поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2018 Әдәбият

Талантларыбызны сакларга, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк

Без “Бердәмлек”нең үткән санында “Татарстан радиосы” журналисты Рәзин Нуруллинның 2006 елда “Пар канатлар” тапшыруында яңгыраган Гакыйль Сәгыйров белән әңгәмәсен бастырган идек. Ул 2017 елның июлендә һәм менә шушы көннәрдә кабат эфирга чыкты. Ә 20 февральдә, сишәмбе көнне, шул ук “Пар канатлар”тапшыруында шагыйрьне исән чагында карап-тәрбияләгән туганнары һәм аның иҗатына мөкиббән кешеләр турында сөйләячәкләр.

Без шушы тапшыруның кыскартылган бер өлешен “Бердәмлек” укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.

“Пар канатлар” тапшыруының штаттан тыш хәбәрчесе Зөбәрҗәт Минсафина Гакыйльнең игелекле туганнары Наил һәм Халидә СӘГЫЙРОВЛАР гаиләсендә булып кайтты.

- Наил абый, сез, профессиягез буенча инженер булуыгызга карамастан, Гакыйль абыйның шигырьләрен барлап,  аларны кәгазьгә язып, теркәп барырга көч тә, вакыт та тапкансыз. Шул турыда сөйләсәгез иде.
- Мин эштә генә инженер бит. Өйдә мин бүтән кеше.
 
- Ул берәр яңа шигырь иҗат итсә, сезнең эштән кайтканны түземсезлек белән көтеп тора булгандыр инде?
- Әйе, әйе. Янына утырта да, әйтеп тора, мин язам. Ул бит әле авызына карандаш кабып, үзе дә яза иде. Шуларны туплап, калын дәфтәргә теркәп бара идек.
 
- Аның иҗатында сезнең дә хезмәтегез зур, дигән сүз бит инде бу. 
- Күчереп язучы гына бит мин. Аннан абыйның рәсемнәренә тушь белән рамкалар ясый идем, артына исемен дә язып куя идем. Шулай алар матуррак күренәләр иде.

- Без Сәгыйровлар янына Мөси авылында яшәүче күптәнге танышым, Гакыйль абыйның бик якын дусты Гөлнәфис Сәхабетдинова бе¬лән бергә килдек. Аңа да берничә сорау бирмичә булдыра алмадым. Гөлнәфис, үзе-ңнең истәлекләрең белән уртаклашсаң иде.  
- Мин Гакыйль абый белән аның туган көненә әзерләнеп йөргән вакытта танышкан идем. Бу юбилейларны Мәләкәснең “Восход” мәдәният сараенда зурлап үткәрәләр иде.
 
Минем Казан университетының татар теле факультетында укып йөрүемне ишеткәч, Гакыйль абый: “Китерегез әле шул кызны минем яныма”, - дип үтенгән.  Һәм мин шулай итеп шагыйрь белән танышу бәхетенә ирештем. 
 
Ул вакытта мин әле яшь идем. Бөтен дөнья минем каршымда, минем өчен ачылмаган ишекләр юк кебек иде. Гакыйль абый янына килеп кергәч, ничектер аптырап киттем. Моңа кадәр аның турында: “Кара инде син аны, гәүдәсендә бер башы гына сау-сәламәт, ә ничек тирән фикер йөртә”, - дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Үз күзләрем белән күргәч, нык каушадым. Тик бераздан аның бер дә селкенмичә түшәктә ятуы юкка чыкты сыман. Ул минем белән бергә үскән, минем белән бергә укып йөргән яшь бер ир-ат булып күренде. Ул вакытта аңарга алтмыш яшь иде бит инде. Төпле фикер йөртүе, матур итеп, җиренә җиткереп сөйли белүе, вакытлы сорау бирә, бигрәк тә сабыр гына тыңлый белүе гаҗәпләндерде. 
 
“Син университетта укыйсың икән, димәк, син тел белгече буласың бит инде. Менә минем шигырьләремне тикшереп кара әле”, - диде ул миңа. “Әй, Гакыйль абый, таптыгыз инде шигырь тикшерә торган кешене!” - диюемә каршы: “Юк, юк, мин бит үзем болай гына шигырь язам, белеп түгел. Ә син укыган кеше, шуларны карап укып, үз фикереңне әйт әле”.
 
Шулай ул һәрвакыт үзенең шигырьләрен укытып, миннән анализ ясата иде. Һәм без шуннан дуслашып киттек тә инде. Шагыйрьнең юбилейларын үт-кәргәндә миңа сценарийлар язарга, сәхнәдә алып баручы булырга да туры килде. Аның белән бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшә идек. 
 
Тора-бара ул минем чын сердәшемә әйләнде. Хатын-кызлардан яшергән серләремне Гакыйль абыйга сөйли, аңардан төпле, акыллы киңәшләр ишетә идем. 
 
Шулай итеп, без аның белән Мәләкәс шәһәрендә генә түгел, Мөси, Мукшы күле, Биккол, Фома авылларында да, Ульян, Самара өлкәләренең, Татарстанның бик күп мәк¬тәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәреп йөрдек. 
 
