|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2018 Милләт
Язучы, журналист, татар милли активисты Мөхәммәт Миначев вафат11 февраль көнне Мәскәүдә сиксәненче яшендә күренекле татар активисты, милләтпәрвәр Мөхәммәт Миначев вафат булды. Мәскәү татар оешмаларыннан иң беренче барлыкка килгән оешмалар арасында Мөхәммәт Миначев күп еллар җитәкләгән "Ватан" фиркасен әйтергә була. Мәскәүдә Сабан туйларын оештыручыларның да берсе - Мөхәммәт Миначев. Кайгылы хәбәрне "Азатлык" радиосы хәбәр итте.
Үзен борчыган темаларга бик күп язмалары да матбугатта гына басылып калмады, аның берничә хезмәте аерым китаплар булып та дөнья күрде. Аның милләткә биргән хезмәтен Бөтендөнья татар конгрессы да билгеләде. 70 яше тулган көннәрендә аны “Татар халкына фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләгән иде. Үзенең эше өчен бирелгән ул бүләкне Мөхәммәт абый горурлык белән йөртте. Ул аны бер дә салмый Мәдәни үзәктә үткән бар чараларга да тагып килә иде, дип хәбәр ителә.
Татар халкының хокуклары өчен көрәшеп яшәгән Мөхәммәт абыйның вафыты Мәскәү татарлары өчен генә түгел, барлык татар милләте өчен дә зур югалту.
--- |
Иң күп укылган
|