поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.02.2010 Мәдәният

ТИНЧУРИНЛЫЛАР КАМАЛ ТЕАТРЫНДА

Камал театры кассасыннан Тинчуринлылар спектакленә билет тәкъдим итсәләр, аптырамагыз. 6 марттан 26 сына кадәр Казан тамашачыларына Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры спектакльләрен карау мөмкинлеге туачак.

Театр ремонтка ябык булса да, иҗаты тукталмады, коллектив гастрольләрдә йөри, спектакльләрен башка биналарда куя. Актуаль, заманча пьесалар сәхнәләштерелә тора. Аларның премьералары Казанда бер-ике тапкыр гына куелып, аннары республикабызның, илебезнең шәһәр-районнарына чыгып уйнала. Әле менә апрель аенда Себер якларына зур гастрольләр оештыру планда каралган. 4 апрельдән 19 ына кадәр Төмән, Омск, Куйбышев, Кемерево, Лесосибирск, Ачинск, Красноярск һ.б. шәһәрләр тамашачылары спектакльләребез белән таныша алачак.

 

Казанда күрсәтеләсе спектакльләрнең барысы да диярлек комедияләр. Шунысы игътибарга лаек: барлык жанрларда да төгәл фикер, мантыйкыйлык, чынбарлык тормыш, куючы тарафыннан уйланылган оешканлык һәм төзеклек чагыла.

 

Араларында иң танылган, тамашачыларның яраткан артисткасы, мәңге яшь Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия апа Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" лирик комедиясе дә бар. Тамашачылар хөкеменә танылган драматург та, актер да булган ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновның "Бәйрәм белән, кызлар!" һәм "Мәхәббәт баскычы" комедияләре тәкъдим ителә. Тере классик, бүгенге заманда драматургиянең "атасы" булган Туфан Миңнуллин әсәрләре дә театрыбызда куела тора. Кәрим Тинчурин иҗатына да театр бик теләп мөрәҗәгать итә. Аның "Йосыф-Зөләйха", "Сүнгән йолдызлар", "Хикмәтле доклад", "Американ", "Назлы кияү" һәм "Сакла, шартламасын!" әсәрләре сәхнәләштерелде. Мартта әле берничә ай элек кенә сәхнәгә куелган "Сакла, шартламасын" комедиясе тәкъдим ителәчәк. Үз аудиториясен булдырган яшь автор Илгиз Зәйниевнең исә "Шәкүр карак" комедиясе, моннан ике ел элек куелса да, Казанда әле өченче тапкыр гына күрсәтелә.

 

Тагын бер яңалык: Җиңүнең 65 еллыгына багышланган яңа әсәр сәхнәләштерүгә әзерләнә. Иҗат коллективы легендар язучы, бик күп әсәрләр авторы Мостай Кәримнең "Айгөл иле" әсәрен тәкъдим итәргә җыена.

 

Бинабызга ремонт барган дүрт ел дәвамында шылтыратып, спектакльләр, театр турында кызыксынып торучылар бихисап булды. Аларны мин "театр патриотлары" дип атар идем. Әлбәттә, һәрбер театрның үз стиле, үз йөзе, үз тамашачысы да бар. Театрны тамашачыдан, тормыштан аерып булмый. Тамашачыларыбызны үз спектакльләребездә зарыгып көтеп калабыз.


Ландыш ГӘРӘЕВА
Ватаным Татарстан
№ 32-33 | 19.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»