|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2018 Могҗиза
Мәете яндырылганнан соң исән-имин килеш кайтып кергәнКырык дүрт яшьлек Таиланд кешесе күп айлар балык тоту судносында вахтада булып кайткач, үзенең “үлгәнлеге” һәм крематорийда яндырылган булуы хакында белә. Аның гаиләсенә узган елның маенда Бангкок читендәге арендаланган бүлмәдән табылган билгесез ир-атның үле гәдәсен алып киләләр. Мәет таркалган булу сәбәпле, аны танып булмый, әмма кесәсеннән балык тотарга дип киткән Сачиваның документларын табып алалар. Туганнары белән элемтәгә кергәч, полиция ирнең гәүдәсен аларга илтеп тапшыра, мәет Будда йолалары буенча яндырыла. Балыкчының әнисенә 90 бат (3 мең доллар) күләмендә компенсация түләнә.
Сачива исән-сау кайтып кергәч тикшерү эшләре башлана. Соңыннан ачыкланганча, ир документларын урлаткан булган, ул бу хакта гариза да язган. Үлгән ир-ат аның документлары белән яшәгән.
--- |
Иң күп укылган
|