каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында моннан берничә ел элек сигезъеллык мәктәп ябылганнан соң укучыларын укырга (хәтта беренче сыйныфка баручыларны да) 20 чакрым ераклыктагы чуваш авылы Яңа Карамалы мәктәбенә автобусларда йөртәләр икән.
 
Әйтүләренчә, элек гөрләп торган Тупли авылында да шундый ук хәл. Өлкән сыйныф укучылары укырга хәзер Елховка район үзәге мәктәбенә йөриләр, ә анда татар теле укытылмый. Башка күп татар авылларында да нәкъ шундый күренеш күзәтелә.
 
Бүгенге милли оешмалары¬бызның җитәкче¬ләре күбесе тумышлары белән Тупли авылыннан бит. Үз туган авыллары турында да кайгыртмагач, башка урыннардагы мәктәпләр турында уйланырлармы икән соң алар?
 
Самара шәһәрендә балаларга татарча тәрбия бирүче бердәнбер “Яктылык” мәктәбе илебезнең башка төбәкләренә дә үрнәк булып тора. Тик өлкә үзәгендә яшәүче 60 меңнән артык татар өчен ул гына аз, әлбәттә. Безгә Самарада шундый әллә ничә мәктәп кирәк.
 
Татар җәмәгатьчелеге ха¬кимияткә икенче мәктәп ачу турында күп тапкырлар мө¬рәҗәгать итсә дә, әлегә уңай үзгәреш сизелми. Сайлаулар алдыннан түрәләр вәгъдәләр бирсәләр дә, сайлангач, оныталар. Димәк, андый “буш куыклар”ны сайламаска кирәк.
 
Үзебез ныграк үҗәтлек күрсәтсәк тә начар булмас иде. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләшкәндә элек милли җәмгыятьләрдә эшләп киткән ветераннарны да чакырып, аларның тәкъ¬димнәрен тыңларга, фикер¬ләрен ишетергә тырышырга кирәк, дип уйлыйм. Алар яшьләрне бергә тупларга, милли рухта тәрбияләргә дә ярдәм итәрләр иде. Мондый берләшү хакимияткә дә яхшы тәэсир ясар, аның белән бердәм булуыбызны күреп, милли мәсьәләләрне хәл итүгә җитдирәк карый башларлар иде, дип ышанасы килә.
 
Әле үткән гасырның туксанынчы еллары уртасында бөтен гомерен медицинага багышлаган, чын татар җанлы, күңелендә татар рухы ташып торган Әлфия апабыз Әхмәтҗанова “Татар зыялылары” клубы ачып, укымышлы ветеран милләтпәрвәрләребезне берләштерүгә зур көчен куйган иде. Тик бу мөһим эш тора-бара сүрелеп, бөтенләйгә сүнде. Ник безгә аны кабат җанландырып җибәрмәскә? Бездә азмыни милләтебезгә ярдәм итәргә бүген дә ашкынып, аның өчен янып-көеп яшәүчеләр. Араларында шактый байлык туплаган элек тә һәм әле бүген дә хәлле эшкуарларыбыз байтак. 
 
Байлыкны кеше үзе белән алып китә алмый бит. Димәк, аны милләтебез файдасына тотсак, безне киләчәк буыннар да онытмас, хәтерендә калдырыр иде. Элеккеге “ак байлар”ыбыз - Хөсәеновлар, Рәмиевлар, Акчуриннар һәм башкалар газета-журналлар нәшер итеп, мәчетләр һәм мәктәпләр төзеп, үзләренә мәңгелек “һәйкәл” куйганнар.
 
Разия ӘЮПОВА: 
- Сез, ми¬немчә, күп дөрес фикерләр әйттегез. Чыннан да, без берләшсәк, шактый зур эшләр башкара алыр идек. 
 
Мин сезгә милләтебезгә күрсәткән яхшы гамәлләрегез өчен олы рәхмәтемне бел¬дерәсем килә. Яңа мәчетлә¬ребезне салуда, искеләрен торгызуда, мәктәпләребезне төзүдә башкарган гамәл¬лә¬ре¬гезне бәяләп бетерерлек түгел.
 
Бүгенге сөйләшүебездән кү¬ренгәнчә, хәзерге көннәрдә дә әле хәл ителмәгән проблемаларыбыз бик күп. 28 ел буе халкыбызга хезмәт итүче “Бердәмлек” газетабыз бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ. Сез элек тә һәрвакыт аңа кулыгыздан килгәнчә булышлык күрсәтеп тордыгыз. Ә менә хәзерге көндә басманың тиражы шактый тотрыклы булса да, журналистларның олыгаюы, ә хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпле яшьләрнең бирегә эшкә килмәве “Бер¬дәмлег”ебезне ябылу куркынычы алдына китереп бас¬тырды. Ә хакимияттән дә, эшкуарларыбыздан да ярдәм әлегә бик аз күрсәтелә. Әгәр дә вакытында бу мәсьәләне уңай хәл итмичә, “Бердәмлек” ябыла калса, аны инде кабат торгызып булмаячак.
Безнең өлкә милли оешмалары җитәкчеләре (бу Татарстанга да кагыла, әлбәттә) әлегә бөтен көчләрен Сабан туе, Сөмбелә бәйрәмнәре, җыр һәм музыка фестивальләре кебек чаралар үткәрүгә генә сарыф итәләр төсле. Ә менә бөтенесен дә русчалап әйтсәк, “комплекслы” алып бару җи¬тешми кебек.
 
Әнә ничә еллар инде ка¬һарман якташыбыз, күре¬некле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровның (иртәгә аның 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәкбез) Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылындагы йортын музей итәргә дигән хыялыбызны тормышка ашыра алмыйбыз. Монда Татарстан, Ульян, Самара төбәкләре җитәкчеләре дә каршы түгел, ә менә үз татарларыбызның үҗәтлеге, тырышлыгы әлегә күренми.
Заманында Гакыйль Сә¬гыйровның талантына югары бәя биреп, аңа ярдәм итүчеләр арасында Татарстанның нефть оешмалары җитәкчеләре дә булган. Шулардан “Татнефть” берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Әгъзам Вәли¬ха¬новны (аннан соң ул озак еллар СССРның  нефть промышленносте министры булып та эшләгән) аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Хәзер әнә Нурлат шәһәреннән “Зюзеев¬нефть” идарәсе җитәкчесе Шамил Яһудин да (аның әтисе Габделхәй ага тумышы буенча Иске Фәйзулла авылыннан бит) ярдәм итәргә риза. Тиешле сметаны гына ясап китерүебезне сорала.
 
Самара өлкәсендә дә үзе¬безнең танылган нефтьче¬ләребез һәм газчыларыбыз бар ич. Губерна Думасы депутаты Андрей Кисловка, Владимир Субботинга сезнең кебек ветераннарыбыз мөрәҗәгать белән чыкса, ярдәм итмәсләр идеме икән?
Бездә менә дүрт ел инде өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы эшләп килә. Якын көннәрдә аның исәп-хисап конференциясен үткәрергә җыенабыз. Сезне дә, хөрмәтле Вазыйх әфәнде, анда мөхтәрәм кунакларыбыз арасында күрергә, бергәләшеп киләчәккә яңа планнарыбызны  кабул итәргә өметләнәбез.
 
Вазыйх МӨХӘММӘТШИН:
- Менә без милләтебезне борчыган күпме мәсьәләләрне уртага куеп сөйләштек. Болар эзсез югалмас, дип уйлыйм. Эшләгән эшләребезне журналистларыбыз ярдәме белән газета-журналларда яктыртып барырга, тарихта калдырырлык китаплар чыгарырга кирәк, минемчә.
Күптән түгел нәшер ителгән Шамил Галимовның “Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәмгыяви-икътисадый очерклар” дигән  Самара өлкәсе татарлары тарихына багышланган, Рәфгать Әһлиуллинның “Гакыйль Сә¬гыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китаплары безнең тарихыбызга мәңгегә кереп калачак. Ә андыйлар күбрәк булса иде.
 
Хәлле эшкуарларыбызга, “ак байлар”ыбызга мөрәҗәгать итеп, инде алда әйткәнчә: “Байлык бүген бар, ә иртәгә аның бетүе дә ихтимал, беребез дә аны үзе белән бакыйлыкка алып китә алмый” дип, тагын бер кат кабатлыйсым килә.
 
Мин үзем милләтебезгә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә әзермен. Иң беренче булып, Гакыйль Сәгыйровның булачак йорт-музееның проект-сметасын якын көннәрдә төзеп бетереп, тикшереп әзерләргә вәгъдә бирәм.
 
Мин элегрәк үземнең чыгышларымда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның сүзләрен кабатлап: “Без булдырабыз!” дип әйтергә ярата идем. Ә менә соңгы вакытларда телебезне, динебезне, тарихыбызны саклауда, торгызуда ясаган чигенүләребезне күреп: “Без булдыра алырбызмы икән соң?” – дип шикләнеп тә куям. Тик шулай да, оптимист булып каласым килә.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Разия ӘЮПОВА: 
- Зур рәх¬мәт, Вазыйх әфәнде. Безне каршы алып, сүзләребезне, тәкъдим¬нәре¬без¬не тыңлап, үзегезнең фикер¬ләрегезне бел¬дергәнегез өчен. Киләчәктә дә шулай бер¬гәләп исәнлектә-саулыкта, мил¬лә¬тебезгә риясыз ярдәм итеп яшәргә насыйп итсен!
 
Әңгәмәне Раушания СИТДЫЙКОВА язып алды. 
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (сулдан уңга), Вазыйх МӨХӘММӘТШИН, Разия ӘЮПОВА,  Раушания СИТДЫЙКОВА очрашу вакытында.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 17.02.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»