• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
13.02.2018 Җәмгыять

“Әй, имгәк, бөтен бәла сиңа гына!”

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында беренче медпункт колхозлар төзелгәннән соң 1930 еллар азагында ачыла. Төгәл елын һәм анда эшли башлаган беренче фельдшерларның кемнәр булуын авылда белүче картлар да юк инде. Ә менә сугыштан соң үзе дә фронтта булган, яу кыры госпитальләрендә күп тәҗрибә туплап кайткан, безнең авыл медпунктына мөдир итеп билгеләнгән Зәрә апаны әле күпләр белә.

Үзен күрмәсәм дә, минем кендек әбием дә шушы Зәрә апа икәнлеген сөйләүләре буенча беләм. Фронтта өйрәнгән гадәте буенча тәмәке көйрәтүе турында да сөйлиләр иде. Минем дөньяга килүемне көтә-көтә, әнигә булышкан арада мич алдына утырып, тарта-тарта бер кап “Байкал” папиросын бетерүе турында сөйли иде әни.

Зәрә апа чыгышы белән кайдан булгандыр, безнең авылда күрсәткән хезмәтеннән берәү дә зарланмаган. Әхмәтвәлиева Закирә әбиләрдә фатирда яшәп эшләгән бу шәфкать иясе нинди зур авылның авырып киткән, бәлагә тарыган кешесенә тәүлекнең кайсы гына вакытында килеп чакырсалар да, карусыз барып, беренче медицина ярдәме күрсәткән, бик каты авыруларны кичекмәстән район сырхауханәсенә озату чарасын күргән.
 
Зәрә ападан соң авыл медпунктында Кафия апаның эшләгәнен беләм. Ул авыл советы сәркатибе Гарифуллин Фатыйх абыйның җәмәгате иде. Бик акыллы, сабыр, ягымлы бу ханым да авылдашларга игелекле хезмәт итте. Кинәт авырып киткәннәргә беренче ярдәм күрсәтүче дә, ятып чирләүчеләргә даими барып укол кадаучы, тиешле дарулар билгеләүче, йөкле аналарның балаларын дөньяга китерүдә булышучы да, хәтта теше сызлап интегүчеләргә дә шул Кафия апа ярдәм итте. Ул заманда авылның гади фельдшеры күп кырлы талант иясе, “профессоры” иде. Авыл кешесенең һәр төр авыруларына дәва бирүче, һәр әгъзасын карап тикшерүче — шушы гади генә авыл фельдшерлары, күп практика туплаган шәфкать туташлары булды.
 
Бала вакытымда әни мине Кафия апага күтәреп тә, сөйрәп тә баргалады. Бервакыт, күрше кызлары белән уйнаганда, бер усал кыз көчләп диярлек бер колагыма кукуруз орлыгы тыкты. Шуны үзем алмакчы булып казына торгач, орлык колакның эченә үк кереп китте. Тотынды колак авыртырга, түзәрлек түгел. Акырып елап өйгә кайтып кердем. Өйдә әби генә. Ул да ни булды дип, колагымда казына башлады. Ярый әле әни эштән иртәрәк кайтты. Ул мине сөйрәп диярлек медпунктка, Кафия апа янына алып китте. Кукуруз орлыгы табада куырылган, кыздырылган булган икән, шунлыктан колак эчендә бүртенеп китмәгән, анысы әйбәт. Тик эләктереп алыр өчен бик каты икән. Кафия апа шактый азаплана торгач орлыкны тәки вакытында чыгарып, мине чукрак калудан саклап калды.
 
Икенче очрак. Тузанлы юлда яланаяк уйнап йөргәндә аяк табаныма пыяла кадалды. Аның да ниндие әле — кырлы шешә төбе. Канга, тузанга оешып каткан аягымны өскә күтәреп, сыңар аягымда сикерә-сикерә тагын акырып елап кайтып кердем. Әни: “Әй, имгәк, бөтен бәла сиңа гына!” — дип, әрли-әрли тагын Кафия апа янына күтәреп алып китте (әле ярый пыяланы үзе генә тартып алмаган). Колактан кукуруз алганда авыртудан акыруларым да онытылган иде, медпунктка барып кереп Кафия апаны көтеп торганда, эчке бүлмәдәге каплы савытка күзем төште бит. Нәрсә дип уйлаганмындыр инде, әнинең эчтә булуыннан файдаланып, сыңар аягымда сикергәләп ишектән шыпырт кына чыгып тайдым. Ерак китә алмадым, билгеле, әни тәрәзәдән күреп алып, йөгереп чыгып, аркамны дөмбәсли-дөмбәсли кире сөйрәп керде. Кафия апа бик мөлаем тавыш белән: “Түз, балам, түз, бу пыяланы алмасак, аяксыз каласың бит”, — дип, тузанлы кан саркып торган аягымны су белән юып төшерде, мамык белән нидер сөртте дә, пыяланы үз җаена гына тартып та чыгарды. Яра эзеннән шыбырдап кан китүен генә беләм, күз алдым караңгыланып, аңымны җуйганмын. Аңыма килгәндә аяк табаным марля белән яхшылап бәйләнгән килеш кушеткада ята идем. “Менә маладис егет икәнсең!” — дип, Кафия апа башымнан сыйпады, сумкасыннан берничә конфет алып кулыма тоттырды.
 
