поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.02.2018 Әдәбият

"Рәхмәт абый" Шаһинур Мостафинга бүген 70 яшь тулды


Бүген язучы Шаһинур ага Мостафин зур юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь тулды. Без аны "Матбугат.ру" редакциябездә "Рәхмәт абый" дип йөртәбез, чөнки исәнләшкәндә ул сиңа бер 5-6 тапкыр рәхмәт әйтә. Ни өчен рәхмәт - аңлашылмый.

"Рәхмәт абый", Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез.

Шаһинур Мостафин (Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин) - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Әтисе урманчы була, ул Бөек Ватан сугышы инвалиды. Шаһинур унбер балалы гаиләдә иң өлкән бала. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп урта белем ала. Укыган елларында, әти-әнисенә, эне-сеңелләренә матди ярдәм итү максатыннан, кичләрен авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып эшли. 1966 елда Шаһинур Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Көндезге бүлектә ике ел дәвамында белем алгач, ишле гаиләләренә булышу өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм университетны 1972 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.

1968 елдан алып Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре булып эшли. 1970 елды ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. Шаһинур Мостафинның унике елдан артык гомере әлеге Кукмара район газетасы белән тыгыз бәйле (1972 елның көзеннән 1973 елның көзенәчә ул Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм «Советская Армия» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итәргә дә өлгерә). 1983 елдан Шаһинур Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988—1992 елларда ул СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтен башкара.

1992—1999 елларда Шаһинур Мостафин «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде.

1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкарды.

Бер үк вакытта Шаһинур Мостафин яшь талантларны барлау өлкәсендә дә эчке сизгерлек, ныклы эзлеклелек күрсәтә. Мәктәп елларында «Яшь язучылар түгәрәге» оештырган, Мамадыш, Кукмара районнарындагы әдәби берләшмәләргә җитәкчелек иткән, армиядә чакта хәрби хәбәрчеләрнең «Солдат сүзе» клубына җан өргән Шаһинур гомере буе үз кыйбласына тугрылык саклый. Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә, Әдәбият фондында, «Казан утлары» журналында эшләгән елларында да ул йөрәкләрендә иҗат уты кабынган бик күпләргә эчкерсез ярдәм кулын сузды, дистәләгән авторларның беренче китапларын редакцияләп, аларны дөньяга чыгаруда ихластан булышты.

Шаһинур Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, ал арның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә дә армый-талмый эшли. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы төстә дәвам итә. Аның җитәкчелегендәге «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары соңгы елларда гына да, хәрби архивларда кат-кат эшләп, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә һәм Алманиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайттылар. Шул хактагы ачышларның һәммәсе радио-телевидение тапшырулары, газета-журнал язмалары аша һәм аерым китаплар рәвешендә халык игътибарына үз вакытында җиткереп барыла. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы» — «Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррире дә булды Шаһинур Мостафин. Җиңүебезнең 60 еллыгын исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар китабы белән каршылый — әлеге энциклопедик басмада Бөек Ватан сугышының моңарчы «хәбәрсез югалды» дип саналган яисә аз билгеле булган каһарманнары турында тәфсилләп сөйләнелә.

Шаһинур Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Кукмара районы газетасының беренче редакторы — гвардияче каһарман Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия (1986), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) белән билгеләп үтелде. Аңа шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде (1999). 2003 елда Шаһинур Мостафин, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды. Шаһинур Мостафин — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шаһинур Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында 1963 елдан күренә башлый. 1965—2003 еллар арасында иң яхшы шигырь, хикәя, очерк, публицистик язмаларга республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә ул унике мәртәбә җиңүче исеменә (беренче урын) лаек була. Мостафинның күп санлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета-журналларда, «Иркен минем Туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Ана бәхете» (1983), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиңү дәвам итә» (1985), «Көзге ачы җилләрдә» (1988), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1989), «Мамадыш — яңарышта» (1989), «Җырларыбыз» (1989), «Безнең сәхнә» (1989), «Җырлап ачыла күңел» (1993) һ. б. исемдәге күмәк җыентыкларда урын алган.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»