поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2018 Киңәш-табыш

Оятсыз бүләк тә — бүләк!

14 февраль – Гашыйклар көне якынлаша. Изге Вәли көне дә диләр әле. Йөрәгендә мәхәббәт яшәгән һәркем өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе бу. Студент елларында бу көн аеруча кызык уза, бүләк әзерләү хәстәрен дә алдан күрә идек. Ни дисәң дә, яшь чак – җүләр чак. Хисләргә бирелеп, иләсләнеп йөргән еллар…

Укучылар арасында да студент күп булуны истә тотып, 14 февральгә бүләк сайлау нечкәлекләрен барларга карар кылдык.
 
Егетләргә нәрсә бүләк итәргә?
 
Әлбәттә, стипендияне тотып бетерерлек яки ярты хезмәт хакын сарыф итәрлек кыйммәтле бүләк алу мәҗбүри түгел. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк! Иң мөһиме, аны кадерле кешеңә ихлас күңел белән тапшыру. Әйтик, йөрәк рәвешендәге уенчыкны шундый итеп бирергә кирәк, егетегез авызын ачып, катып калырлык булсын. Моның өчен артистлык сәләтен дә эшкә җигү сорала, әлбәттә! Ә һәр хатын-кыз – артист. Кызлар, иң арзанлы һәм символик бүләк – валентинка. Гашыйклар көне белән дип язылган открытка сатып алабыз, шунда барлык теләкләрне сырлыйбыз һәм ярыгызга тапшырасыз. Йөрәк рәвешендәге шар кабартсагыз да ярый.
 
Тагын бер гадәти булмаган бүләк – гашыйк кактус. Әйе, әйе, нәкъ менә чәнечкеле гөл! Шуңа берничә йөрәк рәсеме, үзегезнең сурәтегез кадагыз да, “минем йөрәгем синдә әсирлектә” дип тапшырыгыз.
 
Җыр-моңга сәләтле кызлар өчен, мәхәббәт турында җыр өйрәнеп, аны сөйгәннәренә багышларга авырлык тудырмас дип уйлыйбыз. Тавышыгыз юк, ә күңелегездә шигырь юллары өлгергән икән, аларны сәгать саен смс-хәбәр белән сөйгәнегезгә җибәрегез  яки ул янәшәгездә вакытта колагына пышылдагыз. Хисләрне вак-вак кәгазьләргә язып, төрле кесәләренә салып, күренә торган урыннарга куеп чыгарга да мөмкин.
 
Сый-нигъмәткә битараф ирләр юк. 14 февраль – сөйгәнегезне тәмле ризык белән сыйлау, бер очтан үзегезнең осталыкны күрсәтү өчен дә яхшы форсат. Печенье, торт, пицца, пирог, коймак, желе һ.б. пешерегез. Ризыкны табынган чыгарганда йөрәк рәсеме ясарга онытмагыз. Аны крем яки майонез белән ясарга мөмкин.
 
Бераз җитдирәк бүләк турында уйласак, компьютерлар сатыла торган кибеткә кереп, USB-флешка, чыбыксыз “тычкан” һ.б. алып чыга аласыз.
 
Ничек кенә булмасын, һәр хатын-кыз ир-егетләрне яклаучы, саклаучы итеп күрергә тели. Шуңа да бүләккә эспандер, гантель, пресс ясау җайланмасы, турник һ.б. бүләк итә аласыз. Сөйгәнегез спорт белән болай да дус икән, футболка яки шорта, сыйфатлы спорт оекбашы бүләк итегез. Күнекмәләрдән соң мускуллардагы киеренкелек, аруны бетерү өчен массажлый торган гель дә отышлы бүләк.
 
Мөнәсәбәтләрне төрләндерергә яратучылар бераз оятсызрак бүләк сайлый ала. Бу шаян рәсем яки язу төшерелгән эчке кием,  футболка, майка булырга мөмкин.
 
Кызлар нинди бүләк ярата?
 
Монда бүләкне белеп сайларга кирәк. Ошамаса, сөйгән ярыгызның бер ай чамасы – 8 март, ягъни чираттагы бүләк тапшырыр вакыт җиткәнче үпкәләп йөрүе, алай гына да түгел, сезгә моны гел төрттереп торуы ихтимал.
 
“Виагра” төркеме “Все девушки любят бриллианты…” дип җырлыймы әле? 14 февральгә дә иң яхшы бүләк – зәркән эшләнмәләр. Кияүгә чыгу тәкъдиме белән йөзек бүләк итсәгез, һичшиксез, бу аңа ошаячак, хәтта бәхеттән башы күккә тиячәк. Камыт кияргә ашыкмасагыз, башка нәрсә – алка, беләзек һ.б. алыгыз.
 
Компьютерда эшли торган кызларга шулай ук матур савытка салынган USB-флешка, бизәкләп эшләнгән “тычкан”, колакча бүләк итәргә була.
 
Сөйгәнегезне шаккаттырырга теләсәгез, көтмәгән бүләк сайлагыз. Бу – матурлык яки массаж салонына сертификат, бергәләшеп фотосессия уздыру, ялларда бергә каядыр сәяхәт итү һ.б.
 
Кыйммәтле бүләккә акчагыз җитми икән, бизәнү әйберләре, хушбуй ише бүләк сайлый аласыз.
 
Сөйгәнегезгә артык килограммнар янамаса, йөрәк рәвешендәге шоколад, конфет бәйләме, катлы-катлы торт һ.б. заказ бирергә була. Арабызда алтын куллы егетләр дә бардыр дип ышанасы килә. Андыйлар агач яки башка чималдан үзләре нидер ясый ала.
 
Ә менә Гашыйклар көнендә гүзәл затларга акча бирергә, бүләк сайлауны аның җилкәсенә аударып калдырырга һич ярамый. Алар бит игътибар ярата, җылы сүздән дә эри. Шуңа күрә бүләкне дә үзегез сайлагыз. Шул чагында мәхәббәт чыпчыгыгыздан да бәхетле кеше  булмас.

---
Идел
№ --- | 06.02.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»