|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2018 Сәясәт
Бүген отставкага киткән "глава" министр итеп билгеләндеТатарстанның урман хуҗалыгы министрлыгына яңа министрның кем булачагы ачыкланды. Ул – элек Нурлат районы башлыгы вазыйфаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды. Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк, дип яза агентлык.
Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китү карарын белдергән иде.
Равил Кузюров исә район башлыгы вазыйфасыннан китүе турында бүген, район советының хисап сессиясендә әйтте. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлатты.
--- |
Иң күп укылган
|