поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.02.2010 Мәдәният

ЗАМАНГА АВАЗДАШМЫ?..

Редакциягә килгән шигырьләргә күзәтү

Заман дигәч тә, әллә ни уйламагыз тагын. Моннан фәлән еллар элек кенә ул, "заман" төшенчәсенә идеологик мәгънәләр салып, каләм тибрәтә башлаган яшьләрне дә, инде классиклыкка дәгъва иткән өлкән буын иҗатчыларны да шактый еш битәрлиләр иде. Хәзер бу төшенчә акрынлап үзенең асыл мәгънәсенә кайта бара шикелле. Кызыл фикерләрне дә, ак фикерләрне дә як-ягыңа каранмыйча, беркемнән дә курыкмыйча йөзгә бәреп әйтергә була. Бу ихласлыкка омтылу, чын хакыйкатькә йөз белән борылу редакцияләргә килгән шигырьләрдә дә сизелә.

 

Аннан тагын бер мөһим яңалык. Соң­гы елларда, тормышыбыздагы һәм сәяси, һәм икътисадый, һәм идеологик карашларыбыздагы кайбер үзгәрешләргә карамастан, иҗатка тартылган кешеләр үз уй-фикерләрен башкалардан яшермичә, турыдан-туры җиткерергә тырыша. Бу фикер төрлелегенең, әлбәттә, һәм уңай, һәм тискәре яклары бардыр. Шулай да аны бүгенге яшәешебезнең реаль чагылышы дип аңларга кирәк.

 

Татар халкы гомер-гомергә аң-белемгә, мәгърифәткә, мәдәнияткә тартылып яшәгән. Аның меңәр еллык әдәби тәҗрибәсе бар. Редакциягә юлланган шигъри тәлгәшләрдә бу нәрсә дә, әлбәттә, чагылмый калмый. Ул үз чиратында авторларның әсәрләренә карата таләпчәнлекнең артуында күренә. Хәзерге һәвәскәрләргә ритм, рифма, образлы сөйләм кебек гади төшенчәләрне аңлатып торырга кирәкми.

 

Шулай да...

 

Әйе, анысын да әйтмичә булмый.

 

Хәзер шигырь китапларын район газеталары да күпләп бастыра башлады. Республикабызда хәтта авторларның үзләре хисабына китапларын чыгаручы нәшриятлар бар. Шәхси басмалар да күбәйде. Аларның һәркайсында да әзерлекле, таләпчән, әдәбият кануннарын белүче кадрлар утыра дип әйтеп булмый. Хәтта еш кына дәрәҗәле басмалар да соңгы елларда авторларга таләпчәнлекне шактый киметте шикелле.

 

Редакциягә үз иҗат җимешләрен юллаган авторларның иҗатына бәя биргәндә, нәкъ менә шул чынбарлыкны күздә тотарга кирәктер, күрәсең.

 

Чүпрәледән Дамир Әхмәтҗанов, мәсәлән, газетага "Туган йорт", "Кечкенә өй", "Оныта алмыйм" дип исемләнгән өч шигырен җибәргән. Аның язганнары район матбугатында да еш басыла икән. Шагыйрь Зәки Нури исемендәге премиягә дә лаек булган. Аның:

 

Әллә инде озак кайтмаганга,

 

Нигез ташым елый илереп.

 

Кендек каны тамган үз баласын

 

Көткән бит ул, көткән тилмереп, –

 

дигән юлларын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Аның шигъри табышлары башка шигырьләрендә дә шактый сизелә.

 

Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Марат Хәмитов шигырьләрен редакциягә бер танышы (ул үзенең фамилиясен телгә алмауны үтенгән) җибәргән. Чыннан да, бу шигырьләр гади, халыкчан телдә язылган, укучыны битараф калдырмый.

 

Хәмид Вәлиди (Казан) исеме матбугат битләрендә еш күренгәли. Ул милли хәрәкәттә дә актив катнаша. Бу шигырьләр декларатив, һәммәбезгә мәгълүм фикерләрне генә кабатлый.

 

Азнакайда яшәүче Илдар Зәйдуллин берьюлы утыз шигырь юллаган. Сүз дә юк, аларны укыганда әллә ни төртелеп калмыйсың – шома язылганнар. Әмма автор шигырьләрендә ни генә юк?! Бу яктан караганда "Сезгә язам" дигәне аеруча гыйбрәтле:

 

Ак тавыгым күкәй салган,

 

Ояларын тутырып,

 

Сезгә шигырь язам әле,

 

Иртә белән утырып, –

 

дип башланып китә дә, шуңа чишмәләр челтерәве, күгәрченнәр гөрләве, сандугач сайравы, тургай моңы, гармун чыңлавы, шомырт, сирень исләре килеп кушыла. Ә авторның әйтергә теләгән төп фикере шул болганчык сүзләр арасындамы, әллә үз башында гынамы – монысы аңлашылмый. Авторның нияте начар түгел, әлбәттә. Ләкин фикерләреңнең укучыга барып җитүе, аны дулкынландыруы да кирәк бит. Коры, гомуми сүзләр белән генә укучыны үз фикерләреңә ышандыру кыен.

