поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.02.2018 Язмыш

Язмыш: икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар

Дөньяда һәр минут, һәр сәгать саен төрле хәл-вакыйгалар булып кына тора. Кайвакыт ил яисә республика күләмендәгеләре белән мавыгып, үзебезнең әйләнә-тирәбездәгеләренә артык игътибар да итмибез кебек. 2017 елның азагында безнең районда булган хәлне дә, түбәндәге язма геройларын якыннан белмәсәк, гәзит укучылар игътибарына җиткерәлмәс идек.

Кадим белән Кадрия бик яшьли өйләнештеләр. Бик яшьли дигәч тә... Армия хезмәтен тутырып кайткан әзмәвердәй гәүдәле Кадимгә күп кызлар гыйшык тотты. Урамнан салмак кына атлап үтүче, карадан килешле солдат киемендәге егетне күргәч кайсы кызның гына йөрәге ярсымагандыр... 
 
Авыл клубындагы уеннарда да Кадим гел генә кызлар уртасында . Соңыннан алмаш-тилмәш озатка-лады аларны. Әмма шушы төрле төстәге чәчәкләрнең берсен дә сайламады әле. Күңеленә ятканы табылмады кебек. Кадрия мәк-тәптән кайтып килгәндә очраш-тылар алар. Тал чыбыгыдай нәзек гәүдәле, матурлыгы, чибәрлеге, чаялыгы йөзенә чыккан кызчыкка беренче күрешүдә үк гашыйк булды егет. Әнә шулай мәхәббәт уты кабынды яшьләр йөрәгендә. Очрашу минутларын түземсезлек белән көтеп алды алар.
 
Армиягә киткәнче Кадим тех-никум дипломы алган иде. Менә әле күрше авыл мәктәбендә хезмәт дәресе укытучысы булып эшли башлады. Сөйгәне янына еш кайтырга тырышты. Анда бик озак эшләмәде ул. Сәбәбе дә булды –ялгыз әнисен карарга кирәк.
 
Авыллары район үзәгенә терәлеп үк торгач, эше дә шунда табылды. Промкомбинатка столяр булып урнашты. Кичләрен очрашкач, укытучылар күрмәсен, дип, клубка кермәскә тырыштылар. Әнә шулай яшьләр арасында кабынган мәхәббәт ялкыны сүнмәде-сүрелмәде, бәлки көчәйде генә. Һәм алар гаилә кордылар.
 
Кадрия укуын кичке мәктәптә дәвам итте. Соңыннан бухгал-терлар курсын тәмамлады. Бер-бер артлы ике балалары: кызлары һәм уллары туды.
Гомер бит ул аккан су кебек: ага да ага. Шулай итеп 50 ел –ярты гасыр вакыт үтеп тә киткән. Шул еллар эчендә балалары үсеп, буй җиткереп, гаилә кордылар. Алар-ның да балалары үсеп никахлашыр вакытлары җитте...
 
Ләкин... Чирнең нәрсә икәнлеген дә белмәгән Кадимгә кинәт инсульт булып, ул түшәккә ятты. Аны, тиз арада, ашыгыч ярдәм машинасында район дәваханәсенә илтеп салды-лар. Кадрия белән алар шәһәр дәваханәләрендә дә дәваландылар. Менә шул мәлдә, кан басымы күтәрелеп, Кадрия дә аяктан егылды.
 
Ике айдан артык вакыт үтеп китте. Хәле әзрәк әйбәтләнгәч, Кадимне өенә кайтардылар. Шул көннәрдә уллары белән киленнәре малайларына кыз сорап бардылар һәм кода-кодагыйлар белән никахлашу көнен, сәгатен билгеләп кайттылар. Тик зур әткәй белән зур әнкәйгә генә оныкларының никахында түрдә утырырга насыйп булмады шул. Кадимнең инсульты янә кабатландл. Алай гына да түгел: Кадриягә дә приступ булып – икесен дә аллы-артлы реанимациягә илтеп салдылар. Һәм, бу якты дөньяда алар соңгы тапкыр бер төнне бергә булдылар. Кадрияне –гомум палатага күчерделәр.
 
Җомга көнне иртәнге якта Кадимнең йөрәге тибүдән туктый. Аны үз өенә кайтаралар. Әмәлгә калгандай бу көнне икенче авылда оныкның никахы. Кичерә дә, чигерә дә торган түгел никахны. Ул алдан билгеләнгән. Шулай итеп, Кадым янында күршеләре, туган-нары, авылдашлары кала. Ә Кадрия дәваханәдә –хәле авыр.
 
Кадимне җирләп, нәкъ бер атна дигәндә җомга кичендә Кадрия дә җан бирә. Аны 30 декабрь көнне җирләп куйдык.
 
Менә шулай итеп, икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар. Әйе, язмышлардан узмыш юк шул...
 
Ә тормыш дәвам итте. Тирә-якта чыршы бәйрәмнәре гөрләде, бар халык яңа елны каршы алу мәшәкатьләре белән мәш килде...
 
Марс Шәрипов, Балтач районы, Иске Балтач авылы.

---
Өмет
№ --- | 07.02.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»