• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.
  • Казанда, Азино ягында 1 булмэле фатир вакытлыча арендага бирелэ. Бэясе 13 000 сум+ КУ. Т.8-9674643949.
  • Требуется продавец - консультант, в ортопедический салон для продажи медицинских изделий. График с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: мусульманка с 25 лет, со знанием татарского языка. Исполнительность Ответственность Умение обучаться Оклад +% от продаж. Условие для совершения намаза имеется.Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299.(г.Казань)
  • Казанда 46-48 размерлы бер генә тапкыр киелгән хатын-кыз күлмәкләре сатам.тел.89270325256

 

 

 
Архив
 
14.02.2018 Ир белән хатын

Бергә яшәү – никахмы?

Бүгенге яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Дөресрәге, рәсми рәвештә язылышып яшәүне кичектерә. Соңгы вакытта язылышмый гына бергә яшәүчеләр саны арта.

Болай яшәүчеләр “кая ашыгырга соң, башта бер-береңне сынап карарга кирәк” дип аклана. Анысы да бардыр. Закон алдында берең өчен икенчең җавап тотмый гына яшәү кайсыберләр өчен шулкадәр көндәлеккә әйләнә ки: алар закон кушканча, ЗАГСка барып, үзләрен гаилә итеп теркәү турында уйлап та карамый хәтта. Башлыча ир-атлар гаилә коруны булдыра алган кадәр суза. Моның үз сәбәбе бар – алар үз өстенә йөкләмә алмаска тырыша. Никах юридик ныгытылмагач, сорау юк, таләпләр юк дип уйлыйлар. Әмма кайчакта эш аерылышуга барып җитә һәм күп чакта бәхәсләр килеп туа. 4-6 ел буена җыелган уртак малны ничек бүлешергә? Законлы никахта тормагач, менә шундый очракларда әллә күпме проблемалар килеп туа. 
 
Шуларны күз уңында тотып булса кирәк, сенатор Антон Беляков ир белән хатынның биш ел бергә язылышмыйча яшәвен рәсми никах дип танырга тәкъдим итә. Балалары булган очракта ике елдан соң алар рәсми никахта дип исәпләнергә тиеш дигән фикер белдерә депутат. Һәм ул бу турыдагы закон проектын карау өчен Дәүләт Думасына керткән. Документ Гаилә кодексына “фактик никах бәйләнешләре” дигән төшенчәне кертүне күзаллый. Сенатор аңлатуынча, аны 2016 елда рәсми теркәлгән никахлар санының илдә соңгы 20 елдагы иң аз күрсәткеч булуы уйга салган. “Безнең ватандашлар паспорттагы мөһерне тулы гаилә кору өчен кирәкле дип санамый, – ди ул. – Алай гына да түгел, сораштырулар нәтиҗәсе күрсәтүенчә, русиялеләрнең күбесе рәсми теркәлгән һәм рәсми теркәлмәгән никах төшенчәләренә хәтта аерым игътибар да бирми. Әмма закон күзлегеннән караганда, бергә яшәү юридик яктан берни белән дә ныгытылмый”.
 
Чынлап та, гражданлык никахында (бездә теркәлмичә яшәвне шулай дип атап йөртәләр, гәрчә бу төшенчә аларга тап килмәсә дә) яшәүчеләргә Гаилә кодексы кагылмый. Мәсәлән, мондый пар таркалганда берәү дә уртак тупланган милеккә дәгъва итә алмый. Әйтик, бергә яшәүчеләр уртак фатир сатып алды, ди. Берәр хәл килеп чыкса, фатир кем исеменә язылган, шуңа кала. “Әгәр ир яки хатын милекнең бер өлешен үзенә тиеш дип исәпләсә, аңа судта милек сатып алганда үз кесәсеннән акча түләвен расларга туры киләчәк. Ә гамәлдә моңа ирешү үтә дә четерекле, күп чакта мөмкин дә түгел, диярлек”, – ди адвокат Андрей Безрядов. – Бу бурычларга да кагыла. Әйтик, хатын-кыз бергә яшәгән иренең эшен үстерү өчен банктан үз исеменә кредит алып бирә. Соңыннан алар аерылыша. Ә бурычлар хатын җилкәсенә кала”. 
 
Гражданлык никахында яшәүче хатын-кызлар аерылганда уртак балалары өчен алиментка гына дәгъва итә ала. Анда да бергә яшәгән вакытта ир баласын үз исеменә яздырган булса, алимент гадәти тәртип буенча билгеләнә. Әгәр баласын яздырмаган булса, бу ирнең баланың биологик әтисе икәнлеген дәлилләргә туры киләчәк. Шуннан соң гына аңа алимент түләргә кушылачак. 
 
Гражданлык никахында яшәүчеләрнең берсе вафат булган очракта исән калганы аның законлы варисы дип исәпләнми. Мәрхүмнең тәрбиясендә елдан артык торуын дәлли алган очтракта гына милекнең бер өлешенә дәгъва итәргә мөмкин. 
 
Кызганычка каршы, кешеләр бергә яшәүнең юридик якларын исәпкә алмый. Бүген рәсми язылышмый дистә еллар яшәргә, уртак балалар үстерергә була. Ләкин аерылганда аларның кайсыберләре бернәрсәсез торып калырга мөмкин. Яңа закон проектына ярашлы, биш ел бергә яшәгән парлар, балалары булган очракта ике ел бергә яшәүчеләр уртак милеккә ия була, мираска дәгъва итә ала. Моның өчен бергә яшәүләрен исбатларга гына кирәк булачак. Шаһитларның күрсәтмәләре, бергә яшәгәндә түләнгән чек, килешү, банк кәгазьләре, фотосурәтләр дәлил булып тора ала.
 
“Әгәр ир белән хатын үзара килешү төземәсә, алар бергә яшәгән вакытта тупланган бар милек уртак дип танылачак” диелә закон проектында. Фактик никах бәйләнешендә торучыларга рәсми никахка керүчеләргә каралган таләпләр куела: алар никах яшенә җиткән булырга, икенче никахта тормаска һәм якын туганнар булмаска тиеш. “Дөньяның алга киткән күп илләрендә мондый закон бар”, – ди Антон Беляков. Мәсәлән Германиядә бер ел бергә яшәгән кешеләрне гаилә дип исәплиләр. Шулай ук Швециядә, Нидерландиядә, Норвегиядә, Франциядә дә әлеге законнар кабул ителгән. Алар ир белән хатынның юридик хокукларын яклый.
 
Әлеге закон проекты җәмәгатьчелектә күп фикерләр тудырды. Берәүләр уңай якларын билгеләргә тырышса, икенчеләре “минус”ларын саный. Депутат Ольга Окунева фикеренчә, ир белән хатынның дәүләт теркәве белән нигезләнгән берләшүе генә никахның кыйммәтен күрсәтә. Адвокат Сталина Гуревич исә: “Ярты ел бергә яшәүчеләр дә үзләрен ир һәм хатын дип исәпли. Гарчә бу юридик яктан ныгытылмаган булса да. Шуңа әлеге закон проекты Русия өчен файдалы булыр, күп проблемаларны хәл итәр иде, – ди. – Беляковның закон проекты кабул ителүе шикле. Чөнки Русиядә традицион кыйммәтләрне куәтләүчеләр күп, алар өчен паспортта мөһер булу мөһим”.
 
Ә сез нинди карашта?
 

Язгөл ЮНЫСОВА
Өмет
№ --- | 13.02.2018
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments