поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.05.2008 Матбугат

“КУРАЙ” БАШ МӨХӘРРИРЕ МАРАТ ТУКТАМЫШЕВ: “АЛТЫН УРТАЛЫКНЫ САКЛАРГА ТЫРЫШАБЫЗ”

Заман белән бергә атлый. Өлкәннәр өчен якын булган ретро-җырлар яңгырата. Чит ил эстрадасын да якын күрә. 73,97 FM ешлыгында менә инде 10 елдан артык эшләп килүче “Курай” радиосында һәр тыңлаучы үзенә кызыклы тапшырулар тыйлый ала. Киләчәктә радионың эчтәлеге тагын үзгәрергә, ә аудиториясе тагын да киңәергә охшаган. Ник дигәндә, бер ай элек “Курай”га яңа баш мөхәррире Марат Туктамышев килде.

- Марат, тормыш сукмагы сезне “Курай”га алып килгәнче, кайсы өлкәдә эшләгән идегез?

- Казанның берничә радиосында музыкаль редактор булып алырга өлгердем, шунлыктан әлеге даирә миңа бер дә чит-ят түгел. Дөрес, “Курай”га хәтле эшем күбрәк рус тыңлаучылары белән бәйле иде.

- Татар телле, татар җанлы радиога ияләшергә авыр булмадымы соң?

- Юк. Миңа калса, Татарстанда, бигрәк тә Казанда яшәп татар җырларын тыңламый мөмкин түгел. Үзебезнең кайбер татар башкаручылары миңа чит ил җырчыларыннан да якынрак. Кызганыч, ләкин республикабызда рус теле һәм җырлары күбрәк популярлык казанган. “Курай”га исә мин татар теле, татар эстрадасы популяштырырга, үсешенә ярдәм итү максаты белән килдем.

- “Курай” башка татар радиоларыннан нәрсә белән аерыла?

- Безнең эфирда татар музыкасы белән беррәттән рус һәм чит ил җырларын да ишетергә мөмкин. Шунлыктан һәр тыңлаучы, көнозын безнең дулкында калып, үзенең зәвыгына туры килә торган җыр һәм тапшыруларга тап була. Әлбәттә, музыкаль композицияләр сайлауда билгеле бер тәртип саклыйбыз, шулай да өстенлекне без татар телендәге иң популяр җырларга бирәбез. Тыңлаучыларыбыз 90 нчы елларда аеруча яратып өлгергән башкаручыларын да ишетә ала. Шулардан соң татар эстрадасының алтын фондына керерлек җырлар яңгырый. Иң ахырда гына рус йә чит ил музыкасын яңгыратабыз, аларның да олысына-кечесенә, татарның-русның күңеленә хуш килердәен сайлыйбыз. Ничек кенә булмасын, без һәрвакыт алтын урталыкта калырга тырышабыз.

- Шуның хәтле күпкырлы радионың тыңлаучысы нинди?

- Безнең эфирга гадәттә татар телен бик яхшы белгән кешеләр шалтырата. Алар бик ягымлы һәм киңкүңелле. әйтерсең, тыңлаучыларыбыздан ниндидер җылы нур бөркелә. Еш кына алар радионың үзенә килеп, ди-джейларны туган көннәре, тормыш бәйрәмнәре белән котлый. Кайвакыт, алып баручыларның истәлекле вакыйгалары турында тыңлаучыларыбыз алардан да яхшырак белә, дип уйлап куям. “Курай” радиосының аудиториясе үзенең эчкерсезлеге белән аерылып тора.

- Сезнеңчә, заманча технологияләр, интернет бик алга киткән заманда кешеләр радиога мохтаҗмы?

- Тыңлаучыларыбыз даими рәвештә “Курай”га кунакка килеп йөри, шуннан чыгып мин, халыкка радио кирәк, дип әйтә алам. Үз чиратында алып баручылар өчен дә мондый мөнәсәбәтне тоеп яшәү мөһим. Башкаларга кирәк булуны аңлау эшкә дәрт өсти, кәефне күтәрә бит ул. Гәбдерәхим, Айнур, кызларыбыз күп кешегә тормыштагы авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итте. Кемдер сөйгән яры белән аерылышкан, зур югалту кичергән. Бу вакытта радио алар өчен дус һәм киңәшче дә. Ышаныч телефонында эшләүчеләр кебек, алып баручыларыбыз аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.

- “Курай” радиосы ун елдан артык эшләп килә. 73, 97 FM ешлыгында булу сезгә комачауламыймы? Заманча музыкаль үзәкләр радио дулкыннарын якынча 90 нчы ешлыктан гына тота башлый бит.

- Әлбәттә, моның тәэсире сизелә. Ләкин УКВ дулкыннарда да эшләгәнгә күрә, без әлләни зыян күрмибез. өстәвенә, соңгы биш ел эчендә УКВда эшләүче радиоларның рейтинглары FM ешлыкларында урнашканнарныкы белән чагыштырганда бермәбер артты. 30 августта “Курай”га 11 яшь тула. Миңа калса, бу – ирешкән уңышларыбызның иң көчле дәлиле. 73, 97 FM ешлыгында булып та шул яшькә җиткәч, шулкадәр зур аудитория туплый алгач, димәк 100 FMда без тагын да күбрәк популяр булыр идек, дигән сүз бит бу.

- Яңа себерке яңача себерерме соң? Тыңлаучыларыгызга нинди яңалыклар көтәргә?

- Нәрсәдер тамырдан үзгәрер, дип уйламыйм. Ди-джейларыбыз арасында “Курай”да 10ар ел эшләүчеләре бар. Мин үзем аларга сокланып карыйм, аларның “Курай”да эшләүләре белән горурланам. Тәҗрибәле булудан тыш, алар әлеге радионы бик ярата, аңа җаны-тәне белән бирелгән, шуңа күрә бар эшләре дә югары дәрәҗәдә башкарыла. “Курай”ның популярлыгы – беренче чиратта, нәкъ ди-джейларыбызның уңышы ул. Татар радиолары арасында үзгә бер урын алып торабыз, безне яратып тыңлаучы кешеләр бар – мин бүгенге вәзгыятькә канәгать.

- Алай да “Курай” бүгенге уңышлар белән генә чикләнмәс бит?

- Камиллекнең чиге юк шул. Безнең радио тагын да кызыклырак, эфирда яңгыраган җырлар гына түгел, тапшырулар да тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Мин үзебезнең әнә шул югарылыкка ирешергә телим. “Курай” киләчәктә төрледән-төрле тапшырулар, интерактивлар белән баетылачак. Тыңлаучыларыбыз белән тагын да тыгызрак аралашу мөмкинлекләрен эзлибез.

Туган көнебезгә – 30 августка сюрприз әзерлибез. Барлык тыңлаучыларыбызны да “Курай”ның бәйрәмендә көтеп калам.


Гөлназ ТӨХБӘТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 89 | 13.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»