поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2018 Шоу-бизнес

«ҖырлаОКе» тапшыруы серләрен ачтык: Фирдүс Тямаев урынына ник Рифат Зариповны куйганнар?

Өйдә телевизор каршында берәр тапшыру караган вакытта, «моны ничек төшерделәр икән?», «бу кеше дөрес сүз сөйлиме соң?» дигән сораулар тынгылык бирми.

Сезнең ничектер, белмим, ләкин минем һәрвакыт «зәңгәр экран» артындагы тормышны күреп, тәмен татып карыйсы, алып баручыларны якыннан күрәсем килә иде. Нәкъ менә шул хыялларымны тормышка ашыру максатыннан, Тат Mуз TВ каналының иң популяр тапшыруларының берсе булган «ҖырлаОКе»га кунакка киттем.

«Йолдызлар» монда кабына
 
«ҖырлаОКе» – әле популярлык казанмаган, җырчы булырга хыялланган яшь егет һәм кызларны халыкка танытучы тапшыру. Алты сезон эшләү дәверендә ул инде хәйран гына «йолдыз» кабызырга өлгерде. Әйтик, яшь җырчы Регина Тимербулатова «ҖырлаОКе» тапшыруыннан соң «Барс медиа» агентлыгы белән килешү төзегән. Тапшыруның беренче чыгарылышында катнашкан Ильяс Шәяхмәтов хәзер «Яңа Гасыр» каналының «Манзара» тапшыруын алып баручысы. Искиткеч матур тавышлы җырчы егет Илнар Мирановны да нәкъ менә «ҖырлаОКе» зур сәхнәгә чыгарган. Инде икенче ел рәттән ул – «Үзгәреш җиле» фестиваленең алыштыргысыз җырчысы.
 
 
– Билгеле, катнашучыларның һәрберсе җырчы булмас, тик безнең халык бик моңлы. Бик күпләрнең йөрәгендә җыр яши. Без шул җырга яңгырарга мөмкинлек бирәбез, – ди тапшыруның режиссеры, TMTV Production җитәкчесе Лилия Кадыйрова.
Әнә тагын камера артында, «йолдыз» булырга үз чиратын көтеп, берничә егет-кыз басып тора. Биредә аларның барысы да татар эстрадасы сәхнәсенә илткән бәхетле билетны отарга хыяллана.
 
31 яшьлек Башкортстан егете Илшат Әхмәров, «ҖырлаОКе»да төшү өчен, алты сәгать юл үтеп килгән. Ерак Себер якларында нефть скважиналарында бораулаучы булып эшләүче егет бирегә балачак хыялын тормышка ашыру – җырчы булу өчен килгән. Тапшырулары көннең икенче яртысында төшерелүгә карамастан, ул төшерү мәйданчыгына барысыннан да алдан килеп утырды.
 
– тапшыру өчен махсус килдем. Казан – Уфа арасы артык ерак түгел икән, көн саен сезгә килеп йөрсәң дә була, – дип елмая Илшат. – Төн кунар өчен фатир арендаладым. Җырларны үзем язам. Хәзер җиң сызганып, аларны студиядә яздыру белән шөгыльләнәм. Якын киләчәктә авыллар буйлап концерт куярга планлаштырам. Музыкаль белемем юк, ләкин интернет аша тавыш кую дәресләрен уздым. Бик булышты. Иҗатка бер дә тартылмас идем, ләкин йөрәк «сәхнәгә чык-чык» дип тынгылык бирми, – ди Илшат.
 
Казан егете Марат Сәйфиев тапшыруга хатыны һәм бәләкәй улы белән килгән. Аның иҗади бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе бар икән инде. Моңарчы «Татар радиосы» оештырган «Беренче микрофон» ярышында II урынны алган.
– Казан шәһәренең Үзәк стадионында футбол кыры мастеры булып эшлим. Уен алдыннан кырны әзерлим. Читтән караганда, бу ярышның бер авырлыгы да юк кебек. Мөмкинлек булса, «BARS MEDIA» белән контракт төзер идем, – ди Марат.
 