Ул миңа фотографиягә төшерү серләрен дә өйрәтте. Безнең, үткән гасырның сиксәненче елларында яшәгәннәр өчен, ФЭД фотоаппараты сирәк бер әйбер иде. Гакыйль абый үзенең шул фотоаппаратын миңа бүләк итте. 
 
Гакыйль абый бик тә ярдәмчел кеше иде. Бервакыт әнием каты авырып хастаханәгә эләкте. Ә миңа, университетны тәмамлагач, тиз генә Казанга барып, дипломымны алып кайтырга кирәк иде. Бу турыда белгәч, Гакыйль абый: “Миңа да Казанга барырга кирәк, әйдә безнең белән утырып барырсың”, - дип тәкъдим итте. Наил абыйның улы Ринатның әле бик яшь булуына да карамастан, берсүзсез “Ока” машинасына утыртып, Казанга алып барып алып кайтуын мәңге онытасым юк. 
 
Соңыннан ачыкланганча, Гакыйл абый бу сәяхәтне махсус минем өчен оештырган булып чыкты. Кем кемгә мохтаҗ булды икән соң? Менә шундый кеше иде ул Гакыйль абый - киң күңелле, ярдәмчел, нинди генә проблема булса да, аны чишә ала, хәл итә иде.
 
Гөлнәфисем минем,
                              Гөлнәфис,
Язмагансың икән үземә! 
Бу аның миңа багышлап язган җыры иде. Шул вакытта бик тә оялган идем. 
Минем өчен шундый зур шагыйрь үзенең йөрәк серен ачкан бит инде. Ә хәзер шуңа шатланып яшим! Гакыйль абыйның йөрәк түрендә миңа да урын булган икән бит, дим. 
Кызым Гөлназым туып, аңа шушы матур исемне кушкач та, ул шатлыгыннан тагын бер шигырь язды:
Гөлназ, гөрләми торчы,
Мөгаен булырсың 
Әниең кебек җырчы...
 
Ә кызыма дүрт ай тулгач, ул безгә кунакка килде. “Куй әле, сеңелем, аны минем күкрәгемә”, - дип соралды. Гөлназ шунда ук аның чәчләрен йолкырга, колакларын тарткаларга, үзенчә нәрсәдер гүләргә тотынды...
 
“Бу кызың җырчы булачак, моңлы көйли”, - диде ул шул вакытта. Күрәзәче булгандыр ул. Кызыма хәзер унике генә яшь, ә ул хәтта халыкара конкурсларда беренче урыннарны яулап килә. Гакыйль абыйның еракка күрә белүе, теләктәшлеге, үзе ярдәмгә мохтаҗ булуына карамастан, башка кешеләргә ярдәм итүе шулкадәр сокландыра иде. Мин шул елларны сагынып искә алам.
 
Әлбәттә, бергә йөргән вакытларыбызда мин аның ши¬гырь¬ләрен рәхәтләнеп укый, җырларын үзенә багышлап җырлый идем. Чөнки аның зәңгәр күзләренә карыйсың да, үзеңне тып-тын диңгезгә кереп чумган кебек тоя башлыйсың.  Ул күзләрдә шул хәтле уй, шул хәтле фикер! Сокланып туймаслык иде.
 
 
Аның бик зур проблеманы күтәргән “Әтием” җыры бар. Атасыз үскән балалар турында ул. “Сугыш вакытында атасыз үскән балаларны уйлыйсың да кайгырасың, шул хәтле аяныч хәл бит ятим калу. Без үзебез дә атасыз үстек. Ә менә хәзерге, сугыш булмаган заманада, балаларын ташлап киткән аталарга бернинди аклану юк. Аларны мин ничек кенә дә гафу итә алмыйм”, дип, шундый ачынып сөйли иде Гакыйль абый! 
 
Әти, әти - нинди матур
                                       исем, 
Кемгә әйтим өзелеп, әти, 
                                    дип?.. 
Кемгә генә барып эндәшсәм
                                            дә, 
Йөрәк хисе бетми әйтелеп.
 
- Гөлнәфис, авыру кешене карау җиңел түгел. Халидә апа турында да сөйлә әле. 
- Гакыйль абыйларга килеп кергәннең беренче минутында ук Хәбибҗамал әби, урындыгына таянып, самоварына килеп ябыша, ә икенче минутында кулына җимеш бәлеше тотып Халидә апа килеп керә иде. Алар бер подъездда, ишеккә-ишек кенә яшиләр иде. Шулай итеп, Гакыйль абыйларның ишеген шакыганда ике ишек тә берьюлы ачыла һәм Халидә апа искиткеч тәмле пәрәмәчләрен, кыстыбыйларын тотып килеп җитә иде. Кай арада идән дә юыла, кай арада фатир да җыела, өстәл дә корыла... 
 
Бигрәк тә соңгы елларда, Хәбибҗамал әби вафат булгач, Гакыйль абыйның һәр минуты Халидә апа белән бәйле булды. Аның йомшак сүзе, кеше хәленә керә белүе,  нинди генә хәлдә дә кешегә ярдәм итәргә тырышуы сокланырлык.
 
Наил абыйның да, Халидә апаның да туганнарын Ходай Тәгалә белеп кавыштырган һәм бу гаиләдә шундый тәүфыйклы балалар туган. Гакыйль абыйның соңгы көненә кадәр янында булучы, аны караучы  Халидә апа иде, әлбәттә.
 
- Халидә апа, сез Гакыйль абыйның иҗатына бөтен мөмкинлекләрне тудырып, аны хөрмәт итеп яшәдегез. Шуңа күрә халык сезнең үзегез турында күбрәк белергә телидер.
- Мин 18 яшемдә бирегә килен булып төштем. Безнең гаиләбездә күпме кеше булып киткәндер, белмим дә инде. Барысын да каршылап, ашатып, чәйләр эчереп озата идем. Үзебездән генә түгел, чит илләрдән, мәсәлән, Германиядән, башка җирләрдән дә хәбәрчеләр килә иде. Барысына да якты йөз күрсәттек.
 
Гакыйль Сәгыйров тор¬мышының зур өлешен Самара өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәде. Безнең бе¬лән телефон элемтәсендә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире, шагыйрьнең әдәби мирасын барлауга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфгать ага ӘҺЛИУЛЛИН.
 
- Бу көннәрдә без зур вакыйга алдында торабыз - сөекле шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлеген бәйрәм итәргә җыенабыз. Юбилейны 18 февральдә Самараның Тимерюлчылар мәдәният сараенда үткәрәчәкбез. Аның туган төбәге булган Татарстанның Нурлат районыннан, соңгы елларында яшәгән Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәреннән, күп гомерен яшәгән һәм шунда җирләнгән Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылыннан кунаклар чакырылды. Без каһарман шагыйребезне һәм талантлы рәссамыбызны искә алып, баш ияргә, җырларын, шигырьләрен яңгыратырга җыенабыз.
 
Күп еллар инде аның Иске Фәйзулладагы өен торгызып музей булдыру өстендә дә эшлибез. Өметебез акланыр, музеен ачарбыз, илебезнең күп җирләреннән, чит илләрдән дә килгән кешеләр аның талантына, каһарманлыгына сокланып баш иярләр, дип ышанабыз. Аның турында тапшырулар әзерләгән өчен Татарстан радиосына да рәхмәтләребезне җиткерәбез. 
 
Татарлыгыбызны, Гакыйль Сәгыйров кебек талантларыбызны сакларга, аларның иҗатларын мәңгеләштеререгә кирәк.
- Бик дөрес әйтелгән сүзләр бу. Гакыйль Сәгыйров моңа лаеклы.
 
“Пар канатлар” тапшыруын әзерләүче 
Рәзин НУРУЛЛИН.
 
на фото -   Халидә, Наил һәм Гакыйль СӘГЫЙРОВЛАР.
 
Гөлнәфис СӘХӘБЕТДИНОВА кечкенә кызы Гөлназ һәм Ринат СӘГЫЙРОВның улы Айнур белән Гакыйль абыйлары янында (2005 елда төшерелгән фотосурәт).
 
Гомер турында

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                            дә,
Таң атар - ә без юк,
Ә без юк дөньяда!
Булмабыз мең еллар үтсә дә.
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Кешене син бүген рәнҗетмә -
Тугандай күрешик,
Шатлыклар бүлешик,
Гел тату яшәүгә ни җитә?!

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен, -
Гомер ул гомерсез гөл сыман,
Табылыр микән соң
Әйтүче сагынып,
Мин, диеп, аны бик юксынам.

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                             дә,
Таң атар - ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар үтсә
                                            дә...

Күз карашың
Тылсым нур тамчысы булып
Күз карашың
Тамды минем җанга.
Тын да алмый яткан
                              хисләремне
Уятты ул анда.

Шатланышып яшел
                                үрентеләр
Якты нурга каршы
                              үрелделәр...
Шул минуттан миңа бөтен
                                     дөнья -
Ай-йолдызы, урман-кыры
Әллә нинди серле булып
                                күренделәр.

... Син юк инде минем янда.
Син уяткан хисләр генә 
                          кайный җанда.
Нурга каршы күтәрелеп
                               үрентеләр
Шау чәчәккә күмелделәр.
Әгәр синең караш төшми
Читтә калган булса җаным -
Бер моңаеп, бер елмаеп
                             йөрмәс идем,
Бар дөньяны кочып үбәр 
                                        булып

Тормыш гүзәллеген
Бәлки мәңге күрмәс идем?!
... Көлемсөрәп-уйнап кына
Син уяткан идең чишмә 
                            минем җанда,

Ул киң елга инде хәзер,
Омтыла алга гына.
Син юк күптән минем янда...
Иделне башлап җибәргән
                                       чишмә
Һаман әле ага.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 16.02.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»