поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.02.2018 Әдәбият

Гакыйль абыйның “Бәхет аккошлары”

Гакыйль абыйларга кунакка мине беренче тапкыр Ульян өлкәсенең Мөси авы¬лында яшәүче дустым, укытучы Гөлнәфис Сәха¬бетдинова алып барган иде. Шагыйребезнең хәлен дә белербез, шигырьләрен Казанга алып кайтып, берәр композиторга җыр язарга бирербез дигән уйлар белән без Гакыйль абыйның Мәләкәс шәһәрендәге фатирына юл тоттык.

Ул чакта алар әнисе Хәбибҗамал әби белән бер бүлмәле фатирда яшиләр иде. Күршедә генә Гакыйль абыйның энесе Наил һәм җиңгәсе Халидә Сәгыйровларның өч бүлмәле фатирлары. Соңрак алар ул фатирларын аерым йортка алыштырдылар. 
 
Хәбибҗамал әби вафат булгач та, Наил абый белән Халидә апа Гакыйль абыйны бик яхшы карап, тәрбияләп тордылар. Аларның уллары Ринат белән Марат та абыйларын машинага утыртып, кая барырга тели - Самарагамы, Язучылар берлегенә Казангамы, шунда алып бара иделәр. 
 Гакыйль абый белән  шулай дуслашып киттем. Соңгы елларда Казанга килгәндә ул гел миндә туктала иде. Кичләр буе аның шигырьләрен укып, рәсемнәрен карап, иҗаты турында сөйләшеп утыра идек. Очрашуларыбызның берсендә ул миңа үзе ясаган картинасын да бүләк итте. Анда җил-давылга каршы торучы бер агач тасвирлана. Шул рәсемгә карыйм да Гакыйль абый үзенең тормышында очраган авырлыкларга каршы торуын сурәтләгән кебек тоела иде миңа. Һәм мин, кыен вакытларда шул агачка карап, үземә ниндидер көч ала идем. 
 
Килеп җитүгә Ринат белән Марат абыйларын машинадан күтәреп алып чыгалар да, коляскага утыртып, фатирга алып керәләр иде. Гакыйль абыйны үзем кашык белән ашатканым әле дә хәтеремдә. Бер килүендә мин үзем яраткан ризыкларны ул да яратыр диеп,  кәбестәле аш һәм пылау пешергән идем. Ә аларны аңа ашарга ярамый икән.
 
Ул икенче тапкыр килгәндә минем яңа гына чираттагы ялга чыккан вакытым иде. Гакыйль абый миңа башта үзләре белән Димитровградка, аннан  әнием яшәгән Мөси авылына кайтырга тәкъдим ясады. Ул кайту, ул юл күңелемдә онытылмаслык бер сәяхәт булып калды. Без Чистай аша Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылына, шулай ук тирә-юньдәге башка авылларга кереп, зур сәяхәт кылып кайттык дисәң дә була.  Шул чакта озак еллар әнисе Хәбибҗамал әби һәм Гакыйль абый яшәгән ятим булып калган йортына кереп, киң тәрәзә каршындагы кайчандыр ул яткан караватны да күрдем. Шушы тәрәзәдән дөньяга карап, үзенең үлмәс шигырьләрен иҗат иткән бит ул. 
Бу авылның һәр йортында Гакыйль абыйны нык хөрмәт итүләре, аңарга карата яхшы мөнәсәбәттә булулары әллә кайдан сизелеп тора иде. Һәркем аның белән исәнләшә, төрле күчтәнәчләр, оекбашлар, катык-каймак бирә. Барысының да үзенә кунакка чакырасы, сыйлыйсы килә. Гакыйль абыйның туган ягында бик тә кунакчыл кешеләр яшәгәнлеге истә калды. 
 
Шуннан соң әле без  юл буендагы болыннарга туктап, аны машинадан алып чыгып, сулыш алдыра-алдыра, бик озак кайттык. Бу минутларда аның зәңгәр, уйчан күзләре күккә төбәлгән булып, ул нәрсәдер турында уйлана, без күрә алмаган матурлыкны күреп, табигатькә соклана иде. Бик күп сөйләми, кирәген генә әйтеп куя. 
 
Казаннан иртүк чыгып кит¬кән булсам да, Мөси авылына төнге сәгать 12дә генә кайтып кердем. 
 
Гомумән, Гакыйль абый әнием янына кайтачагымны ишетеп миңа: “Сезгә кунакка киләм”, - диеп үзе шалтырата иде. Безнең соңгы күрешүебез дә шунда, аның вафатына ике көн кала булды. Әнием белән мул өстәл әзерләп аны көтеп алдык, аны үз кулларым белән ашаттым. Озатканда аерылыша алмыйча, урамда да бераз сөйләшеп тордык әле. Гадәттәгечә, әнием аңа оекбашлар бүләк итте. Шулай матур гына озатыштык, хушлаштык. Берничә көннән, Гакыйль абыйның вафаты турында ишетү бик авыр булды миңа.
 
Сөйләшеп утырулары¬быз¬ның берсендә мин бераз моң¬суланып, тормышка зарлана башлавымны аңлап алдым да, ничектер оят булып китте. Ничек инде мин, бөтен җирем сау-сәламәт килеш, Гакыйль абый алдында зарланып утырам соң әле? Ә ул, киресенчә, чын исән-сау кеше кебек, елмаеп, миңа киңәшләрен биреп тора: нык булырга, юк-бар авырлыкларга бирешмәскә, оптимист булырга өнди. 
 
Менә шулай үз хәле хәл булуга карамастан, ул кеше күңелен күрә белә торган илаһи бер зат иде. Юлымда аны очратуыма чиксез шатмын, чөнки ике шигыренә җыр яздырырга да өлгердем - “Бәхетем аккошлары” һәм “Кайнана”.
 
Әле күптән түгел, үткән елның февралендә, беренче шигы¬ренә композитор Фәрит Хатыйпов язган бу җыр белән “Болгар радиосы”ның хит-парадында да катнаштым. Шул чакта Самарадан да шалтыратып, рәхмәт әйтүчеләр булды. “Февральдә Гакыйль абыйның туган көне иде, рәхмәт сүзләребез аңа дога булып барсын”, - диделәр. “Бәхетем аккошлары” җырын җырлаганда һәрвакыт Гакыйль абыем турында уйлыйм. 
 
Без Ходайдан да, ниндидер могҗиза белән “Бәхет кошы” очрый калса, материаль нәрсәләр - байлык, рәхәт тормыш сорау турында хыялланабыз. Ә менә Гакыйль абыйның теләге, мөгаен, бер генә булгандыр - ничек булса да үз аяк¬ларында йөреп китү. Минемчә, юлында “Бәхет кошы” очраса да, ул үзенә бары исәнлек кенә сорар иде. Кызганычка каршы,  тормышка ашмаслык хыялы хыял гына булып калды.
Бу сүзләр, бу уйланулар шагыйребезнең 80 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә Гакыйль абыйга дога булып барсын, урыны оҗмахта булсын иде. Барыбызга да теләгем - Гакыйль абый  кебек гел көчле рухлы булып кала белсәк иде. 
 
Зөбәрҗәт МИНСАФИНА,
Ульян өлкәсенең Мөси авылында туып-үсеп, хәзер Казанда яшәүче татар җырчысы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 16.02.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»