• 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • Азнакайда профлицей (искечә - ГПТУ) янәшәсендәге 1 бүлмәле фатирны Казанга шундыйрак 1 бүлмәлегә алыштырабыз. Өстәп алагаем акча түлибез. Тел.: 8-9874221206.
  • Однокомнатную квартиру (32 кв.м.1 этаж) в г.Лаишево ул.У.Громовой д.33 А меняю на однокомнатную квартиру в Столбищах.89274896122
  • Казаннын Роторный урамы 11 йортта 3 енче катта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Мебель кала. 690 мен. Тел: 89503169494
  • Актаныш. Погрузчик сатыла. Яхшы хэлдэ. Белешмэлэр очен телефон: 89196399203.
  • Казан шэхэренен Советлар районында 3 булмэ сатыла. ( Ак.Губкина якларында. ). Почта, кибет, поликлиникалар, балалар бакчасы хэм мэктэп бик якын. Булмэлэрдэ пластик тэрэзэлэр, ремонт ясалган бик чиста хэм матур. Шалтыратыгыз: 89625485476 Лэйсэн.
  • Сдаю 1ком квартиру в Авиастроительном районе, 47 кв.м., с мебелью и техникой. Очень удобное расположение, рядом метро, магазины, школа, дет.сад. 16000 все включено. 89274271211
  • Корбанга сарык, халяль бройлер. 89270460272, 89274571977
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Чуйкова урамында бер булмэле тулай торак эзлим, примерно 4000-5000гэ, узем генэ керэм, 89991695025
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Шулай ук электоромонтаж эшләре башкарабыз. КАЗАН. 89046768348

 

 

 
Архив
 

07.02.2018 Язмыш

Үги әни “тәрбиясе” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Әнкәем вафат булганда өч яшьтә генә идем әле. Аны соңгы юлга озаткан көн бүгенгедәй хәтеремдә. Ә менә төсе-кыяфәте нишләптер онытылган. Үги әнием безгә килүенең беренче көннәреннән үк исемдә калган.

Әткәй “яшь әни” алып кайткан көнне зур табын әзерләделәр. Ничаклы кыстасалар да, мин ашарга утырмадым, мич арасына кердем дә, яшьле күзләремне стенага терәп, тик басып тордым.

Әнкәемне күз алдына китереп, бәгырьләрем телгәләнеп, сүзсез генә үкси идем мин ул чакта. Яңа әнинең минем белән яшьтәш Зөбәйдә (исемен үзгәрттем) исемле кызы да бар икән. Бер ай чамасы аның белән бөтенләй аралашмадым. Әткәй нихәтле тырышса да, үгигә “әнкәй” дип әйтергә телем бармады. Күпмедер вакыт үткәч, яңа күлмәк тектеләр миңа. Ләкин кидермиләр дә, кидермиләр. “Әнкәй” дисәң, киярсең диләр. Нишләмәк кирәк, әйттем инде. Гел ертык күлмәк киеп йөреп булмый бит. Минем бу гомеремдә беренче тапкыр үз-үземне җиңүем иде.

Ниһаять, Зөбәйдә белән дә бер-беребезгә ияләштек, бергә уйныйбыз, бергә йоклыйбыз, хәтта мунчаны да бергә керәбез. Әмма әнкәй барыбер үзенең үгилеген сиздерә. Аш бүлгәндә кызына гел токмач сөзеп сала, ә миңа коры шулпа. Май язганда каймактан бушаган чүлмәкне яларга да аңа гына бирә. Ул минутларда мин – сабыйның нинди халәттә булуын үз башыннан үткәннәр генә күзаллар. Аш-су әзерләгәндә дә кызый күбрәк әнисе тирәсендә чуала. Симез калҗаларны кабып алгач кына, бармакларын ялый-ялый минем янга уйнарга чыга. Минем уйныйсым килми, мин ач. Ипи сорап алырга да җөрьәт итмим. Аннары ипи һәрчак биек киштәдә, анда минем буем җитми. Үз хәлемне үзем генә беләм. Әткәй күрше авылда сатучы булып эшли. Абыем белән апам шулай ук күрше авылда, шунда торып укыйлар. Әләкләшүне белмим дә.

Беркөнне шулай әткәй белән әнкәй нидер пешереп, сәхәр ашадылар да, эшкә киттеләр. Зөбәйдә әбиләрендә иде. Өйдә берүзем калдым. Сикереп торып карасам, казан асты учагы янып та бетмәгән, казанга юарга салган су кайный. Юлпучтан он алдым да, тотындым боламык болгатырга. Оны күбрәк булгандыр инде, боламыгым казан читенә ябышты да катты. Шуны кыра-кыра бушатырга азапланганда әткәй кайтып керде бит, каһәр. Нишләп кире кайткандыр, бәлки минем ач калуым исенә төшкәндер. Берничә минут кына сәке йөзлегенә утырып торды да, яшьле күзләрен миңа күрсәтмәс өчен, куллары белән битен каплап, дәшми-тынмый янә эшенә китеп тә барды. Мин дә сүз катмадым.
 
Ачлыкка тәкатем калмаган чакларда якын бабайларга да, ерак бабайларга да баргалыйм. Алар минем хәлемне сүзсез дә аңлыйлар иде, әлбәттә.
 
Җае туры килгәндә күршеләребез дә, үзләренә чакырып, тамагымны туйдырып чыгардылар. Бигрәк тә Хәмдия түткәйнең, Маһурый, Мосаллия җиңгәчәйләрнең, кендек әбием булган Ханнан бабай карчыгының игелекләрен һич тә онытасым юк. Урыннары җәннәттә булсын!
 
Тамак аралатуы өстенә, тәнемне дә, җанымны да кыйнап имгәтә иде үги әнкәем. Бервакыт, ишегалдында уйнаганда, мин очырып җибәргән калай кисәге кызының башына тиде бит! “Инәкәйгә әйтәм!” – дип, елый-елый өйгә кереп тә китте теге. Әнкәйнең ажгырып өйдән чыгуын күргәч, тоттым да икенче урамда яшәүче якын әбиләргә йөгердем. Мәчет янына җитәрәк әнкәй куып тотты. Кулымнан эләктереп алды да: “Әйдә, улым, өйгә кайтабыз, яме, син бит акыллы бала”, – дип юхалый-юхалый өйгә алып китте. Бернинди артист та ул чаклы оста кылана алмас иде, валлаһи!
 
Ишегалды түрендәге кар базы артына алып барып егып салды да, аяклары белән таптарга-изәргә тотынды, үзе “үл, үл!” дип акыра. Минем ачыргаланып елавымны ишетеп: “Нишлисең, Сәвия, баланы үтерәсең бит!” – дия-дия күршеләр җыелды. Ут күршебез Хәмдия түткәй йөгереп кермәгән булса, миңа бу юлларны язуны насыйп итмәс иде. Мине өйгә кертеп урынга салдылар. Әнкәй берни булмагандай киенде-ясанды да, кызын ияртеп күрше авылда яшәүче туганнарына кунакка китеп барды.
 
Бездә сепаратор тора иде ул чакта. Икенче көнне сөт аертырга килгән апалар, күлмәгемне күтәреп карыйлар да, кычкырып елыйлар. Энә чәнчерлек тә кара янмаган җире юк иде шул нәни тәнемнең.
 
Әлеге вакыйгадан соң үги ана бәлки акылына килгәндер диярсез. Юк шул, физик яктан чыныгып, мин аңа каршы тора башлагач кына кул күтәрүдән тыелды. Соңгы тапкыр кыйнавы әле дә хәтеремдә. Әлеге дә баягы шул кызы аркасында. Бергә уйнап йөрибез шулай. Нәрсәдер аныңча булмаган иде. “Инәкәйгә әйтәм!” – дип тагын өйгә йөгерде. Бу юлы әнкәй уклау күтәреп чыккан. Уклау белән кизәнүеннән башымны саклый алсам да, кулларымны саклап кала алмадым. Бер кулыма аеруча нык эләкте. Кан тамырлары ике урыннан шешеп тә чыкты. Һәрберсе чыпчык йомыркасы зурлыгындагы шешләрен күрсәтергә әткәй янына йөгердем. Ул безнең Яңа Сәфәрдән биш чакрым ераклыктагы Баек авылында сатучы булып эшли иде. Кулдагы шешләр беткәнче дип йөгерә-атлый барсам да, соңарганмын. Әнкәй әткәй янәшәсендә басып тора. Мин уравыч ат юлыннан бардым, ә ул урман аша сукмактан турыга элдерткән.
 
Кибет эче тулы халык иде. Мин елый-елый хәлемне сөйләгәч, әткәйгә дә эләкте. “Ир башың белән шул кадәрле җебек булма!” – диючеләр дә булды хәтта. Баекларны болай да усал халык диләр бит.
 
Әткәем 1942 елда Свердловск шәһәрендәге хәрби госпитальдә тиф зәхмәтеннән вафат булган. Үләренә берничә сәгать кала гына янәшәсендә ятучы Казан кешесе Барый абыйга тәрҗемәи хәлен сөйләгән, гаиләсенә хат язып салуын үтенгән. Бари абый, әлбәттә, әманәткә хыянәт итмәгән. Бик тәфсилләп язган хаты килде. Әткәемнең калган әйберләрен, акчаларын да җибәрде безгә.
 
Соңгы сүзләре күбрәк минем турыда булган бәгырькәемнең. “Хатынымның өч баласы үзенекеләр, ул аларны ач-ялангач итмәс ничек тә. Ә менә беренче хатынымнан туган Ягсуп исемле улымны нинди язмышлар көтәдер”, – дигән ул күршесенә мәңгелеккә күзләрен йомар алдыннан. Күрәсең, әткәем минем хәлемне, үги ана бирә торган “тәрбия” алымнарының нинди булуын белеп-тоеп яшәгәндер.
 
Озын, озак гомер кичереп, хәзер шуны әйтә алам: шулай да Ходаем мине язмыш кочагына ташламады. Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамладым. Кызы керә алмагач, педучилищега әнкәй мине җибәрергә мәҗбүр булды. Педучилищедан соң укытучылар институтын, педагогия институтын уңышлы тәмамладым. Эшемне яратып башкардым, озак еллар мәктәп директоры булып эшләдем. Аллага шөкер, әле дә зиһенем камил минем, газеталарга хәбәрләр, шигырьләр язам.
 
Укып чыгып эшли башлагач, үги дип, әнкәемне ярдәмемнән мәхрүм итмәдем, ай саен акча җибәреп тордым. Менә ишеләм дип торган йортыбызны сипләттем. Уйлавымча, әнкәем миннән рәнҗеп китмәде бакыйлыкка. Хәзер дә урыны оҗмахта булуын телим.
 
Бу язмамны укыгач үгиләрнең дә әйбәтләре була бит дип әйтүчеләр дә булыр, бәлки. Килешәм: үги әтиләрнең дә, үги әниләрнең дә әйбәтләре булгалый. “Булгалый” гына шул. “Кем тапкан, шул карасын” дигән сүзләрнең хаклыгына иманым камил минем.

Ягсуп МОРТАЗИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.02.2018
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments