• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 18 Февраль Флера Зыятдинова (1947-2011)
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Бибрас Натхо
  • 18 Февраль Раушания Юкачева
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

07.02.2018 Мәдәният

Камка виртуозы

Үзенең кабатланмас чыгышлары белән күп еллар дәвамында тамашачы күңелен яулап килгән, матур җырлары белән тыңлаучысын сокландырган, өлкәдә генә түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә, зур шәһәрләрендә сәхнә тоткан, “Туган як моңнары” татар эстрада җыры ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе, виртуоз баянчы һәм тамада Дамир Фейсхановка 45 яшь тулды.

Җаны-тәне белән җыр-моңга бирелеп эшли башлавына да чирек гасыр вакыт узып киткән, ә ул җитәкләгән, киң катлам халыкка таныткан “Туган як моңнары” ансамбленә быел 15 ел була.

19 январьда Түбән Новгород Тимерюлчылар  мәдәният  йортында шул  уңайдан  өлкә  татарларының милли-мәдәни  автономиясе  оештырган  бай  программалы  юбилей кичәсе гөрләп узды. Зал шыгрым тулы иде, биредә Дамирның, тулаем  ансамбльнең  иҗатын  яратучылар, туганнары, дуслары җыелган иде.  Концерт  барышында  сәхнә белән зал арасында тыгыз элемтә урнашты,  тамашачы  дөньясын онытып,  җыр-моң  диңгезенә  чумды.  Әлеге  юбилейлы  даталарны без  дә  игътибарсыз  калдыра  алмадык, әлбәттә, һәм шул уңайдан, сезне  дә,  хөрмәтле  газета  укучылар,  юбиляр  белән  якынрак  таныштырып үтәбез. 
 
Дамир  1973  елның  19  январенда Сергач  районы  Камка  авылында  дөньяга  килә.  Әтисе  Рәшит Абдрахман улы һәм әнисе Асия Камалетдин  кызы  хезмәт  сөючән, ярдәмчел  кешеләр  буларак,  җиде балаларына  да  һәрвакыт  үрнәк өлгесе  булып  торалар.  Рәшит абый  авылның  оста  гармунчысы булганга,  ул  елларга  туры  килгән туй,  никах,  кунак  яисә  башка берәр мәҗлеснең һәрчак үзәгендә була.  Асия  апа  иренең  уйнавы астына  матур  итеп  җырларга  ярата.  Нәкъ  менә  алардан  улларына бирелгәндер   дә  инде  җыр-моңга мәхәббәт.   Дамир  кече  яшьтән мәктәптә, авыл клубы сәхнәсендә уздырылган барлык чараларда катнашырга  тырыша,  бер  генә  эшен дә ул җырсыз башкармый. 6 класста  укыган  чакта  беренче  тапкыр кулына  әтисенең  гармунын  алып төймәләргә баса башлый һәм кыс-ка  вакыт  эчендә  гармун  аның  иң якын  дустына  әверелә.  Беренче өйрәнгән җыры – “Яшь гомер бер узгач”  була.  Ни  сәбәпле  шушы шактый  авыр  көйдә  тукталуын  ул үзе дә хәтерләми.
 
Нәкъ  шушы  елларда  мәктәп каршында  Фатех  Сунтяров  җитәкчелегендә “Яшьлек” ансамбле оеша. Аның  составында  Дамир  беренче тапкыр күрше авыллар сәхнәсендә чыгыш  ясап,  үзен  таныта.  Мәктәп программасыннан да калышмый ул, барлык фәннәрне җиңел үзләштерә. Шуңа  да  әти-әнисе  аның  урта мәктәпне  тәмамлап,  киләчәктә җитди  һөнәр  алып,  зур  урында хезмәт  итүен  тели.  Әмма  чынбарлыкта музыкага гашыйк булган егет сәнгатьтән башка тормышын күз алдына да китерәлми һәм сигез классны тәмамлагач ата-ана йортын калдырып,  хыялына  каршы  беренче адым ясый. Бары тик әнисен татлы йокысыннан уятып саубуллаша, аңа карарын белгертә.
 
15 яшьлек баласын нигездән чыгарып  җибәрүе  ничек  кенә  авыр булмасын,  ана  кеше  улының  барлык авырлыкларны да җиңеп, куйган  максатына  ирешәчәгенә  чын күңелдән  ышана,  аңа  фатихасын биреп, юлына өч сум акча да суза.Дамир  Бор  шәһәренең  мәдәни-агарту  училищесына  укырга  керә һәм  шуннан  башлап  бер  генә  ми-нутка  да  кулыннан  баянын  ташламый.   Менә  шулай  башлана да  инде  музыка  җанлы   Камка егетенең иҗат юлы.
 
Нәкъ  шул  вакытта  “Туган  як” милли-мәдәни  үзәген  булдыручы  һәм  аның  беренче  җитәкчесе Алимҗан  абый  Орлов  тәкъдиме белән  якшәмбе  татар  мәктәбендә балалар  өчен  музыка  дәресләре бирә  башлый.  Зур  сәхнәгә  беренче  адымнарын  да  шушы  чорда ясый.  Сәләтле  егеткә  җитәкчеләр тарафыннан  шәһәрдә  урнашу тәкъдимнәре булса да, 1992 елда училищены  тәмамлагач,  юллама буенча Сергач районының  Луговое  авылына  клуб  мөдире итеп  билгелиләр  аны.  Ул  елларда  Камка  авыл  администрация-се  башлыгы  булып  хезмәт  иткән Илдус  Раков  авылдаш  егеткә: “Фейсханов,  син  шушы  рус  авылын,  аның  мәдәниятен  күтәрергә тиеш”,  -  ди  һәм  шулай  була  да –  Дамир   җитәкләгән  клуб  бер  ел-дан  ук    үрнәк  алырлык  мәдәни учакка  әверелә.  Документация, концертлар  кую  һәм  бәйрәм  чаралары  оештыру  буенча  өлкә тикшерүен  үтеп,  клуб  яңа  аппаратура   белән  бүләкләнә.  Сигез  ел эчендә яшь җитәкче авыл клубын районда  алдынгыларның  берсенә әйләндерә,  биредә  узган  чара-дискотекаларга күрше авыллардан гына түгел, күрше районнардан да яшьләр йөри. 
Үз  эшен ничек кенә  яратып башкармасын,  күңеле  белән  авыл җирендә бу юнәлештә алга барып, үсеп  булмый  икәнне  яхшы  аңлый ул.  Әмма  алда  ни  булачагын  кем дә белми бит.
 
1992 елда өлкә “Туган як” милли-мәдәни  үзәге  канаты  астында  татар халкыбызның милли моңнарын саклап калу, үстерү максаты белән “Туган  як  моңнары”  ансамбле  оеш-тырыла.  Аны  камкалы  Зөһрә  ханым  Абдюханова  җитәкли.  Еш кына ул Дамирны да ансамбльнең концертларында чыгыш  ясарга чакыра,  ә  2000  елда  ансамбльдә даими эшләргә тәкъдим итә. Туган ягының югалып баручы моңнарын саклап  калу  теләге  көчле  булганга,  кыска  вакыт  эчендә  бу якташ  ханымның  тырышлыгы белән  яшь,  сәләтле,  татар  рухлы җырчылардан  торган  коллектив туплана.  Бердәнбер  татар  ансамбле тиз арада җәмәгатьчелек арасында  популярлык  яулый,  кыска вакыт эчендә күп кенә шәһәрләрдә үзен  таныта,  шул  рәвешле  “Туган як  моңнары”  ансамбле  Сергач-Нижгар  мишәрләренең  визит  карточкасына әйләнә. Дамир да коллективта үз урынын таба.  Гаиләсен  ияртеп  шәһәргә күченә,  ә  озакламый,  үзенең  тырышлыгы  һәм  Алимҗан  Мостафа улының, “Туган як” үзәгенең бүгенге рәисе  Марат  Юнисовның  ярдәме белән  Тимерюлчылар  мәдәният сарае  директорының  урынбасары  булып  эшли  башлый,  аннары директор  итеп  билгеләнә.  Шулай итеп,  ансамбльгә  репетицияләр уздыру  өчен  бик  әйбәт  урын  да булдырыла. 
 
Сәламәтлеге  какшау  сәбәпле, 2003 елда Зөһрә ханым ансамбль белән  җитәкчелек  итүне  тулаем Дамирга тапшыра.
 
-  Тормыш  булгач,  бу  дөньяда төрле  кешеләрне  очратырга  туры килгәли.  Ходайга  мең  рәхмәт,  беренче  көннән  башлап  үз  юлымда бары  тик  мәрхәмәтле,  ярдәмчел кешеләр  белән  генә  очрашып эшләргә  туры  килде.  Аеруча  зур рәхмәтләремне  Зөһрә  Морта-зиновнага, Алимҗан  Мостафиновичка  һәм  Марат  Кадыровичка   белдерәсем  килә.  Нәкъ  менә шушы  кешеләр  минем  беренче башлангычларымда  ярдәм  кулы сузучы булдылар, - ди юбиляр.
 
Җитәкче алмашыну белән составта  үзгәрә,  ансамбльнең  репертуары да алмашына. Элек нигездә халык җырлары, халык иҗаты белән шөгыльләнгән  ансамбль  күбрәк эстрада  җырларына  басым  ясап, заманча  сәхнә  тәҗрибәсе  туплый башлый,  концертлары  күп  санлы тамашачылар җыя.
 
-  Мин,  беренче  итеп,  яшьләрне җыя  башладым.  Студентлар белән  очрашу  кичәләре  оештырып,  баян  көе  астына  җырлата идем.  Шулай  итеп,  арада  бер-ике генә  булса  да  сәләтле  яшь  егет-кызлар  ачыклана  иде.  Беренче вакытта  ансамбль  составында ике  дистә  кеше  исәпләнде.  Төп командада   әле  Зөһрә  апа  белән эшләгән Рафаил Битряков иде, ул ансамбльгә  Марат  Муллинны  китерде. Кыска вакыт эчендә Марат ансамбльнең  алдынгы  әгъзасына әйләнде – бүгенге көндә музыкант-аранжировщик  һәм  ансамбльнең солисты. Алсу Латыпова белән балалар  составын  булдырдык,  алар белән эшне күбесе Алсу алып барды,  дизайнерыбыз  да  ул.  Марат та,  Алсу  да  ансамбльнең  алыш-тыргысыз җырчылары бүген, аның данын  күтәрүдә  зур  роль  уйнаган кешеләр,  халыкара,  шәһәр  һәм өлкә  конкурслары  җиңүчеләре, дипломантлары һәм лауреатлары. 
 
Әлбәттә,  бүгенге  заманда  бер генә эшне дә спонсорларсыз башкарып  чыга  алмыйсың.  Беренче итеп  Зөһрә  апаның   улы  Ринат Абдюхановка,  даими  булышучыларыбыз Халит Сафин, Рамил Абдуллин,  Хайдәр  Хәсәнов,  Җәмил Реймовка  һ.б.  ярдәмчел  якташларыбызга  олы  рәхмәт  сүзләрен җиткерәм, - ди җитәкче.
 
Иҗади эшчәнлегендә  Дамир үзе дә  төрле  милли-мәдәни  конкурс-фестивальләр  лауреаты,  дипломанты  исемнәренә  лаек  була, Рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.  Юбилей  кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә хөкүмәтенең  региональ  һәм  муни-ципаль  эчке  сәясәт  министрлыгы, РНКАТНО  исемнәреннән  Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Аның тырыш һәм оста җитәкчелеге астында  “Туган  як”  милли-мәдәни үзәге  советы  һәм  Зөһрә  ханым  тудырган  ансамбль,  шактый  үзгәреп булса  да,  гөрләп  эшли,  халыкка шатлык,  бәйрәм  хисе  өсти,  репер-туарларындагы  йөзләгән  җырны тамашачы яратып тыңлый. 2005  елда  ансамбль  туйларга йөри  башлагач,  абруйлары  тагын да арта, үсә төшә. Халык аларны бик теләп үз бәйрәмнәрен матур итәр  өчен  чакыра,  ә  җыр,  моң, дәрт бу ансамбль солистларында җитәрлек.
 
Киләчәккә  планнары  белән  дә уртаклашты Дамир.-  Әлбәттә,  юбилейлы  ел  булгач, аны  күңелле  һәм  мавыктыргыч итеп  уздырасы  килә.  Январьда  биргән  юбилей  концерты  бу елга  яхшы  старт  булды  дип  саныйм.  Аны  оештыруда  зур  ярдәм күрсәткән  өлкә  автономиясенә, шәхсән Рәзилә ханым Ахмадуллинага зур рәхмәт.
 
Планнарга  кагылсак,  алар  күп. Март  аенда,  гадәттәгечә,  Халыкара  хатын-кызлар  көне  уңаеннан туган  якларга  бәйрәм  концерты белән  барып  чыгарбыз.  Пильна районы Мочали авылында да концерт  бирү  планда  бар.  Шулай  ук көзгә таба Түбән Новгородта юбилейлы зур отчет концерты бирергә планлаштырабыз. Юбилей булгач, ансамбль  составында  төрле  елларда  җырлаган  кешеләрне  чакырып,  зур  кичә  үткәрергә  телибез. 
 
Әлбәттә, болар барысы да зур чыгымнар таләп итә, чөнки без билет сатып концерт кую максаты белән эшләмибез.  Әгәр  дә  ярдәмчеләр табылса,  планда  булган  һәрбер концерт  бушлай  булачак, - ди  якташ җырчыбыз.
 
Җырчы  тормышы  кызыклы,  тик шактый  вакыт  таләп  итә,  кайвакытта  өйгә  дә  тукрарга  вакыт  калмый  торгандыр,  әмма  язма  герое гаиләсе  өчен  һәрчак  ышанычлы терәк, хатыны Светлана белән бер сүздә, бер киңәштә булып яшиләр, ике  ягымлы  бала  үстерәләр.  Кызлары  Лилия  җырларга  ярата,  әле мәктәптә  укыганда  әтисенә  ияреп ансамбль составында чыгыш ясый иде, хәзер ул югары уку йорты студенты. Уллары Руслан үзлегеннән баянда,  синтезаторда  уйнарга өйрәнгән,  тик  киләчәген  сәнгать белән бәйләргә җыенмый, математика белән шөгыльләнә, бу өлкәдә төрле  фәнни  конкурсларда  катнашып, җиңүләр яулый.
 
Иң мөһиме, Фейсхановлар гаиләсе һәрвакыт бергә. “Туган як моңнары” концерт биргәндә дә алар иң мөһим һәм кадерле тамашачылар.
-  Тату,  бердәм,  дус  гаиләң  булу  – бик  зур  бәхет  ул.  Бер-берең  өчен җаның-тәнең  белән  кайгырасың, уңышларга чын күңелдән сөенәсең. Аларның ярдәмен сизү шәхсән үзем өчен яңа үрләр яуларга, яңа җырлар иҗат итәргә зур этәргеч булып тора. 
 
Минем гаиләм иң якын, иң кадерле, ни  генә  булмасын,  һәрчак  ярдәм кулы  сузарга  әзер.  Мин  аларны бик  яратам  һәм  гаиләдә  үземне бик  бәхетле  хис  итәм,  -  дип  сүзне тәмамлады юбиляр.
 
Форсаттан  файдаланып,  Дамирны матур юбилее белән ихластан тәбрик  итәбез.  Аңа  гомернең  иң озынын,  бәхетнең  иң  зурысын, шатлыкның  иң  олысын  юллыйбыз. Иҗат чишмәләрең мул аксын, һәрвакытта  да  шулай  шат,  көләч йөзле,  ачык  күңелле  булып  кал. 
Өлкә  татарларының  йөзек  кашы булган  “Туган  як  моңнары”  ансамбле синең җитәкчелек астында гел алга атласын, чәчәк атсын!

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 06.02.2018
Туган як печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D