поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2010 Җәмгыять

КАЙДА СЕЗ, ЧЫН ИР-АТЛАР?!

Бүген ир-атлар ни сәбәпле үзләренең өстенлекле сыйфатларын югалта баралар? Кайда бүген калкан булырдай, кирәк чакта җилкәсен куярдай ир-егетләребез? «Бәхәс мәйданы»ның бүгенге кунаклары «ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» генераль директоры Ислам ӘХМӘТҖАНОВ һәм шагыйрә Бикә РӘХИМОВА шул хактагы фикерләре белән уртаклашалар

Ислам ӘХМӘТҖАНОВ:

 

– Мин моның белән килешмим. Ир-атлар затлы сыйфатларын югалта бару түгел, киресенчә, аларны өсти баралар дип әйтәсем килә. Әгәр ир-егетләр шундый сыйфатларын югалта барсалар, «кайнар нокта»ларда кем көрәш алып бара да, гадәттән тыш хәлләр булганда беренчеләрдән булып кем шунда ташлана, кем котыпта кара алтын таба, кем зәмһәрир салкыннарда анда төзелеш алып бара? Барысы да ир-егетләр бит. Әгәр арада күпмедер ир-ат исемен йөртергә лаексызлар бар икән, башкаларга аның табы төшәргә тиеш түгел. Хатын-кызның җәмгыятьтә, гаиләдә үз урыны булса, ирнең дә шундый үз урыны, үз кыйбласы бар. Хатын-кыз – сул канат, ир кеше – уң канат, икесе бергә очар кош алар. Шуңа күрә ирләр затлы сыйфатларын югалта баралар дигән сүз һич кенә дә бүгенге көннең асылына җавап бирми.

 

Бикә РӘХИМОВА:

 

– Безнең татар ир-атларын алсак, бу инде күптәннән күзәтелә торган нәрсә. Бүген ул аеруча ачык чагыладыр, мөгаен. Ир-атның дәрәҗәсен югары тотуга элек дин зур йогынты ясаган. Чөнки диндә ир-атлар беренче урында. Октябрь инкыйлабына кадәр тормышны ир-ат алып барган. Хатын-кыз күбесенчә өйдә гаилә учагын саклаган. Коммунистлар заманында тигез хокуклылык мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән килеп баскан. Ул чорда татар мәктәп-мәдрәсәләре бетерелү дә ир-атларның шәхес буларак юкка чыгуында зур роль уйнаган. Чөнки алар, катнаш мәктәпләрдә укып, төрле милләт кызларына өйләнә башлый. Татар ирләре, вакыт үтү белән, милли үзенчәлекләрен югалтырга керешәләр. Кайберләре хәтта эчкечелеккә дә сабыша. Без кайвакыт катнаш никахлар менә шуның кадәр процент тәшкил итә дип әйтәбез. Моның никадәр икәнлеген мин хастаханәдә ятканда бик ачык күрдем. Палатадагы 6 ятакның 4есендә катнаш никахта торган ханымнар иде.

 

Совет вакытында, хатын-кызларга ирек бирәбез дип, бик әшәке тәртип чыгардык. Хатын-кызлар, ир-атлар белән тигез булып, кулларына көрәк, чүкеч, лом кебек эш кораллары тотып авыр эшләргә күчтеләр. Башта бу гаҗәеп бер нәрсә кебегрәк тоелгандыр. (Сүз советның баштагы чоры турында.) Ә соңыннан ир-атлар тормыштан бөтенләй суынган. Хатын-кыз кулына, көрәк һәм лом белән бергә, тәмәке, стакан да күчкән. Һәм ирләр моның белән җиңел генә килешкән. Хәзер дә шул фикер дәвам итә.

 

– Гаиләдә ир-атка карата хөрмәт тәрбияләү бетте кебек...

 

И.Ә.:

 

– Әлбәттә, бер тәхеттә ике патша утыра алмый. Әйткәнемчә, ирнең үз урыны, хатын-кызның үз урыны. Әгәр ирләргә хөрмәтне арттырырга теләсәк, иң беренче гаиләдәге мөнәсәбәт, гаиләдәге үзара аралашу хакында сүз алып барырга кирәк булачак. Әгәр кемдер әтиегез тегеләй-болай дип көн саен тәкрарлап торса, бу гаиләдә беркайчан да ир-атка хөрмәт булмаячагы көн кебек ачык. Ә инде ир кеше үзе дә гамәлләре белән үрнәк булып яшәсә, хатыны да аны хуплап торса, ул чакта ир-атның дәрәҗәсе дә, хөрмәте дә әйтеп бетергесез була дип аңлыйм. Дөрес, пычак та кайрый белмәгән ир-атның гомердә дә гаиләдә дәрәҗәсе, хөрмәте без теләгәнчә булмастыр. Бу шәхсән минем фикерем. «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесендә «Адәм белән Һава» тапшыруы барышында Туфан Миңнуллинның әйткән сүзләре истә калган. Ул: «Ир кеше, кухняга кереп, савыт-саба юарга тиеш түгел», – дигән иде. Мин дә моны хуплыйм, «хатыныма булышам» дип, кирәксә-кирәкмәсә дә, чүп чиләге тотып, савыт-саба юып йөрү белән килешмим. Ир кешенең тормышта үз вазифасы бар. Чын ир хатын-кызны ирләр эшендә эшләтмәскә һәм ир үзе дә хатын-кыз аягы астында буталырга тиеш түгел дип саныйм.

 

Б.Р.:

 

– Бу турыда әйткәндә мин, бәлки, артык бетеребрәк тә ташлаганмындыр. Әйбәт, тәртипле гаиләләр бераз булса да бар әле. Аларда тәрбия бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Әмма андый гаиләләр күп түгел. Элек татар гаиләләрендә шундый тәртип булган: әти кеше ашка кашык тыкмыйча, бер баласы да ашый башламаган. Ә бүген нәрсә? Иң тәмлене әтигә түгел, балага бирәләр. Бала бит аны күреп үсә. Шуңа күрә аның карашы да башкача була. Ул әтисен түгел, үзен өстен итеп тоя. Тәрбия менә шуннан башлана. Элекке традицияләрне кайтарырга кирәк гаиләгә. Гаилә башлыгы үзе дә ихтирамга лаек булырга тиеш. Өйгә ава-түнә көчкә кайтып егылган сәрхуш әтигә карата нинди хатынның баласында ихтирам тәрбиялисе килсен?! Киресенчә, ул аңа нәфрәт кенә тудыра. Элек дин көчле вакытта әтинең дә, әнинең дә гаиләдә ихтирамлы үз урыны булган.

 

– Ни өчен бүген ир-атның дәрәҗәсе түбән?

 

И.Ә.:

 

– Дөньяда никадәр хатын-кыз булса, аларның табигате дә шул санга бәрабәр була. Бер-берсенә тулаем охшаган хатын-кыз юк. Бер-берсенә охшаган гаиләләр дә, ир-ат та юк. Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз беркайчан да ирен яманламас, яман сүз белән телгә алмас. Һәм шуның белән балаларына дөрес тәрбия бирер. Әлбәттә, ир-ат та миңа тел-теш тидерүче юк, мин нәрсә теләсәм – шуны эшли алам дигән принцип белән эш итсә, бу турыдан-туры фаҗигагә алып бара торган юл булып кабул ителер иде. Ир-ат та җәмәгатенең, уң канатының тәрбиясен, аның хөрмәтен аңлап яшәргә һәм үзе дә шуның белән җавап кайтарырга тиеш. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән балалар, әлбәттә, үзләре дә инсафлы, тәрбияле булып үсәләр.

