|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2018 Сәясәт
Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры билгеләндеТатарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.
7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.
2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган..
2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.
--- |
Иң күп укылган
|