«Рифат килгәч, «ҖырлаОКе» да үзгәрде»
 
Бер караганда, һәрвакыт танылган шәхесләр белән генә эшләүче TMTV каналы өчен халык беренче тапкыр гына күргән яшь җырчылар артык рейтинг китерергә тиеш түгел иде. (Әйе, әйе, студиядә биш минут утыруым булды, мин инде, оста алып баручылар кебек, телевидение теле белән сөйләшә башладым.) Ни гаҗәп, моның киресе килеп чыккан. «ҖырлаОКе»га нигез салучы Лилия Кадыйрова сүзләренчә, бүгенге көндә ул – каналның иң популяр тапшыруларының берсе.
 
 
– «BARS MEDIA» Татар Медиа Группасы үткәргән кастинглар вакытында матур тавышлы, харизмалы яшьләр белән танышырга туры килде. Шунда минем әле беркемгә дә таныш булмаган яшьләр турында сөйлисем, аларны эфирга чыгарасым килде. Ул бер яктан заманча, шул ук вакытта, татарлыгын, халыкчанлыгын югалтмаган тапшыру булырга тиеш иде, – ди Лилия Кадыйрова.
 
Тапшыруның беренче алып баручысы танылган җырчы Фирдүс Тямаев булуы да юкка түгел. «ҖырлаОКе» – алдан ук аны күздә тотып башланган проект.
– Бу тәкъдимне ишетүгә, Фирдүс кызыксынды, тизрәк эшлисе килә башлады. Телевидениедә беренче тәҗрибәсе иде ул аның. Фирдүс белән без өч сезон эшләдек. Мин аңа бик рәхмәтле. Беләм, әгәр ул вакытта Фирдүс белән эшләп китмәсәк, тапшыруыбыз алай ук популяр да булмас иде. Төшерү тәмамлангач, Фирдүснең: «Миңа монда төшүгә караганда, сольный концерт эшләп чыгу җиңелрәк», – дип әйткәне бар. Ул бит автор-башкаручы, иҗат кешесе. Ә монда камера алдында эшләүнең үз кануннары бар. Иҗат кешесе ул кысаларны яратмый, әлбәттә. Менә шулай беркөнне Фирдүс, яныма килде дә: «Мин үземне бу өлкәдә сынап карадым инде, телевидениенең нәрсә икәнен белдем. Тагын иҗат итәсем, хитлар язасым килә», – дип, үзен башка алып баручы белән алыштыруын сорады. Ул киткәч, «ҖырлаОКе»ны ябасым килмәде, халык та аны яратып өлгергән иде. Менә шул вакытта очраклы рәвештә мин Рифат Зариповны съемкаларга чакырдым, – ди Лилия Кадыйрова, сәхнә арты серләрен чишеп. – Дөрес, Рифатта да, миндә дә икеләнү бар иде. Шунда мин, әйдә, бер сезон гына эшләп карыйк. Ошамаса, үпкәләштән түгел, аерылышабыз, дидем. Рифат килгәч, «ҖырлаОКе» да үзгәрде. Аның белән эшләүнең җиңел булачагын белгән идем инде, ләкин соңрак мин аны яңа яктан ачтым. Рифатның телевидениедә эшләү тәҗрибәсе бар иде. Ул дублерның ник туктаганын аңлый, камера белән уртак телне тиз таба.
 
«Банкетны узмыйча сәхнәне дә, телевидениене дә аңлап булмый»
 
Телевизион тапшыруларның 50 процент уңышы алып баручыдан тора дисәк тә ялгыш булмас. Әгәр дә аны халык үзенеке дип кабул итми икән, тапшыруны да карамаячаклар. Рифатка да дусты Фирдүс Тямаев урынына килүе җиңелләрдән булмаган. Шулай да эксперимент буларак кына башланып киткән алып баручы эше аның күңеленә хуш килгән.
 
 
– Алып баручы булырга банкетлар, мәҗлесләр «өйрәтте». Менә шунда кеше белән аралашырга, үзеңне халык алдында тотарга өйрәнәсең дә инде. Банкет белән концерт – икесе ике әйбер, ә телевидение бөтенләй өченче дөнья. Минемчә, банкетны узмыйча сәхнәне дә, телевидениене дә аңлап булмый. Шул ук банкеттагы халык концертка да килә, телевизор каршына да утыра бит, – ди Рифат Зарипов.
 
