• 17.01 "Кәҗүл читек" спектакле. Кариев театры. 13.00
  • 24.01 Рафинә Ганиуллина концерты. Казан. Филармония.
  • 27.01 Кариев театрының юбилей кичәсе. 18.00
  • 31.01 Закир Шаһбан иҗат кичәсе. Казан. "Туган авылым" комплексы. 19.00.
  • 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 16 Гыйнвар Гөлназ Солтанова
  • 16 Гыйнвар Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889)
  • 16 Гыйнвар Мөнир Вафин
  • 17 Гыйнвар Илнур Закиров
  • 17 Гыйнвар Чулпан Шакирова
  • 17 Гыйнвар Ләйсән Төхвәтуллина
  • 17 Гыйнвар Раиф Усманов
  • 17 Гыйнвар Барлас Камалов
  • 17 Гыйнвар Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
  • 18 Гыйнвар Риман Гыйлемханов
  • Татар гаиләсенә Совет районында (Строительная фирма Тектоник тукталышы) 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Трамвай һәм автобус тукталышы йорт янында гына, янәшәдә мәчет, мөселман балалар бакчасы, Пятерочка, Мегастрой кибетләре. Т.: 89272437185
  • Казан шэхэре малые дербышкида ике этажлы ой сатыла.(участок мунча) бэясе 4000000. Собственник. Документлар эзер. Барлык сораулар буенча телефонга шалтыратыгыз 89625557187
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казан шәһәре Мавлютова урамында (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник бар. Бәясе аена 10 мең. Мэтрога 5 минут юл. Тел: 89274406462
  • Җиңел машина тәгәрмәчләрендә йөк ат арбалары сатыла, алмашу мөмкинлеге дә каралган. Фотографиесен телефонга җибәрә алабыз. Телефон +79534087690
  • Оренбургский тракт 140г урнашкан ор яна йортта яна жиhазлары белэн 1 булмэле фатирны озак вакытка арендагы бирэм. Бэясе 14 мен+коммун. 89274095375
  • Яр Чаллыда тулай торакта булмэ сатыла 13кв м. Бэясе килешучэ.89503149538
  • Казань ак губкина урамында совет районы зур балконлы булме сатыла 18 кв. 89509469991
  • актанышта газель сатыла яки 2баш угезгэ алыштырыла.89600883971.89534870674.
  • Р.Зорге 57/29 йортында 2 булмэле квартираны озын срокка сдавать итэм.Барлык унайлыклар да бар.собственник. 21мен. Т.89046623197

 

 
Архив
 
 
07.02.2018 Җәмгыять

Үләр алдыннан: “Көн буранлымы, кар күпме?” – дип сорады

Сер түгел, бүген безнең күп кенә йола, гореф-гадәтләребез югалып бара. Элек татар-мө­селман тормышындагы мөһим әйберләр хәзер мәдәният өлкәсендә теге яки бу чараны үткәр­гәндә, театр уйнаганда гына кулланыла. Тарихка кереп калган чигелгән-тукылган сөл­ге-яулыклар, намазлык-алъ­япкычлар янында җеп эрли торган каба, кер уа торган бәләк, комган, хәтта сандык та искелек калдыгы булып санала башлады.

Хәзер ки­яү­гә чыгучы кызлар бирнә­сен сандык белән түгел, “комод” белән алып бара. Кыс­касы, заманасына күрә барысы да үзгәрә икән.
 
Сандык дигәннән, без­нең өйдә дә берничә алар. Аның берсе бик борынгы, озынлыгы ике метрдан артык. Бабай аңа бер йортны сүт­кәндә тап була, шуннан алып кайта. Безгә ул озак еллар мал-туарга он саклый торган сандык булып хезмәт итте. Вазыйфа әби­емнең, әни­емнең һәм минем дә сандыгым бар. Сең­лем кияүгә чыкканда, сандык таба алмыйча аптырагач, өйдә­геләр берьюлы ике­не ясатырга булганнар. Аны безгә Саба райо­нының Арташ авылыннан бер оста ясап биргән иде. Үз сан­ды­гың булу кызык икән ул. Ки­рәк-яракны әйбәтләп кенә тутыра барасың. Бирнә дә шулай әкренләп җыела. Уртак тормыш өчен кирәк­лесе туплана. Ышанасызмы – юкмы, шул сандык шыплап тулгач, мин кияүгә чыктым да куйдым.
 
