• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
02.02.2018 Хатлар

Картинәй суганы (ХАТИРӘ)

Хатирәләрне барлаганда, кайчандыр безне эчкерсез яраткан якын кешеләребез искә төшә. Алар белән бергә булган чаклар, кызыклы вакыйгалар күз алдына килеп баса. Шуларның берсен сезгә язып җибәрергә булдым әле. "Картинәй (бездә дәү әниләргә, әбиләргә шулай дәшәләр) суганы" дип атадым мин аны.

Безнең картинәебез, Латыйфа Рамазан кызы Бәшәрова, Бөек Ватан сугышында хә¬бәр¬сез югалган картәтиемә Әхтәм Хәерлебәшәр улы Бә¬шәровка гомере буена тугры калып, биш баласын сау-сәламәт үстереп, олы тормыш юлына озаткан кеше. 

Әбиебез тормыштан ямь табып, һәрвакыт ачык йөз белән яшәде. Аны искә алганда, ул һәрчак көләч йөзе белән искә төшә. Әбием белән бабамның икесенең дә урыннары оҗмахтадыр, дип уйлыйм. 

Хикәятемне ерактан, балачак хәтирәләремнән башлыйм әле. Шул вакытларны исемә төшерәм дә, күңелем шатлык белән тулгандай була.
Менә мин картинәемдә кунакта. Әй, яратам да соң аңарда кунакта булырга. Ул мине, кунак кызы дия-дия, үзе¬нең тәмле кәнфит-прәннекләре белән сыйлый башлый. 
 
Картинәемнең бакчасында әле тәмле алмалар да пешә. Бу алма агачының исеме дә миңа бик ошый. Ранетка дип атала ул. Картинәемнән: “Ашап карыйм әле”, - дип сораган идем дә: “Хәзер август башы гына бит, балам. Тәмләнергә вакыт кирәк әле аларга”, - дип жавап бирде. Иртәгә барыбер бакчага кереп ашап карыйм шул алмаларны. Бәлки, картинәемә генә алар тәмсез булып тоеладыр. Әнә җиңгәчәм, Рәзилә апа кайтып керде. Ул җиңгәчә дип дәшкәнне яратмый. Белмим нигәдер. Минем өчен җиңгәчәй дә бик матур сүз бит инде. 
 
Безнең Рәзилә апабыз тегүче. Ул эшкә тотынып, нәрсәдер теккәндә, өстәл өс¬тендәге зур, матур тегү маши¬насы астына кереп утырырга яратам. Өстәлнең аяклары яфрак¬лар, мин белмәгән-күрмәгән җиләк-җимешләр белән бизәп ясалган. Аларны сырлап эшләнгән тимер тоташтырып тора. Рәзилә апа шуның өстенә аяк¬ларын куя да, тегү машинасы  үзеннән-үзе биергә тотына, җырлап җибәргән сыман була. 
Мин онытылып, идәнгә төр¬¬ле төстәге ситса кисәк¬чек¬ләренең очып төшүен кү¬зәтәм. Алар агач яфракларын хәтерләтәләр. Шулар өстенә Рәзилә апамның кара озын чәч толымнары да шуып төшә. Кайчан өлгергәндер, Рәзилә апам миңа шул ситса кисәкләреннән курчак та ясап куйган. Аның бите ап-ак, башына вак чәчкәле яулыгын матур итеп бәйләп куйган. Ә күлмәгенең матурлыгына шаккатып карап торам. 
Кичә картинәемә әзрәк үп¬кәләп тә алдым әле. Ул: “Йок¬ларга вакыт инде”, - диеп, икенче бүлмәгә алып керде дә авыз эченнән генә ниндидер матур бер көй көйләргә тотынды. Күзләремнең йомылганын сизми дә калганмын. 
 
Иртән ми¬не тәмле тәбик¬мәк (безнең авыл¬да пәрә¬мәчне шулай атыйлар) исләре уятты. Сикереп тордым да карт¬инәемнең итәгенә барып сарылдым. Ә ул мине назлап, башымнан сыйпарга кереште һәм без, кара-каршы утырып, тәбикмәк бе¬лән тәмләп чәй эчтек. Шунысына игътибар иттем, карт¬инәемнең битләре дә нәкъ шул тәбикмәккә охшап, ничектер матур булып кызарып киткәннәр иде.
 
Чәй эчеп туйгач, карт¬инәемнең көйләп әйткән догасын тыңладым да, әппәр әйтеп битемне сыпырганнан соң, урамга чыгып йөгердем. Минем тизрәк бакчадагы алманы ашап карыйсым килә иде. 
 
Биредәге түтәлләрдә кишер, кыяр, суган, төрледән-төрле ма¬тур чәчкәләр дә үсә. Барысы да рәсемдәге сыман. Бер чүп үләне дә юк. Суган түтәле генә миңа ошап бетмәде. Андагы яшел суган кыяклары жирдә таралып яталар иде, ә суганнар үзләре өскә калкып торалар. Әз-мәз чүп үләннәре дә күренгәли. Картинәем өлгермәгәндер инде. 
 
Карап-карап тордым да, картинәемне шатландырырга булдым. Суган түтәлендәге бөтен чүп үләннәрен дә йолкып бәрдем. Аннан соң суганнарны күмеп чыктым. Эшемне тәмамлагач, картинәемнән сөенче алырга йөгердем һәм үзен җитәкләп бакчага алып кереп,  суган түтәлен күрсәттем. Хәзер картинәем мине мактый инде дип торганда, ул: “И балам, син безне сугансыз калдыргансың бит”, - дип әй¬теп куйды. “Нигә алай дисең картинәй?” - дигән идем, ул мо¬ңа каршы миңа: “Үскәч аң¬лар¬сың”, - дип кенә жавап бирде.
 
Менә шундый язма килеп чыкты. Күпләребезнең күңе¬лендә шундый җылы хатирәләр сакланадыр, дип уйлыйм. 
 
Динура ВӘЛИЕВА-ФӘЙРУЗОВА.
Зеленовка авылы,
Ставрополь районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 02.02.2018
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments