|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2010 Мәдәният
ТУКТАМА, ҖЫР! ӨЗЕЛМӘ, МОҢ!Җаннарга сихәт бирә торган моң иясе, Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан ГАФАРОВКА яраткан тамашачысы нәкъ әнә шушы сүзләрне әйтер иде, мөгаен. Аның күңелләрне юаткан аһәңле тавышы әйтерсең ике елганың ярында калган парларны кавыштыра, өлкән буынны яшьлекләре белән очраштыра. Тормыш арбасы алга тәгәрәсә дә, хөрмәтле артистыбыз һаман да илһамланып эшли, сәнгатькә хезмәт итә. Фидан Гафаров Казанда һәрвакыт көтеп алынган кунак. Аның белән күрешеп, сөйләшеп утыру үзе бер гомер.
– Фидан әфәнде, Сез Казанга ни өчендер яз айларында килергә яратасыз. Моның берәр сере бармы әллә?
– Яз көне һәркемнең кәефе күтәренке була. Күңелләр җыр-моңга омтыла. Шуларны искә алып, үзебезнең Татарстанга да яз көне килергә телим.
– Сез концерт программаларын еш әзерлисезме?
– Мин сәхнәдә 43 ел эшләп, бары тик дүрт мәртәбә генә үземнең аерым программамны әзерләдем, чөнки ул бик авыр эш. Анда бөтен җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, иганәчеләр табарга кирәк. Барысы да финанска бәйле. Аны һәрбер артист та оештыра алмый. Тиздән минем «Бик сагындым сине, яшьлегем» дигән соңгы программам белән Россия калалары буйлап турне башлана. Анысында да Казанга киләчәкмен. Аннан соң да җырламам дип әйтә алмыйм. Күмәк концертларда катнашырмын дип уйлыйм, Алла боерса.
– Театрдан китү артист халкы өчен фаҗигагә тиң, диләр. Сез ничек уйлыйсыз?
– Мин әле театрдан китмәдем, җибәрмиләр. Шуңа күрә хәзергә андый фаҗига кичермим. Нишлисең, еллар үтү белән, агач та чери, тимер дә күгәрә. Кайчан булса да сәхнәдән китәргә туры киләчәк. Аллага шөкер, минем әле театрда рольләрем бар.
М. Кәримнең «Озын-озак балачак» спектаклендә – Талипны, И. Абдуллинның «Тиле яшьлек»ендә – Зөлкәрнәйне, Н. Птушкинаның «Алдан түләем»ендә Альберт Фәрхатскийны уйныйм. «Яшьлекләргә кайтыйк әле» дигән программада Нурия Ирсаева белән бергә катнашабыз.
– Әгәр үзегезне Г. Камал исемендәге театрга берәр спектакльдә катнашырга чакырсалар, килер идегезме?
– Теләсәм дә, әлегә һич вакытым булмас иде, чөнки сәхнәдән тыш бер банкта җитәкченең киңәшчесе булып та эшләп йөрим әле.
– Сез телевизордан үзегезнең уйнавыгызны караганда аны ничегрәк кабул итәсез?
– Артист сәхнәдә дөрес «яшәсә», мин аны кабул итәм. Һәр иҗат кешесенең уңышлы эше дә, уңышсызы да була. Безнең эшкә диагноз куеп булмый. Артист һәм режиссер өчен күбрәк тәнкыйть кирәк. Бүгенге күзлектән караганда, кайбер спектакльләрдә үземнең уйнауның мәгънәсен дә күрмим, чөнки элек төшенеп бетмәгән рольләр дә булган. Бүген аларны башкачарак уйнар идем дип уйлыйм.
– Сәхнәдә уйнаганда артистның да холык-фигыле ачыла сыман. Үзе иҗат иткән матур якты образларга охшарга тырышамы ул?
– Бер акыл иясе болай дигән: «Акыллы бул, әгәр булдыра алсаң, һәрвакыт матур бул!» Начар кеше матур образ тудыра алмый. Сәхнәдә эчке дөньяңны яшерә алмыйсың. Нурия Ирсаева белән миңа күбрәк уңай рольләрдә уйнарга туры килде. Мәхәббәтне бөек, изге итеп күтәрү – халыкка иң кирәкле нәрсә ул. Тамашачы минем тискәре образларымны да уңай итеп кабул итте.
– Сез 70 нче еллар башында «Всадник на золотом коне» дигән фильмда уйнагансыз. Шуннан соң кабат төшәргә туры килмәдеме?
– Театрда рольләрем күп булганлыктан, киноларда төшәргә вакыт калмады. Икенче эшем итеп җырны сайладым. Җыр – минем өчен халык белән аралашу чарасы.
– Җырчы артист буларак тамашачы Сезне беренче мәртәбә кайчан күргән иде?
– Җырлап китүемә режиссер Рифкать Исрафилов сәбәпче. Ул миңа Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» спектаклендәге Искәндәр ролен биреп җырларга мәҗбүр итте.
– Бүгенге көндә кайсы композиторны иң талантлы дип саныйсыз?
– Мин теләсә кемнән җырлар яздырмыйм. Кайберәүләрнең сүзләренә көе туры килми. Мәскәүдә яшәүче Рим Хәсәнов, үзебездәге Урал Рәшитов һәм Нур Даутов җырлары ошый миңа.
– Сезнең язмыш үзе моңлы җыр сыман. Гыйбрәтле дә, күпләр өчен үрнәк тә. Киләчәктә үзегезнең кичерешләрне сурәтләгән берәр китап чыгарырга теләгегез юкмы?
– Уфада яшәүче Сөендек Сәетов дигән тәнкыйтьче андый китап чыгарырга тәкъдим итте. Материаллар күп җыелды. Бәлки, җәй айларында эшли башларбыз.
– Артист һәр сулышын халык белән сулый, халык уе белән яши. Сәнгать кешесе буларак, бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне ничегрәк кабул итәсез?
– Сәясәтчеләр үзгәрткән дөнья халык мәнфәгате өчен булса, мин ул үзгәрешләрне рәхәтләнеп кабул итәм. Бөтен нәрсә дә халык өчен булырга тиеш. Без бу дөньяга килгәнбез икән, барыбыз да аның матурлыгына сокланып, кинәнеп, файда күреп яшәргә тиешбез.
– Үзегез кайсы сәясәтчене хуплыйсыз?
– Мин Татарстан Президенты М. Шәймиевне хөрмәт итәм. Ул, эстафетаны яшьләргә биреп, бик дөрес эшли. Киләчәктә Рөстәм Нургалиевич та эстафетаны шул ук дәрәҗәдә, шул ук юнәлештә алып барыр дип уйлыйм.
– Үзегезнең концертларыгыз хакында да әйтеп узыгыз инде.
– Мин бирегә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин чакыруы буенча 10-11 мартта киләм. Программабыз «Җырларның гомере озын да ул, тик безнеке генә санаулы» дип атала. Концертта улым Азамат һәм Айгөл Сагынбаева да катнашачак.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|