|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2018 Җәмгыять
Дәүләт порталында үзегез теләгән участокны сайлап тавыш бирә аласыз
Федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң Россия гражданнары ирекле рәвештә үзләре теләгән сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлегенә ия булды. Бу дәүләт порталы ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче тапкыр мондый мөмкинлектән узган елның 10 сентябрендә файдаландылар. Быелгы 18 мартта узачак Россия Федерациясе Президентын сайлау көнендә дә ниндидер сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә үзе исемлеккә кертелгән сайлау участогында тавыш бирү урынына килә алмаган сайлаучыга дәүләт порталы аша үзе теләгән сайлау участогында тавыш биреп булачак.
Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|