поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2018 Ана теле

Ана теле: Уйлаганда ук сүз кирәк (ДӘВАМЫ)

“Мәгънә=сүз тәңгәллеге”нә ирешү “серләрен” ачыклауны дәвам иттерәбез. Бу формуланың ике үзәкле булуын хәтергә сеңдерә барабыз: мәгънә үзәге һәм тел (сүз) үзәге. Башта мәгънә үзәген ачыклап бетерергә кирәк: ни әйтергә җыенасың, фикереңнең, аны бербөтен иткән мәгънәләрнең, ягъни предмет, күренешләрнең асылы нидән гыйбарәт?

Югыйсә аңа тәңгәл сүз табылмаячак. Нәкъ шушы сөйләмдә, нәкъ шушы төшенчәгә кайсы сүз соң иң төгәле, иң урынлысы? дигән сорау тынгы бирмәячәк.

Мәгънә төсмерен эзләп, табып бетермәүнең сәбәпләре байтак: белем, тәҗрибә җитенкерәми, эзләргә түземлек, үҗәтлек, сабырлык җитми һ.б. Андый мизгелдә шушы иҗат газап-ләззәтен нечкә кичергән остазларыбызның уйлануларын искә төшерү мәслихәттер. Менә Гомәр Бәширев ни дигән: ”... Халыкның тел байлыгына, чын художникларча, кадерле иҗат материалы итеп карап, һәр сүзне, затлы асылташ сайлагандай, җентекләп сайлау бар, аларны иң нурлы яклары белән ялтырап торырлык, иң асыл мәгънәләрен балкытырлык итеп ювелир пөхтәлеге белән төзү бар, әмма шуның белән янәшә үк “тисә тиенгә, тимәсә ботакка” дигәндәй аннан-моннан гына сызгалап узу да, мең мәртәбә язылган шаблон җөмләләрне, үзеңнән берни дә өстәмичә һәм һич кыенсынмыйча, мең дә беренче мәртәбә кабатлау да бар. Беренчеләрен, сәнгать әсәрен карагандагы кебек, эстетик тәм табып, рәхәтләнеп укыйсың, радиодан яисә телевидение студиясеннән тапшырганда ягымлы һәм килешле укысалар, шулай ук рәхәтләнеп, үзенә күрә бер канәгатьләнү хисе белән тыңлыйсың.

Димәк, андыйларның йогынты һәм тәрбия көче дә, һичшиксез, бүтәнчә була. Икенчеләрен укучы һәм тыңлаучы буламы икән? Ай-һай. Андыйларны, гадәттә, халык, мәҗбүр үк булмаганда, укымый да, тыңламый да...” (Г.Бәширев. Бүген дә, иртәгә дә. Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. Казан: Татар.кит.нәшр., 1974. –245–263 б.). Әйдәгез, форсаттан файдаланып, инде үзләштергән кайбер кагыйдәләрне искә төшереп алыйк – янә, бик теләп булмаса да, фән “чытырманлыгы”на кереп чыгыйк.

Фән мәгънә төсмерләрен ничек эзләргә куша? Хәлбүки, гадәттә күпчелегебез шуны ачыклыйсы урынга, иңбашта сүзләрне анализларга, үлчәргә-әвәләргә керешә. Ә бит моңа керешкәнче, фикерең-мәгънәң үзеңә ап-ачык төсмерләнгән булырга, ягъни төшенчәнең мәгънә күләме һәм сыйфатлары тәмам ачыкланып беткән булырга тиеш, югыйсә, «ике сүзне бәйли белмәү», «өч агачлы урманда адашу» кебек күңелсез күренешкә таруыңны көт тә тор. Монда тумыштан килгән тел тоемлау сәләтең, белем, тәҗрибәң хәл итә, югыйсә сөйләм оештыру мизгелендә сүз турында, аның нинди мәгънә белдерүе турында уйларга вакыт булмый. Бу – гамәлдә шактый катлаулы психологик күренеш. Һәр мәгънәви төшенчә башта конкрет булмый, ул фикернең күзәнәкләре рәвешендә төсмерләнә генә. Шул ук вакытта әйтергә яисә язарга ниятләгән фикерең тәгаенләнә, мәгълүм кысага керә барган саен аны тәшкил иткән мәгънә берәмлекләре – төшенчәләр ачыкланганнан-ачыклана бара. Чөнки күпчелек очракта әйтәсе яки язасы фикерең күктән иңгән кебек кинәт кенә пәйда булмый, ул әкренләп, эзлекле рәвештә оеша. Аның тизме, озакка сузылыпмы барлыкка килүе, оешуы сөйләмгә алдан әзерләнүеңнән тора.

Әйе, сөйләм нинди генә булмасын,– язмачамы, әллә әйтмәчәме,– мәсәлән, күршеңә йомышка кергәндәме, табибка күренер алдыннан, җитәкченең кабул иткәнен көткәндә, җыелышта нотык тотарга җыенганда, балага үгет-нәсихәт алдыннанмы,– һәм башка бик күп очракта һичшиксез аны алдан уйлау, әзерлек булырга тиеш. Нәрсә ачык тәгаенләнә? Тема, аның төп эчтәлеге, эчтәлекнең рәвеш (форма) кысалары, языпмы, әллә бүтәнчәме бәян ителүе, кемгә, нинди ният белән, нинди шартларда белдереләчәге... Менә шушы төп мотивларга бәйле рәвештә сөйләмнең гомуми тоны-агышы да, ягъни җитди-рәсми тондамы, көлеп-шаярыпмы, сукранып-сүгенепме, үгет-нәсихәт яисә әмер бирү рәвешендәме белдерелүе ачыклана.

Тел-стиль чаралары да шуларга нисбәтән эзләнәчәк. Фикерне әзерләү–гади итеп әйткәндә, алдан уйлап сөйләү дигән сүз. Димәк, теләсә кайсы сөйләм башта уй хәлендә була. Шул ук вакытта фикер уй хәлендә үк тел ярдәмендә оеша. Әле санап киткән мотивларга бәйле рәвештә фикер берәмлекләре – мәгънәләр һәм төшенчәләр телнең төрледән-төрле чаралары белән, башлыча сүзләр белән, өртелә башлый. Психологлар әйтүенчә, аерым бер фикер берәмлеге барлыкка китерү өчен өч төрле мәгънәви элементларның аралашып китүе кирәк: беренче төркем — шушы ситуация өчен махсус әзерләнгән төшенчәләр (сүз –лексемалар, фразема – гыйбарәләр һәм башкалар); икенче төркем – шушы ситуациягә һәм мотивларга туры килердәй, ярардай, электән калыпланган берәмлекләр, ягъни исәнләшү, саубуллашу, хуплау яисә кире кагу фразалары, мәкаль, әйтем һәм бүтән әзер берәмлекләр; өченче төркем – мәгънә һәм хис белдерүнең телдән башка (экстра,-паралингвистик) чаралары, ягъни көлү, елау, көрсенү, тамак кыру, көйләү, җырлау, сызгыру, ым, ишарә һ.б.

Уй хәлендәге сөйләмне теркәп була торган булса, аның төгәл кысаларының төгәл кисәк, берәмлеләренең өлгереп җитмәве, томанлы-абстракт хәлдә булуы ачыкланыр иде. Хәтерләгез: инде әйтелә йә языла башлаганда да аның элементлары әле тәмам тәгаенләнеп бетмәгән була – “э-э-э” дип, пауза ясап торулар, «ничек әйтергә-ә-ә», «уйлавымча», «кем әйтмешли»,«вә-ә-әт», «значет» кебек кереш, өстәлмәләр, паразит сүзләр, ымлыклар өстәү күзәтелә, ә язуда фикер кабат-кабат бүтән сүзләр белән төзәтелә. Уй хәлендәге сөйләмдә бер төшенчәнең әле төрле вариантлары булуы, төшенчәләрнең бер-берсенә конкрет чаралар белән бәйләнеп бетмәве хас.

Тулаем алганда, бу – бик катлаулы күренеш, аны артык гадиләштерергә ярамый. Әйтик, бу стадиядәге сөйләм аерым-аерым мәгънәле берәмлекләрнең гади бер тезмәсеннән гыйбарәт түгел; фикер сүз-тамгаларны кушып бару нәтиҗәсендә оешмый, киресенчә, сөйләм бер бөтен булып оеша да аннан аерым тамгаларга, ягъни сүзләргә бүлгәләнә. Күренекле сөйләм психологы Л.С.Выготский болай дигән: «Фикер сүз белән белдерелми, ә сүз булып барлыкка килә (туа)». Аннары, сөйләмне оештыру ул саф тел чаралары белән генә эш итү дип уйлау да дөрес түгел, әйткәнебезчә, ул өч төркем-катлам чаралардан хасил була һәм һәр аерым очракта кайсысыныңдыр (мәсәлән, телдән башка чараларның) өстенлек итүе дә ихтимал.