 

Шунысын да, һичшиксез, әйтергә кирәк: Илдар әфәнде үз язганнарын кулъязмадан принтер аша чыгарган да хәтта кайбер бөтенләй күренмәс җирләрен дә төзәтеп тормыйча җибәргән. Күрәсең, утыз өч язманы кулдан күчереп утырырга вакытын кызгангандыр.

 

Буа шәһәрендә яшәүче 68 яшьлек Фәрит Низамов бер кәгазь битенә үзенең ун исемдәге язмасын сыйдырган. Унберенчесе ярты учка сыярлык кәгазь кисәгенә язылган. Хәзер хәерче заманда яшәмибез ләбаса!

 

Әйтер сүзе – Ватанны саклаучылар көне, 8 Март бәйрәме, туган авылы Тутай, алдынгы укучы оныгы Эльвина һ.б., һ.б. Болар турында язмагыз дип әйтергә җыенмыйм. Ләкин республика хәтле республиканың һәртөрле уңышлары турында сөйләүче матбугат органы иң таләпчән укучыны да чын-чынлап дулкынландыра торган темаларга мөрәҗәгать итәргә тиештер.

 

Яки менә Марат Гобәйдуллинның "Безнең күңел" шигыре беренче юлларыннан ук укучыны сискәндерә. "Безнең күңел нигә нечкә икән" сүзләре төрле вариацияләрдә дүрт строфада да кабатлана. Андый сүзләр белән башланган популяр җыр да бар түгелме соң? Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина язган иде, минемчә.

 

Түбән Кама газетасы каршындагы әдәби берләшмәгә йөрүче Рәфыйк Әхмәдиев редакциягә "Анам теле", "Без – дәүләтле халык", "Хәтәр агым", "Һәйкәл кирәк" дигән шигырьләрен юллаган. Аның туган халкына мәхәббәте бөтен шигырендә ярылып ята. Бигрәк тә:

 

Һәйкәл куялмыйбыз шәһитләргә,

 

Хәтта вакыт җитми шушыңа.

 

Һич югы без изге җомгаларда

 

Дога кылыйк алар рухына, –

 

дигән юллары дулкынландыра.

 

Рәис Сафинның "Милләт аталары", "Наданлык", "Фәкыйрь таң", "Яшәү максаты", "Үзеңнеке – үзәктә" шигырьләрендә дә үз милләте белән горурлану хисләре чагылган. Чуашстанның Батыр районында яшәүче Роберт Хәмдиев тә татар халкының күркәм сыйфатларын байрак итеп күтәрә, аның сугышчан батырлыгын, эш сөючәнлеген, туган якларын гел хәтердә саклавын җырлый, хәтта күпмедер дәрәҗәдә үз язмышыннан да зарланып ала.

 

Түбән Кама шәһәреннән Хабил Тукмановның шигыре һәммәбезгә билгеле язучы Фәнзаман Батталның 70 еллыгына багышланган. Аны юбилярның үзенә тапшыру урынлырак булырдыр, минемчә. Чөнки ул гадәти альбом шигыре булудан узмаган – чын мәгънәсендә әдәби әсәр дигән олуг миссияне үти алырлык дәрәҗәдә түгел.

 

И.Нурисламов исә үз язмасына исем куюны да кирәк санамаган, әллә кайчан (автор үзе 65 нең көзендә, концерттан соң ди) ниндидер җырчы М...гә (исеме дә шулай бер хәреф белән генә билгеләнә) күзе төшүен әйтә, "Кемдә булды ялгышлыклар, әйтче миңа, сөйгән ярым" дип җырчы кызга гаепләү ташлый.

 

Түбән Камадан Г.Зөлкарнәева "Кабат барасым килә" дигән бер строфалы шигырендә Хаҗга баруы, "Көз" дигәнендә Рамазан ае турында яза – ләкин алар шигырь булудан бигрәк гади мәгълүматны хәтерләтә.

 

Казаннан Илгизәр Фагмеев (дөресе – Илгизәр Фәһмиевтер инде) җи­бәргән "Ак җыр" редакциягә электрон почта аша килгән (адресы билгесез). Айрат Суфияровның "Тынычландым" дигән шигыре дә бүгенге таләпчән һәм әзерлекле укучыны эстетик яктан канәгатьләндерерлек түгел.

 

Бу сүзләргә, әлбәттә, үпкәләүчеләр дә булыр. Ләкин турысын әйтмичә дә ярамый торгандыр. Иң мөһиме – шигырь язарга алынганнар олы бер хакыйкатьне истән чыгармасын иде. Татар халкы әле Кол Шәриф заманнарында ук шигырь язарга маһир булган. Уналтынчы гасырда. Шагыйрь тикмәгә генә:

 

Бер гәҗип бу кем шәһрнең эче тулуг:

 

Шагъир улмыш барча кечек һәм олуг, –

 

дип язмагандыр. Шуңа күрә бүген шигырь язарга алынган кешене хупларга гына кирәк. Зур газета яки журналда чыгамы ул, район газетасында дөнья күрәме, әллә өй мәҗлесләрендә кунакларга гына укыламы – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – заманга аваздаш булсын ул, кешеләрне дулкынландырсын.

 

 Әхмәт РӘШИТ

 

* * *

 

Төлке белән бүре

 

Мәсәл

 

Авыл кетәгеннән тавык урлап

Кайтып килә иде бер төлке,

Килеп чыкты каршысына бүре.

 (Түгел монда хәлләр һич көлке...)

 

– Менә рәхмәт, бу тавык миңадыр? –

Тешен ыржайтып әйтте бүре. –

Каян белдең минем ач икәнне,

Бер валчык капмаганны бүген?

 

– Сиздем инде... – диде шунда төлке,

Куркудан тәмам каушап калып. –

Шуңа күрә сиңа килешем дә,

Менә шушы тавыкны алып...

 

Ләкин ни бит... Синең телеңә дә

Йокмастыр ич бу ябык тавык.

Сиңа диеп шул абзарда бер зур

Сарык куйдым мин анда табып.

 

Хуҗасы исерек: гырлап йоклый,

Ач эте ачуыннан өрми.

Барып ал да шул сарыкны, сыйлан

Кырын ятып, һич чабып йөрми...

 

"Сарык минеке!" – дип, шатлыгыннан

Чыгып чапты бүре туп-туры.

Барып керсә, күзе янды хәтта:

Монда мал-туар – абзар тулы!

 

"Эләктеңме!" – диеп шунда үгез

Гайрәт белән ташланды аңа.

Мескен ерткыч аңга килми калды –

Чөйде бүрене күккә таба.

 

Кат-кат чөйде, мөгез белән хәтта

Тишкәләде аның эчен дә.

Кая монда ычкыну ди аннан! –

Җанын бирде абзар эчендә.

 

Төлке исә эченнән елмаеп

Тавык ботын тәмләп кимерде.

...Монда мораль: юк-барга ышану

Бүрене шул хәлгә китерде.

 

Рәфәт Шәйдуллин.

Түбән Кама

 

 * * *

 

Бәхетле син, кешем

 

Бәхетле син, кешем, кулларың бар

Тимер ясап, иген игәр өчен;

Бәхетле син, кешем, хыялың бар

Ерак киләчәккә җитәр өчен.

 

Бәхетле син, кешем, хәтерең бар,

Үткәннәргә кире кайтыр өчен;

Бәхетле син, кешем, акылың бар

Кояш кебек нурлы балкыр өчен.

 

Бәхетле син, кешем, зиһенең бар,

Могҗизалар серен аңлар өчен;

Бәхетле син, кешем, иманың бар

Хак юлыннан читкә таймас өчен.

 

* * *

 

Көн буена җил улады.

Елады ул, сызгырды.

Урамнардан йөгереп узды,

Кар тауларын туздырды.

Тик караңгы төшкәч кенә

Качты ерак-еракка.

Килде назлы тын бер мизгел

Иркәләнеп кунакка.

Бизәр өчен зәңгәр кичне

Түм-түгәрәк ай чыкты,

Күз кысышып, җем-җем килеп,

Мең-мең йолдыз калыкты.

Авыл шундый матурланды

Ай нурлары астында.

Көмеш таулар пәйда булды

Ап-ак йортлар каршында.

 

Равилә Сәйфетдинова.

Яшел Үзән районы

 

* * *

 

Мең яшә!

 

Милли басма да син, сәяси дә,

Табиб та син кирәк урында.

Күпме генә мактау яудырсам да,

Аз булыр күк синең турында.

 

Уңган да син үзең, шаян да син,

Күндерәсең изге юлларга.

Бик күп төрле һөнәр өйрәтәсең

Эш сөюче алтын кулларга.

 

Яшьлегемә кире кайткан кебек,

Күңелем синең белән сөйләшә.

Бар җиһанга таралды бит даның,

Мең яшә, "Ватаным", мең яшә!

 

Роза Никашева.

Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»