Күп очракта Рифат тапшыруны сценарийга карамыйча гына алып бара. Тапшыру башланганчы, текстка күз йөртеп чыгу җитә аңа.
– Миңа сценарийсыз алып бару җиңелрәк. Текстны укып чыксам, анда язылган сүзне генә сөйләргә тырышам. Әһә, бу сүзне әйттем, аннан соң өтер, аннары нокта, дип, баш буталып бетә. Миңа импровизация кирәк. Иртәнге биштән уятсалар да, «ҖырлаОКе»дагы сценарийларны һич ялгышмыйча әйтеп бирә алам. Гел бер әйберне эшләсәң, баш миенең иҗат процессында «торгынлык» башлана. Ул миңа сизелмәсә дә, тамашачы аны тоячак. Безнең монда шулкадәр креатив, көчле команда эшли. Алар баш мие эшчәнлегенә туктап калырга ирек бирми, – ди Рифат.
 
Ул һәрвакыт үз тапшыруларын карарга тырыша икән.
– Аннан соң, ник бу вакытта болай эшләдем инде, дип, эч поша башлый. Камера алдында кыланганда, үзеңне читтән күрмисең, матур кебек тоела. Ә карагач, үз-үзеңне тәнкыйтьли башлыйсың. Ярый, мине тамашачым ничек бар – шулай кабул итә, – дип елмая Рифат.
 
«Съемкалар сәгать кебек эшләргә тиеш»
 
«ҖырлаОКе» тапшыруының съемкалары студиядә түгел, ә Казанның иң текә рестораннарының берсе – «Корстон»да урнашкан «Ju-Ju Bar»да баруы белән дә үзенчәлекле. Монда тапшыруны әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Элек мин тапшыру эшләү кино төшерүдәге кебек – бер сүз әйтү өчен берничә дубль ясарга кирәк дип уйлый идем. Ни кызык, «ҖырлаОКе» туры эфирда бармаса да, төшерү процессы бер-ике тапкыр гына туктап торды. Анысы да күлмәк, микрофон рәтләү яки режиссерның төшерү барышында берәр гениаль идеясе туган очракта гына. Хәзер инде ышанып әйтә алам, сез телевизордан караган тапшыру бернинди арттыруларсыз, ничек бар – шулай күрсәтелә. Бер тапшыруны җиде кешелек команда сәгать ярым эчендә төшереп бетерә. Ай-яй, эшләре җайлы икән, дия күрмәгез. Бер көндә шундый ук ике, ә кайвакытта өчәр тапшыру әзерләү җиңелләрдән түгелдер.
 
Съемкалардан тыш, аерым кешеләр тапшыру геройларын барлый, сценарий төзи.
– Кем беләндер сценарий тиз төзелә, ә кемнәндер сүзне авызыннан тартып алырга туры килә. Съемкалар сәгать кебек эшләргә тиеш, бер генә элементы ватылса да, бөтен нәрсә туктап калачак, – ди Лилия Кадыйрова.
 
Геройлар камера алдында үзләрен табигый тотсын өчен, Лилиягә психолог та, якын дус та, таләпчән режиссер да булырга туры килә әле. Тапшыру биш төрле камерага төшерелә. Ул видеоларны бергә кушып, катлаулы монтаж процессы узганнан соң гына без телевизордан карарга күнеккән матур тапшыру килеп чыга.
 
Мин барган көнне биредә ике тапшыру әзерләделәр. Шуларның берсе 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган иде. Бу көнне махсус кунак буларак кызлары белән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсе чакырылды. Баксаң, Латыйповлар өйләрендә караокега түгел, ә гармунга кушылып җырларга ярата икән.
 
– Минем бертуган абыем матур итеп гармунда уйный. Гаилә бәйрәмнәрендә, аңа кушылып, үзебезнең яшьлек җырларын башкарабыз. Тыңлар өчен генә шул алар заманча җырлар, – ди Динә ханым.
 
 
 Кызлар арасында берүзе булган Рафаэль абый гүзәл затларына 8 мартка нинди бүләк әзерли икән? Ни өчен ул кызларына чәчәк урынына песи талы бүләк итә? Игезәк кызлары Динара белән Илнара арасында нинди аермалыклар бар? Бу һәм башка сорауларга җавапны «ҖырлаОКе» тапшыруының 10 март чыгарылышында 17.00 сәгатьтә белә аласыз.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»