|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2018 Шоу-бизнес
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз өйләнү-өйләнмәве турында әйттеЯраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың вафатыннан соң 2 ел узып та киткән. Җырчы 2016 елның 26 январендә икенче сабыен тапканнан соң өзлегүдән вафат булган иде. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра. – Вәсиләне уйламаган бер генә минутым да юк, – дигән Илгиз әфәнде Акчарлак басмасына. – Кәрим әнисенең башка кайтмаячагын белә, аңлый. Ә кызыбыз Камилә әнисен белми инде. Аңа 1 атна булганда Вәсилә үлеп китте бит. Улым әнисенә охшаган. Бервакыт әбисенә: “Нәнәй, әнием озак яши алмады. Карт әтәй белән сез яшәгез инде. Сезнең озак яшәвегезне телим”, – дип әйтеп куйды. Балаларга ана назы, ана җылысы җитми. Еллар узган саен миңа авыррак. Шулай да өйләнергә уйламыйм, - дигән ул.
--- |
Иң күп укылган
|