|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2018 Криминал
Татарстанда кеше урлаучыларны тоткарлаганнарТүбән Камада росгвардиячеләр кеше урлауда һәм янап акча таләп итүдә шикләнелүче ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Агентлык язуынча, 6 февраль көнне кич Түбән Камада җинаятьчеләр тулай торакларның берсеннән ерак түгел урыннан уналты һәм егерме яшьлек егетләрне машинага утыртып, урман ягына алып киткән. Егетләргә пычак белән янап, алардан 100 мең сум акча таләп иткәннәр. Шул вакытта гына азат итәчәкләрен әйткәннәр. Түзәрлеге калмагач, егетләрнең берсе 23 яшьлек кыз туганына шалтыратып, акча сораган. Кыз акча бирергә ризалашкан, әмма нидер булуын сизенеп, полициягә хәбәр иткән.
Акча бирү урыны билгеләнгән. Җинаятьчеләр автомобиле бу урынга килгәндә, полиция хезмәткәрләре аларны көтеп торган.
Тоткарланучыларның берсенә 20 яшь. Ул Шенгәлче авылыннан булып чыккан. Икенчесе, Түбән Камадан, аңа 19 яшь.
Аларның икесенә дә Җинаять кодексының ике маддәсе – “Кеше урлау” һәм “Янап акча таләп итү” буенча гаепләү белдерелгән.
--- |
Иң күп укылган
|