поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.02.2018 Мәдәният

"Джентельмены удачи" фильмында татар "Галиябану"ы җыры яңгырый (ВИДЕО)

Бу шаккаткыч ачыш турында үзенең Инстаграмында "Татар радиосының" баш мөхәррире Айваз Садыров яза. Үзгәртмичә генә бирәбез, укыгыз:

"Джентельмены удачи" 1971 ел. Реж. Александр Серый. Минем белән килешмәүчеләр сирәк булыр, фильм- Совет кинематографиясенең өлгесе, гениаль картина. Ничә ел яратып карап, күп цитаталарын яттан белсәм дә, бу өлешенә әллә ни игътибар биргәнем юк иде моңарчы. Качкыннарның берсе - Василий Алибабаевич примус яндырып мәшәкатьләнгәндә, моңлана-моңлана ниндидер көй чыгара. Башка милләт кешесе булса, уздырып та җибәргән булыр иде, тик татар беркадәр таныш мотив сизергә тиеш монда. Минем белән дә шулай булды. Озак кына, "нинди көй соң әле бу, тел очында гына тора исеме" -дип уйлап утыргач, искә төште, - "Галиябану" бит бу!" Каян чыгып бу көй чыгарга тиеш монда?! Сюжет буенча Василий Алибабаевич үзбәк булырга тиеш. Бер эпизодта ул үзен Джамбул шәһәреннән икәнен искәртә. ("...- Почему Джамбул? - Там тепло, там моя мама...") Казахстанның Джамбул шәһәрендә ул вакытта 75% үзбәкләр яшәгән. Аннан тышкы кыяфәте, сөйләшүе, баш киемен дә сюжет буенча шуңа таба эшләнгән. Шулай итеп, үзбәк Василий Алибабаевич ничек "Галиябану"ны көйли ала? Бу сорау мине рольне уйнаган актерның биографиясен өйрәнүгә этәрде. Раднэр Зиннәт улы Моратов 1928 елны Лениград шәһәрендә туган. ВГИКны тәмамлаган. Ә менә әтисе Зиннәт ага берара Казанда Татар КПСС обкомының беренче секретаре булган! Үзе татар кешесе! Хәзер соравыма җавап табыла кебек!.. Әле актер үзе дә 1946 елда Казанның махсус ВВС мәктәбен тәмамлый. Күз алдына ирексездән шундый ситуация килеп баса: съемка барышында Раднэр Муратовка үз образында берәр җыр көйләргә кушалар, актер күп уйлап тормый үзенә кечкенәдән таныш көйне сызгыра. Режиссер каян аерсын инде мотивларны. Шулай итеп татар "Галиябану"ы мәңгегә совет кинемотографиясенә кереп кала! 

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov) Фев 6, 2018 в 11:54 PST

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»