|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2018 Экология
Татарстан синоптиклары алдагы биш көнгә фаразларын җиткердеТатарстан синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде. 5 февральдә Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә – 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
Татар-информ язуынча, 6 февральдә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метрга кадәр, төнлә урыны белән 18 метрга кадәр көчәя. Төнлә -5..-10, республиканың көнбатышында аязган вакытта -15 градуска кадәр суыта. Көндез температура -2..-7, көнбатышта -10 градуска кадәр салкын.
7-8 февральдә республикада бераз кар явачак. Төнлә -6..-11, көнбатышта -16, көндез -4..-9 градус салкын. 7 февральдә республиканың көнбатышында -12 градуска кадәр суыта.
--- |
Иң күп укылган
|