Шуннан соң әни мине шактый вакыт перевязкага күтәреп йөрде. Ә мин кан күргәч курка торган булып калдым. Әле дә бармактан кан алганда да күрмәс өчен читкә карап утырам. Тормышлар яхшыра төшкәч, колхоз үз көче белән элеккесеннән шактый зур, берничә бүлмәле медпункт төзетеп бирде. Шуның янында ук, матур бакчаның бер почмагында бала тудыру бинасы да салып куйдылар. Үзебезнең авыл кызлары да, медицина вузларында белем алып, үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша башладылар. Кафия апаны медпункт мөдирлегеннән Асия апа Нургатина алыштырды. Аның янында акушерка, шәфкать туташы булып Латыйпова Шәмсебанат апа эшләде. Авылыбызга килен булып төшкән Разыя апа Мотыйгуллина күз, тамак, колак буенча белгеч иде, ә аның килендәше, авылыбыз кызы Факия Мотыйгуллина, аның сеңлесе Миңнегөл Батыршиналар акушерка, балалар табибы булып эшләделәр. Пенсиягә чыгып, картлык ялына киткәнче үз хезмәтләре белән авылдашларын сөендергән бу игелекле затларны ул заман кешеләре әле дә мактап телгә алалар.
 
Медпунктка кайчан гына, нинди генә чир белән барма, алар һәрвакыт ачык йөз, тәмле тел белән каршы алдылар. Төн урталарында барып чакырсаң да, урамда тездән саз дими, аяк асты тайгак дими, үзәккә үтәрлек салкын, буран, коеп яуган яңгыр дими авыру янына килеп җитеп, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр, булыша алмасалар, колхоз техникасы белән 25 чакрым ераклыктагы район сырхауханәсенә илтеп салалар иде. Үзебезнең бала тудыру йортында шактый балаларны дөньяга тудыруда ярдәм итте бу игелек ияләре. 1990 елларда авыл уртасында, олы таш мәчет янында колхоз көче, район ярдәме белән ике катлы, әллә ничә бүлмәле балалар бакчасы төзелде. Медицина хезмәткәрләренә дә шуннан берничә бүлмә бирелде. Якты, матур бинада сөенеп эшли башлаган иде медик кызларыбыз, ләкин сөенечләре озакка бармады. Авылда балалар аз туа башлагач, зур бинаны асрау чыгымнарын күтәрүче калмагач, аның ишекләренә йозак эленде. Азмы-күпме балаларга мәктәпнең (ул да ике катлы) аскы катында берничә бүлмә бүлеп бирелде.
 
Шөкер, ул балалар бакчасы хәзер дә эшли, анда 30-35 бала тәрбияләнә икән. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле, “оптимальләштерү” дигәннең зәхмәтләре безнең зур авылга да кагылган. Мәктәпне ябу дәрәҗәсенә килеп җитмәсәләр дә, үзәкләштерү авыл эчендә хәл ителгән. Балалар бакчасы белән бергә, авыл үзәгендәге үз эченә күп оешмаларны сыендырган, шулай ук ике катлы ак кирпечтән салынган бина да ябылып, андагы авылның администрация, почта һәм таркалып бетмәгән бүтән оешмалар хезмәткәрләре әлеге дә баягы, мәктәп бүлмәләренә күченгәннәр. Эшчеләре таралып, авыл үзәгендәге тегүчигү цехы бинасы да ятим калган. Ярый әле шушы ике катлы мәктәп, ике катлы зур мәдәният йорты ябылу дәрәҗәсенә җитмәгән. Урынсыз калганнарны да шулар сыендырган. Авылның “Туган як” музее да мәктәп бинасында эшләп килә. Почта белән китапханә дә авыл клубында авыл халкына хезмәт итә. Авылда берничә шәхси кибет тә авыл кешесен азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора.
 
