|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2018 Матбугат
Миләүшә Сибгатуллина: Экран яшьлекне ярата"ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын озак еллар алып баручы Миләүшә Сибгатуллина эфирда күренми башлагач, редакциягә шалтыратулар шактый килде. “ТНВ” каналының баш мөхәррире Данил Гыйниятов аңлатма бирде: Миләүшә Сибгатуллинаның хәзер “Манзара”да эфирга чыкмавын, ә тапшыруның баш мөхәррир вазыйфасын башкаруын хәбәр итте. Шушы көннәрдә Миләүшә, матбугат очрашуы оештырып, үз фикерләрен дә җиткерде.
— Каналның карары шундый булды. Яшьрәк алып баручыларны тарту, караучылар контентын арттыру, тамашачыны күбрәк җәлеп итү максатыннан шулай эшләнде, — дип сүз башлады Миләүшә. — Экран яшьлекне ярата. “Манзара”ны караучыларның күпчелеге 55 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр. Экраннан киттем дә эшләмим, дигән сүз түгел. Шул ук тапшыруда баш мөхәррир вазыйфасын башкарам...
— Гаиләгездә — өч ир-ат. Телевидение эше белән, хуҗабикә буларак, аларга ярый аласызмы?
— Тырышам. Илһам балаларга: “Әниегез кебек хатын сайлагыз!” — дип киңәш итә. Күрәсең, яхшы хатынмындыр, ярый беләмдер (көлә). Вакыт тыгыз булса да, гел җылы аш ашатам. Ялларда күп итеп, өчәр төрле ит белән тәмле шулпа әзерлим. Аларны литр ярымлы пластик шешәләргә тутырып, туңдыргычка куям. Кирәк вакытта алып, әзер шулпага токмач йә пилмән салам, яисә кәбестә, чөгендердән борщ әзерлим. Ботканы мультиваркада пешерәм. Бездә гел өй ризыгы...
— Соңгы елларда йорт салгансыз. Ул кайда?
— Ирем Илһам — Казан егете. Монда фатирыбыз иркен, зур. Әмма йортка кызыктык, Казан читендә салырга уйладык. Тик... Күңелгә барыбер нидер җитмәде. Туган туфрак, бәбкә саклаган җир тарта икән. Уйлаштык та, Теләче районының үзем туып-үскән Алан авылында әти-әниемә бик якын җирдә — арткы урамда йорт салдык. Дөресен әйткәндә, бу — ирем идеясе. “Атна саен авылга кайтабыз. Ник Юдинода йорт салабыз әле?! Әйдә, Аланда төзик”, — диде ул. Шуннан соң гына башыма килде. Чынлап та, миңа көч бирә торган җир — туган авыл бит. Балаларны да эшкә өйрәтеп була. Шәһәр фатирында моңа ирешү мөмкин түгел. Бергә кар көрибез, умарта тотабыз. Кызыксынулары арта бара. Балны да хәйран ала башладык. Хәтта сатарга да калды...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|