|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2018 Җәмгыять
Миләүшә Сибгатуллина: «Матбугат.ру»да реклама эшли икән, игълан элүгә шунда ук шалтырата башладыларТНВ эфирында соңгы вакыт күренмәүче Миләүшә Сибгатуллинаның яңа эше турында шушы көннәрдә язган идек. Юк, ТНВдан китмәгән ул. Әмма параллель рәвештә тагын бер өлкәдә эшли башлаган. Үзе белгәннәрне, 20 еллык сәхнә һәм ТВ тәҗрибәсе белән уртаклашмакчы, башкаларны өйрәтмәкче. Миләүшә Сибгатуллина ораторлык осталыгы, эфирда үзеңне тоту, халык каршында чыгыш ясау буенча “ОSTA ТАТАР” дигән курслар ачып җибәрә. Дөресрәге, ул бу эш белән моңарчы да шөгыльләнгән. Әмма ТВ эфирдан китүе әлеге юнәлешкә ныклабрак тотынырга бер этәргеч булган. - «Матбугат.ру»да реклама эшли икән, игълан элүгә шунда ук шалтырата башладылар, - дип сөйләде Миләүшә Сибгатуллина, - Шалтыратучылар арасында төрле кеше бар, йолдыз булырга теләгән яшь кызлар да, ораторлык сәләтен яхшыртырга теләүче галстуклы җитәкчеләр дә.
Шушы шалтыраткан кешеләр белән Миләүшә Сибгатуллина 9 февраль көнне беренче очрашуын үткәрәчәк.
9 февраль 17.00 сәгатькә "Корстон" бинасындагы Лермонтов залына рәхим итегез!
Яшь чикләве 12+
Керү бушлай. Әмма алдан язылу мәҗбүри. Язылу өчен телефон: +7-917-259-уналты-кырык.
Белешмә:
Миләүшә Сибгатуллина
- Филология фәннәре кандидаты
- «Манзара» тапшыруы баш мөхәррире
- 20 ел ТВ алып баручысы
- КФУның Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Нәшрият эше һәм мөхәррирлек», «Әдәби әсәргә филологик анализ» курсларын укыткан
--- |
Иң күп укылган
|