 

Минем туган авылымда 7 балалы гаилә яши. Гаилә башлыгы Ярулла абый Насыйров – Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыштан соң шофер космонавт дәрәҗәсендәге һөнәр иде. Көне-төне эштә. Әмма җәмәгате Фәрдәния апа балаларны әтиләре кайтмыйча өстәл артына утыртмый. Әтиләре кайтып юынгач кына, бөтенесе өстәл тирәли утыралар. Бу гаилә башлыгына хөрмәт тәрбияләүнең бер үрнәге. Һәм бу гаиләдә беркайчан да яман сүз ишетелмәде. Җиде баланың һәммәсе дә инсафлы гаилә кордылар, бер-берсен санлашып, бер-берсенә юл бирешеп, хөрмәт итешеп яшәделәр һәм яшиләр. Әйтәсе килгән фикерем шул: бала сабый вакытта оясында ни күрсә – очарында шул була, диләр. Әмма шунысы да бар: хатын-кыз кыенлык килгәндә җебеп төшкән ирләрне өнәп бетерми. Ирләр, әйткәнемчә, нинди генә очракта да чын ир булып, бөтен авырлыкны үз җилкәсенә алырга тиеш.

 

Б.Р.:

 

– Чөнки бүген ир-атларның күбесе кризис аркасында гаиләсен туендырырлык, тормышын алып барырлык акча эшли алмый. Гаиләсен матди яктан тулысынча тәэмин иткән ир-атлар бүген дә кадер-хөрмәттә. Ерак барасы түгел, совет чорында укытучының абруе зур иде, чөнки ул зур хезмәт хакы алып эшләде. Бүген аның кадере юк, чөнки бүген югары белемле укытучы 5000 сумга эшләп йөри. Без хәзер томшыгын алса – койрыгы, койрыгын алса – томшыгы сумалага ябышкан саескан хәлендә. Димәк, тәрбия мәсьәләсендә хәзер мәктәпкә ышаныч бик аз. Өйдәге әби-бабай тиешлеләр дә шушы мәктәптән чыккан кешеләр. Аларның күбесе татарча белми. Димәк, оныкларына да татар тәрбиясен бирә алмый. Ир-атларга, ир-егетләргә көчле шәхес итеп карау балалар бакчасында ук тәрбияләнергә тиеш. Радио-телевидениедә дә көне-төне җыр һәм күлмәк селкетеп бию генә булырга тиеш түгел. Аларда да тәрбия темасына тапшырулар формаль рәвештә генә алып барылмаса, начар булмас иде.

 

– Гарәп илләрендә, шулай ук Әзәрбайҗан һәм Грузиядә дә хатын-кыз бала тәрбияләүче, ирләр гаилә йөген тартып баручы. Бездә исә киресенчә...

 

И.Ә.:

 

– Нигә дип әле без хатын-кызның дөньядагы вазифасын чикләп куярга тиеш. Ә нигә без үзебезнең медицинада, мөгаллимәлектә, әйтик, төп йөкне тартып барган хатын-кызларыбызга мәдхия җырларга тиеш түгел... Хатын-кыз бала гына тәрбияләп утыра дигәнгә мин гомумән каршы киләм. Медальнең без күрмәгән икенче ягы булган кебек, мәсьәләнең дә икенче ягы бар. Беренчедән, шәрык илләрендә хатын-кызга кулай килерлек эш табып булмый. Моны да хисаптан чыгарып ташларга кирәкми. Икенчедән, ислам кануннарына каршы килә дип, хатын-кыз күп очракта үзе асыл затларга хас эшкә тартыла алмый. Бездә исә тигез хокуклылык хакимлек итә.

 

Б.Р.:

 

– Гарәбстанда булсак, без дә шулай яшәр идек. Безнең яшәү урыныбыз башка төрле. Кая карама – Европа. Һәм без шул урталыкта үз юлыбызны табып барырга тиешбез. Хатын-кыз да бөтенләй башсыз җан иясе булмасын, ир-ат та бераз аңлырак һәм алдарак булсын. Бездә исә, үзгәреш чоры башлангач, хатын-кыз гаиләсен туйдыру өчен базарга сату итәргә чыкты. Әйбер генә сатмады ул, үзе дә сатылды. Бу безнең кан тамып торган җирләр. Ирләрнең шул вакыт намуслысы җиде юл чатында калды, аларга эш бетте. Ә намуссызы баеды. Аннан бездә ир-атлар базарда үлчәү тәлинкәсе алдында басып торырга өйрәнмәгән. Гарәп илләрендә ирләр сәүдә итә. Элек без базарда сату итүчеләргә көлеп, мыскыллап, спекулянт дип карый идек. Хәзер шул базар җиңеп чыкты. Анда сату итүче хатын-кызларны да бизнесмен дип кенә атыйбыз.

 

Тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә, без ирек мәсьәләсендә китереп биргәнне көтеп ята торган халык. (Эшкә килгәндә, билгеле, безнең халык тырыш.) Чит илләрдә әгәр берәр кешене эштән чыгаралар икән, шунда ук 50 мең кеше аны яклап күтәрелеп чыга. Ә бездә миңа гына тимәсеннәр дигән принцип өстенлек итә. Анда профсоюзлар эшли. Бездә халыкны яклый торган бу бердәнбер оешма сүздә генә бар санала.

 

– Октябрь инкыйлабы ир белән хатын-кызны хокукый тигез дәрәҗәгә куйды. Ир-атның дәрәҗәсен төшерүнең беренче адымы шуннан башланды түгелме?

 

И.Ә.:

 

– Әгәр ир-атның дәрәҗәсе бар икән, аны берәү дә төшерә алмый. Юк икән, анысы инде башка эш. Икенче бер нәрсә бар – инкыйлабтан соң, әйтик, ирләрнең күпмедер дәрәҗәдә эчкечелеккә тартылуы. Бу, бәлки, кануннарның йомшаклыгыннан да киләдер. Әллә без бу нәрсәгә вакытында тиешле игътибар биреп җиткермәдекме? Әллә ул диннән баш тарту белән бәйлеме? Монысы инде социологлар эше. Әгәр безнең татар ир-атларын аерым алсак, аларның эш урынындагы хөрмәте шушы хәмергә тартылулары нәтиҗәсендә кими дип әйтергә мөмкин. Бу очракта мин моның белән килешәм. Икенче бер сәбәп тә бар: хәмергә йә күңеле ятмаган эштә эшләүчеләр, йә ике кулына бер эш булмаган ирләр тартыла. Бу мәсьәләдә җәмгыятебез дә ныклап уйланырга тиештер. Чөнки байтак җирдә ирләр үзләренә эш таба алмый интегәләр. Дәрәҗәләре төшүгә бу да җитди сәбәптер.

 

Б.Р.:

 

– Ул тигез дәрәҗәгә куймады. Киресенчә, икесенең дә хокукларын бозу булып чыкты. Хатын-кызларның җилкәләренә кирәкмәгән эш такты. Ир-атларга, сез дә шундый ук хокукны саклап калыгыз, диде. Ул хокуклар хатын-кызларга күчкәч, аны ир-атлар ничек саклап калсын ди. Аннан, мәсьәлә әле ир балаларның да, кыз балаларның да берүк балалар бакчасына йөрүенә, бер үк мәктәптә укуына да бәйләнгән. Шуңа күрә бу хәл дәвам итсә, әлеге проблема беркайчан да юкка чыкмаячак. Безнең бабайның гел кызлар гына булган. Алар арасында эш тигез бүленгән. Әйтик, икесе чигү чиккән, барысы өчен дә бирнә әзерләгән, берсе сарык бәрәннәрен караган, берсе гел йомышка йөргән, берсе өй эшендә булышкан. Язгы, көзге кыр эшләре җиткәч, бабам бер-ике ир-ат яллый торган булган. Кибет тоткан, җирләрне сатып алган, сәүдә иткән. Кыскасы, җитенке тормыш алып бару өчен барысын да эшләгән, барысына да өлгергән. Бүгенге ирләр өчен менә дигән үрнәк бит бу. Ничек инде андый ирне хөрмәт итмисең дә, ничек аны зурламыйсың?! Минемчә, ир-ат менә шундый булырга тиеш.


Роза РӘХМӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»