Район башлыгыннан гозерләп сорый торгач, авыл кешеләре яңадан медпунктлы да булганнар. Авыл үзәгендә бетон блоклардан җыйнак кына медпункт бинасын төзетеп куйганнар. Монда ике медицина хезмәткәре: Хәертдинова Наҗия белән Кашапова Әлфия хезмәт күрсәтә, намус белән эшлиләр дип мактыйлар. Хәзер шунысы яхшы бит, һәр өйдә телефон, кулларда — кәрәзлесе, авыл кешесе чирләп киттеме, телефон номерын җыеп, шәфкать ияләре белән теләсә-кайсы вакытта элемтәгә керә ала. Тик менә кайвакыт һава торышы һәм юллар гына авылда медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы түгел. Язын, көзен һаман шул пычрак, кышын суык, әче буран. Шулай да эшең шул булгач, авыру янына бармый кала алмыйсың.
 
Заманында күрше Иске Ибрай авылында гөрләп эшләп торган участок сырхауханәсе бар иде. Әллә ничә бүлмәле, бер-бер бүлмәдә унар койкасы булган дәвалау йортында күп авырулар ятып дәвалана иде. Фронтта, яу кыры госпитальләрендә врач булып эшләгән, күп тәҗрибә туплаган, әйбәт белгеч, үзе дә шушы авылныкы булган Миңгата абый Җиһаншин баш табиб булып эшләде анда. Үтә дә белемле иде. Чиреңне бер карауда белеп, дөрес диагноз куеп, тиешле даруларын язып бирә иде. Шул ук авыл егете Якуб Ибраһимов Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап кайтып эшли башлагач, Иске Ибрай авылы участок сырхауханәсенең даны тагын да үсте. Бирегә районның төрле авылларыннан килеп дәваланалар иде. Бу ике табибның куллары да, сүзләре дә шифалы булды. Монда барганнар сихәтләнеп, сөенеп кайталар иде. Якуб абый хәтта ашыгыч, җиңелчә операцияләрне дә үзе ясый башлаган иде. Юк кына авырудан бер аяклары белән “теге” дөньяга басканнарны күп тапкыр коткарып калды ул. Андый белемле кешеләр белемнәрен тагын да үстерергә тырышалар. Якуб абый да Казан сырхауханәсенә китеп урнашты. Даими белемен дә арттыргандыр. Моннан берничә ел элек “Татарстан яшьләре”ндә Якуб Хәмзә улы Ибраһимов турында күләмле мәкалә укып сөенгән идем. РКБның травматология-ортопедия бүлеген җитәкләүче, профессор дәрәҗәсенә ирешкән, сөяк ялгау буенча атаклы белгеч икән. Яңа медицина технологиясен кулланып, камиллеккә ирешеп, үз хезмәтендә яңа ачышларга ирешкән галим булган. Аның яныннан, аның кулында “ремонтланып” кайткан шактый кеше белән күреп сөйләшкәнем бар. Кәкерәйгән арка, кул, аяк сөякләрен турайтып кайтучылар Якуб бабайга рәхмәт укып бетерә алмыйлар.
 
Замана җилләре Иске Ибрай авылы участок сырхауханәсен дә инде шактый “җимергән”. Хәзер анда ятып дәвалану мөмкинлеге юк. Шулай да амбулатория буларак стационар режимда әлегә эшли диләр. Авыру килеш аягыңда йөри алсаң яки берәрсе машина белән йөртсә, килеп-китеп дәваланырга була. Шул ук Мингата абый улы Рифгать Җиһаншин монда мөдиртабиб. Стоматолог Дамир Таһиров та биредә күптән эшли. Бүтән белгечлек табиблары, шәфкать туташлары бар диделәр якташларым. Хәзер шунысы яхшы: Иске Ибрайга барасыңмы, Аксубай районы үзәк сырхауханәсенәме — юллар асфальт. Элекке кебек батыпчумып ятасы юк, авыруны “ә” дигәнче илтеп җиткерәләр. Авылдашларыма авырырга язмасын да, чирлеләрне дәвалаучы шәфкать ияләренә Ходай саулык бирсен берүк.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.02.2018
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments