|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2010 Җәмгыять
МЫСКЫЛ ИТӘР ДИП УЙЛАМАДЫК...“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында көнкүреш техникасы, компьютерлар белән сату итүче “Корпорация Центр” рекламасы еш күрсәтелә. Аю белән карга төрле кыяфәтләргә кереп, кинофильмнардан иң популяр фразаларны әйтеп, кибетләргә ашыктыра. “Не успели протрезветь, а уже распродажа” дигәнне танышларымның бер гаиләсендә балалар да көлеп сөйләгәне истә. Ләкин “Корпорация Центр”ның иң уңышсыз рекламасы ул аюның: “Казань брал, Астрахань брал...” дип сузып сөйләведер, мөгаен. Л.Гайдайның “Иван Васильевич меняет профессию” кинофильмындагы канатлы сүзгә әверелгән җөмлә аю әйтелешендә татарның күпчелегендә ачу кабарткан. Бу турыда “Матбугат.ру” сайтында да бәхәс булды, “И.М.” укучыларының кайберсе шалтыратып, “Ник бу “ТНВ” шул рекламаны күрсәтә?!” дип канәгатьсезлек белдерде. Татарстан каналында мондый реклама күрсәтүне мыскыллау дип кабул итәләр.
“Корпорация Центр” – Удмуртиядә теркәлгән ширкәт. Ул көнкүреш техникасы һәм йомшак мебель сату белән шөгыльләнә. Коми, Башкортостан, Мари Иле, Мордовия республикаларында сәүдә итә. Казанда әлегә кибетләре юк, ләкин Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чаллы, Чистайда сату челтәрләре киң җәелгән. Реклама турында ризасызлыкны белдереп, Ижауга шалтыраттык.
– Берүк әллә ни уйламагыз, татарларны кимсетик әле дигән максат бөтенләй булмады, бу сүзләр кызык өчен генә кулланылды, – дип уңайсызланып сөйләде “Корпорация Центр” ширкәтенең реклама бүлеге креатив менеджеры Татьяна Зорина. – Татарстан кешеләрен ул мыскыл итәр дип уйламадык. Әйе, килешәм, уңышсыз кулланылган сүзләр, бу – безнең ялгышлык. Гафу үтенәбез! Ышандырып әйтә алам, бүтән андый реклама куймаячакбыз, ул эфирга чыкмаячак.
Казан – күрше кала, Татарстанны хөрмәт итәбез. Анда кибетебез юк, ләкин бу шәһәр барлык татарларның башкаласы икәнен аңлап эш итәргә тиешбез. Моннан соң саграк булырга вәгъдә итәм. Бәлки, безгә кемдер Казанда бу турыда алдан әйтсә, ялгышны төзәтергә кирәк дип киңәш итсә, мондый хата китмәс иде.
“ТНВ”ның коммерция департаментына шалтыраткач, безгә нинди реклама тәкъдим итәләр, шуны куябыз, дип аңлаттылар.
– Рекламаның эчтәлеге өчен җавап бирмибез. Ижау ширкәте рекламаны үзе эшләгән, без бары тик килешү буенча эфирга чыгаруны күзәтәбез, башка ул эфирга чыкмаячак, – диделәр.
P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз, дөньяда, җәмгыятьтә бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый дип кул селтәү, битараф калу, үз фикереңне белдермәү, гражданлык позицияңдә тормау – көчсезләр сыйфаты. Нишләп фәлән әйбер шулай да, нишләп тегесе болай дип уфтанып утырасы түгел, тотарга да хатаны төзәтергә кирәк! Әнә бер реклама өчен күпме кимсенеп йөргәнбез, ләкин хатаны төзәтергә бер гади шалтырату да җитә икән!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|