Бүген сүзем – әбиемнең бүлмәдә торучы җыйнак кына яшел сандыгы хакында. Вазыйфа әбиебез дөнья­лык­та 102 ел да 8 ай яшәп, бакыйлыкка китеп барды. Заманында абыстайдан, шә­­керт абыйлардан белем алган ул. Ачлык-ялангач­лык­ны, авыр сугыш еллары газабын, бала хәсрәтләрен дә күрде әби. Үлгәнчегә ка­дәр догалы карчык булып яшә­де. Иманы нык иде, ахи­рәткә барырга һәрвакыт әзер­ләнде. Моның өчен сандыгы да тулы иде аның. Күгәне төшкән, тышкы яктан шактый таушалган ул сандыкны бик еш җилләтеп, әйбер­ләрне кабат төреп куя идек. 100 яшьлек әбиебез­нең сандыгы бирнә сандыгыннан ахирәт сандыгына әй­ләнгән иде. Без дә ахи­рәт­кә күчү өчен шактый әзерлек ки­рәк­леген аңлап үстек. Әл­бәттә инде, әбиләрнең сан­дык тутырып тукыма җы­юы юклык заманнарының бер шаукымы да булган. Ни­ләр генә юк монда. Төрле­дән-төрле тукымалар, кә­фенлек өчен тукыма, ак бәс, сабын, инә-җеп­ һәм башка ки­рәк-ярак­ның саны юк. Дөнья­лыктан кит­кәндә үлем­тек кирәк-ярак­лары, мәетне юып озат­канда гына да күпме тукыма кирәк. Шу­ларның барысын да хәс­тәр­ләп, язып куйдыртты әби. Тастар башын тотучыларга, мәет юу өчен су йөр­түчегә кирәк-ярак­лар­ны да (җе­бедер, каплаугыч тукымасыдыр) аерым әзер­ләде. Бу вакытта бер кеше су җылыта, бер кеше су йөртә, мәетне юучылар бер­ничә, берсе су түгә. Кирәк-яракны бәйнә-бәйнә язып-теркәп куйдык. Ахирәткә китәргә әзер әй­берләреннән тыш кызлары, оныклары һәм ки­лен­нәре өчен махсус бүләк тә әзер­ләп калдырды. Миңа дигә­нен үзе исән вакытта ук бирде. Башкаларга өләшүне әманәт итеп тапшырды. Әби безне бик яратып үстерде. “Үз балаларым үскәнне күр­мичә дә калдым, ә сезне рәхәтләнеп карадым”, – дия иде.
 
Баштарак әби сандыгын үзенең кызлары белән тәр­типкә сала торган була. Ул бигрәк тә сандыктагы әй­бер­­ләрне Тайфә апа белән барлаган чорларны искә алып сөйли иде. Апа үз хуҗа­лыкларында чыккан янгын вакытында һәлак булды. Аңа нибары 43 яшь иде. Мин­зә­ләдә математика фәне буенча укып кайтып, Са­ба рай­онының Чәбья-Чүрчи, Завод Нырты мәк­тәп­ләрендә озак еллар укытучы булып эш­ләде. Барыбызны зур хәс­рәтләргә салып китте ул, биш баласы әтиләре итә­гендә калды. Кечкенәсенә нибары 3 яшь булган ул вакытта. Соң­гы елларда хәс­рәт-борчу­лардан әбинең күзләре бө­тенләй дә күрми башлаган иде. Сандык тутыру эше ми­ңа калды. Аны җилләтү өчен кояшлы матур җилле көн кирәк. Андагы барлык әй­берләрне кузгатып, кайбер­ләрен алып куясы, аннан кабат тутырасы. Тик әбинең үзенә дип әзерләгән кә­фен­лек тукымалары белән аның улын – әтине озаттык. Аннан әби өчен яңадан ак тукымалар алдык. Аның 15 метр булырга тиешлеге турында аңлатып, кибеткә җибәрде. Шушы елларда сандыктагы тукымалар эчендәге язулар әллә ничә тапкыр язылды. Искерә башлаган бүләкләр яңартылды.
 
...Әби августның 25ендә, атнакич көнне кичке якта өзелде, 26сы җомга көн кү­мелде. Үләр алдыннан бер көн элек: “Көн буранлымы, кар күпме?” – дип сорады мәрхүмә. 23 гыйнварда кар явып торган буранлы көндә туган ул. Ел саен туган аенда үләрмен дип уйлады. Болай дип соравы шуңа булган, кү­рәсең. Ул елны җәй бик эссе килде. Өч ай буе яумаган яңгыр әбине күмгәндә си­бәләп-сибәләп, салмак кына явып торды. Туганнар өй юа, кемдер инде китәргә ашыга. Шунда әбидән калган әма­нәтне искә төшереп, сандык янына йөгерәм. Зиләгә, Нәзирәгә, Нәзифәгә, Язилә, Гөлгенә апаларга әбинең әзерләп калдырган бүләк­ләрен өләшәм. Сөлге-ту­кы­ма, тастымалларны өләш­кәч, бер җиңеләеп кит­кән­дәй булам. Әби үзе әзер­ләдеме, ди­гән сорауларга, кыскача гына югарыда бәян иткән сандык кыйссасын сөйлим. Шаккатып тың­лый­лар. Әби үзе үлгәннән соң да бүләген калдырып китте, диләр. Аннан әби җыйган яулык-кулъ­яу­лыкларны өче­сен, җи­десен үткәргәндә өләштек. Искерә башлаганнарын алып куйдык. Әнә шулай ахирәт сандыгы тулы булгач, безгә дә мәшәкать азрак булды. Һәм­мәбез бүләкләрне әбинең бер истәлеге итеп кабул иттек.
 
...Көннәр, нәкъ әби телә­гәнчә, буранлап тора. Хәт­фәдәй яуган ак карлар кабер туфрагыңны җылытсын. Без­­гә салган игелек орлык­ла­рыңа рәхмәтне дога укып ирештерсәк иде.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.02.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты