поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.02.2018 Мәдәният

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале миллион чиген узачак

XVIII фестивальнең яңалыклары турында Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр. 25 февральдә Татарстанның шәһәрләре һәм районнарында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт ала.

Быелгы фестивальнең төп яңалыклары хакында Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, Россия һәм Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина хәбәр итте.

XVIII “Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында узачак. Бу зур күрсәткечне Татарстанның һәр почмагында билгеләп үтәчәкләр: гаммәви мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә төрле ел катнашучыларының, оештыручылар һәм мөгаллимнәрнең тарихи хәтирәләреннән төзелгән котлау флешмоблары планлаштырылган. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллиончы булып санала.

“Бу санга безне шактый озын, катлаулы, ләкин бихисап талантка бай юл илтте, - дип ассызыклады фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. - Бүген инде фестивальнең берничә буыны үсеп җитте, алар һаман фестиваль белән бергә: төп эшләрен калдырып, яшь талантлар белән үз тәҗрибәсен мастер-классларда уртаклаша. Шунысы куандыра: бездә инглиз-американ тенденцияләренә ияреп, мәдәни катламны җимерүчеләр юк. Фестивальдә катнашкан һәр бала уңышның тырыш хезмәт белән табылганын бик яхшы аңлап үсә”.
 
Рәсми Нигезләмә буенча, быелгы фестиваль комсомолның (ВЛКСМның) 100 еллыгына багышланган. Бу уңайдан катнашучыларга әлеге теманы үз чыгышларында яктыртырга киңәш ителә. Оештыручылар фикеренчә, танылган совет композиторларының популяр җырларын башкару яшь артистларның тәрбиясе һәм репертуарына яхшы йогынты ясаячак.
 
Республика районнарындагы әзерлек турында ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сөйләде:
 
“Фестивальдә катнашу өчен балаларга һәр районда хакимият башлыгы дәрәҗәсендә ярдәм итәләр. Чыгышларын компетентлы белгечләр куя, яшь талантлар өчен сәхнә костюмнары тегелә. Һәр районда фестивальне көтеп алалар, ел саен әзерлек дәрәҗәсе арта бара”, - дип белдерде ул.
 
Зона бәйгеләре лидерлары 8-12 апрельдә “Уникс”та узачак суперфиналга чакырыла. Җиңүчеләр исемнәре гадәттәгечә зур гала-концертларда – 13 апрельдә “Уникс”та, 20 апрельдә “Пирамида”да игълан ителәчәк.
 
“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале – Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән башланган һәм хәзерге Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән дәвам итүче иң зур иҗтимагый һәм иҗади проектларның берсе. Фестивальнең ел дәвамында барган хәрәкәте сәләтле балаларга киң публика алдында чыгыш ясарга, иҗади яктан үсеш алырга мөмкинлек бирә. Фестиваль шәхескә сәнгать өлкәсендә һөнәри яктан булыша, педагогик һәм башкаручы эшчәнлегенең абруен арттыра.
 
Фестивальдә ел саен 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 60 000 артык сәләтле бала катнаша. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең төп оештыручысы – Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
 
Зона бәйгеләре тәртибе:
26-28 февраль, оештыручы: Азнакай шәһәре
Катнашучылар: Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнары.
3-4 март, оештыручы: Зәй шәһәре
Катнашучылар: Зәй, Түбән Кама, Сарман районнары.
6-8 март, оештыручы: Яр Чаллы шәһәре
Катнашучылар: Яр Чаллы, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнары.
10-11 март, оештыручы: Минзәлә шәһәре
Катнашучылар: Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе районнары.
14-15 март, оештыручы: Чистай шәһәре
Катнашучылар: Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Спас, Алексеевск, Чиремшән районнары.
20-21 март, оештыручы: Балтач штп.
Катнашучылар: Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара районнары.
23-24 март, оештыручы: Лаеш шәһәре
Катнашучылар: Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары.
26-27 март, оештыручы: Иске Чүпрәле авылы
Катнашучылар: Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Услон районнары.
29-30 март, оештыручы: Яшел Үзән шәһәре
Катнашучылар: Яшел Үзән районы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»