|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2018 Хәйрия
“Авыру баланы карау җиңел түгел. Әмма үзеңнеке бит!”Әтнә районының Күңгәр авылында гомер итүче 7 яшьлек Илмир Хисмәтуллин үз аягында йөрү турында хыяллана. – Илмирны без көтеп алдык. Ул туганда улыбыз белән кызыбыз буй җиткән иде инде. Яңа йорт җиткергән чак. Дөньяга тагын бер сабый килгәч, тормышыбыз түгәрәкләнеп китте. Тик алда безне зур сынаулар көткән икән, – дип сөйли әнисе Ләйлә. – Бала тапканчы бернинди авырлыклар булмады. Көмәнемне дә җиңел күтәрдем. Ахыргы айда кан басымым күтәрелеп тилмертте. Бервакыт бик югары сикергән иде. Табиблар мине саклап калу өчен, баланы тиз арда тудырырга кирәклеген әйттеләр. Илмирны кесарев кисеме белән ярып алдылар. Алдагы икесен үзем тапкач, монысын да табигый юл белән табармын дигән идем. Хәзер менә баламның авыруын әллә шул операциядән микән дип тә уйлыйм.
Илмир 2 килолы сабый булып туа. Хәер, андый балалар азмыни?! Тиз арада яшьтәшләрен куып җитеп, узып та китәләр әле. Ләйлә дә шулай дип өметләнә. Вакыт уза, әмма малай алты ай тулгач утыра да алмый, үрмәләми дә. Гел тәгәрәп кенә йөри.
– Шешәсен тоттырып карыйм, кулыннан төшеп китә. Тизрәк табибка бардым. Балабыз авыру, ахры, дим. Ә алар берни әйтми, тынычландырып кайтарып җибәрәләр. Янәсе, әле иртәрәктер диләр. Ике яшенә җиткәч тә, балада үзгәреш булмады. Шунда да чаң суктым. Балам инвалид бит дип табибларга әйткәч, тикшереп, диагноз куйдылар. Улымда ДЦП икәнлеге расланды. Менә шуннан соң мин аны дәваларга керештем. Авыру баланы карау җиңел түгел. Әмма үзеңнеке бит! Ничек тә кеше итәсем, терелтәсем килә. Бәла ялгызы гына йөрмәде. Иремнең ашказанында яман чир табылды. Операция дә ясап карадылар. Тик ул озак яшәмәде. Бар тормыш берүземә калды, – ди Ләйлә. – Кешедән акча сорарга да уңайсыз. Моңарчы маллар тотып, шуларны сатып, баламны дәвалый идем. Соңгы вакытта акча җиткерә алмый башладым. Барлык туганнарымнан ярдәм сорадым. Аптырагач, мәчетләргә мөрәҗәгать иткән идем. Улымны Арчага дәваланырга йөртәм. Күптән түгел Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә аякларына операция булды. Сигез җирдән кисеп ясадылар.
Дәвалану бушка китмәгән, Илмир сөйләшергә өйрәнгән. Башы да эшли икән. Тик менә аяклар гына тыңламый әлегә. Әмма операция уңышлы чыгар дигән өмет бар. “Улымны өйгә килеп укыталар. Аңа бик тә ошый. Яза белмәсә дә, санарга өйрәнде. Хәрефләрне дә таный. Тик соңгы арада өянәкләре азаплый. Аякларына кадәр калтырый. Шуны авыр кичерә. Ничек тә сабыемның авыруларын киметәсе иде. Шуңа да дәвалануны өзмәскә тырышам. Ай буе Арчага йөрергә кирәк. Бала өчен бик әйбәт булса да, миңа матди яктан авыррак. Барып-кайтып йөрер өчен юлга гына 7-8 мең сум акча китә. Улым авыргач, эшләп тә булмый әле. Үз гомеремдә бер генә тапкыр да ярдәм сорамаган идем. Чарасыздан мәрхәмәтле кешеләрнең булышуын үтенәм”, – ди Ләйлә.
Илмир Хисмәтуллинга ярдәм итү өчен Саклык банкы картасы:
2202 2003 7013 8495
Әнисе Ләйлә исемендә
Алсуга ярдәм кирәк!
Казанда яшәүче Алсу Зарипова турында берничә тапкыр яздык. Дус кызы белән очрашам дип, тукталышка киткән җиреннән аны аңсыз килеш табалар. Тиз арада килеп җиткән табиблар хастаханәгә алып барсалар да, Алсуга инсульт булып, башына зыян килгәне ачыклана. “Әнием, хәзер кайтам”, – дип чыгып киткән Алсу бер мәлдә бар дөньясын онытырга мәҗбүр була.
Ул кешеләрне танымый, хәрәкәтләнә алмый, күзгә генә карап ята башлый. Әле бит аның кечкенә улы да бар. Җитмәсә, ул вакытта ире белән аерылышып йөргән чаклары да була. Тормышның бар авырлыгы әнисе Тәнзилә апага өелеп кала. “Үзем үлгәнче кызымны инвалид арбасына булса да утыртып булмасмы?” – дип гел борчыла ул.
“ВТ” журналистлары да бу гаиләнең хәлен белешеп тора. Тәнзилә апа безнең аша үтенечен дә җиткерде. Кызына махсус матрас кирәк икән. “Аны алыр өчен 150 мең сум акча кирәк. Тик мин бу сумманы күтәрә алмыйм. Бар акчабыз даруларга китә. Оныгымны да укытасы бар бит әле. Гозеремне ишетсәгез, бик рәхмәтле булыр идек”, – ди ул.
Алсуга ярдәм итү өчен редакциягә 89872076910 телефон номерына шалтырата аласыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|