Тагын шунысы да бар, кеше көндәлек оештырып тора торган сөйләмнәрнең барысы да әзерлек мизгелен бер төрле үтми, әлбәттә. Бар көндәлек күнегелгән сөйләм, бар өр-яңа сөйләм. Мәсәлән, гаиләдә, хезмәт урынында, уку-укыту барышында, рәсми җыелыш-утырышларда, көн дә чыга торган газетларда, радио, телевидение тапшыруларында, кыскасы, даими, көн саен кабатлана торган ситуациядә, темада аерым төшенчәләргә, аларны белдерә торган термин, атамаларга инде күнегелгән була, аларны табу, нәкъ кирәк төшендә урнаштыру әлләни зур кыенлык тудырмый, иҗат газаплары таләп итми. Шул ук вакытта ара-тирә күнегелгән мөхиттән, темадан тайпылырга, сөйләм мотивларын-сәбәпләрен үзгәртергә туры килә, әйтик, гомер буе олылар белән аралашкан кеше балалар мөхитенә кайтып төшә яисә моңарчы гел телдән сөйләп күнеккән кешегә кинәт хат язу ихтыяҗы туа ди...

Сөйләм оештыру, әлбәттә, кыенлаша: яңа сүз, терминнар табарга, җөмлә төзелешен үзгәртергә, сөйләмгә моңарчы күнегелмәгән ым, ишарә, хәрәкәтләр кертергә туры килә. Моңа инде махсус әзерләнми булмый. Әзерлек мизгеле нәкъ менә фикереңнең асылы үзеңә тәмам ачыклап бетерү өчен кирәк тә. Тормышны, үз эшен, һөнәрен яхшы белгән, эрудицияле кеше беркайчан да югалып калмас. Бу хакта халыкның зирәк әйтемнәре дә игътибарга лаеклы: «Тел — күңелнең көзгесе», «Күңеле бушның теле буш», «Җүләрдән җүләр сүз күбрәк», «Тормыш ярлылыгын тел байлыгы каплый алмый» дип тә ачыклый.

Язучы Гариф Галиев заманында яшь шагыйрьгә болай дип язган булган: «Сездәге сүз ярлылыгы, сүз бертөрлелеге тормышны өйрәнүегезнең җитәрлек булмавы белән бәйләнгән». Белдереләсе фикернең иң нечкә мәгънә төсмерләрен үк алдан күзаллау, әзерләнү сөйләмеңдә сүзләр челтерәп агып кына торсын өчен төп шарт та бит, тик моңа ирешүдә адәм баласына төрле киртә-сикәлтәләр килеп чыгып кына тора. Мәсәлән, шушы өлкәгә караган техник белемең яисә һөнәри белгечлегең җитеп бетми. Әйтик, әйләнә торган предметны тәгәрмәч дип тә, көпчәк, чарык, куласа, чыгыр дип тә атап була, ә кайсысы нәкъ мәгънәгә тәңгәл килгәне? Мәгълүматлы кеше бу предметның ничек әйләнүеннән,— җиргә тиепме, әллә тимичәме, суга тиепме әллә бүтәнчәме әйләнүен яки кул ярдәмендәме, әллә бүтәнчәме әйләндерелүен ачыклаудан аның дөрес атамасын тиз тәгаенли ала. «Әнә килә автомобиль, көпчәк өсләре яшел...», диелә җырда да.

Янә бер момент: фикерне төгәл ачыклау сәләте ул кешенең гомумән холкы-табигатенә дә, аерым алганда, сөйләм оештыру минутындагы физиологик, психик халәтенә дә бәйле. Ашыгып-кабаланып, тәртипсез уйлаучылар бар, фикерне бер ноктага беркетә алмаучылар, таркау зиһенлеләр, тәфсилле, тирәнтен уйларга иренүчеләр бар. Үткән язмада кайберәүләрнең фатир һәм квартир сүзләрен бутавын әйткән идек. Ә төпле уйлаган кеше бутамый: «Ниһаять, ике бүлмәле квартир алырга ирештем.

Ничек шатланганымны сөйләп аңлату мөмкин түгел. Моны минем сыман биш ел фатирда торган һәм гомерендә беренче тапкыр квартир алган кеше генә аңласа аңлар» (Ф. Абдуллин. С.Т.,1984, 29 июнь). Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, мәгънә төгәллеген ачыклау юлларын һәркем үзенә бер тәртип-система белән эзләп таба түгелме? Димәк ки, гәпне дәвам иттерү сорала.

Сездән дә фикер-тәкъдимнәр көтәбез.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 15.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»