поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.02.2018 Шоу-бизнес

500дән артык җыр язган Фирзәр Мортазин: "Заказга эшли белмим, сатам дип йөрмим"

Композитор, җырчы Фирзәр Мортазин туган ягы Буа районы Кайбыч авылында яшәп, иҗат итә. Беренче көйне Лениногорск музыка училищесын тәмамлагач, 17 яшендә яза. “Зәңгәр чәчәк — синең күзләрең” була ул. Бүгенгә кадәр иҗат иткән җырлары 500 дән артып китә.

— Дөресен әйткәндә, санаганым юк. Исәп өчен эшләмим, — ди Фирзәр абый. — Шигырь күңелемә ята икән, җыр үзеннән-үзе туа. Текст авторлары интернеттан иҗат эшләрен җибәрә. Укыгач, ошаганнарына, кемнеке булуына карамастан, көй язам. Заказга эшли белмим, сатам, дип иҗат итмим. “Җыр алыгыз”, — дип йөрмим. Килеп тыңлыйлар, ошатсалар, алалар. Үзеңне мәҗбүр итеп язу эш түгел ул.
 
— Юбилеегыз белән котлыйбыз, Фирзәр абый... 
 
— 60 яшьлек юбилейны әллә зур, шатлыклы вакыйга, дип беләсезме (көлә)?! 
 
— Ник алай дисез? Олыгайдым, дип кәефсезләнеп утырмыйсыздыр бит? 
 
— Юк ла. Әле үземне 20 яшьлек егет кебек хис итәм (көлә). Ул яктан зарланмыйм... 
 
 
— 40 елдан артык иҗат итәсез, халык артисты исеме бирелмәгән икән әле... 
 
— Мин — “Татарстанның атказанган артисты”. Бернәрсәне дә сорап йөрмим. Бирсәләр дә, бирмәсәләр дә, хөкүмәт үзе белер. Ул хакта уйлаганым юк. Тормышым яхшы. Эшем, гаиләм белән бәхетлемен... 
 
 
— Наилә апа белән гомер итә башлаганга ничә ел узды? 
 
— Быел — юбилейлар елы. Үземә — 60 яшь, гаилә корганга августта 40 ел була. 20 яшьтә өйләндем. Наиләне йөргән егетеннән аерып алдым бит. Димәк, өстән шулай кушылган. Туй да ясамадык. Хикмәт андамыни?! Атна буе туй үткәреп тә, бер ел да яши алмаганнарны беләм. Бик матур гомер итәбез. Наиләм — алтын. Кәефе, сәламәтлеге шәп! Дусларым килсә дә, йөзе ачык, һәрчак кайнар ризыгы әзер. Искиткеч уңган. Үз авылыбыз кызы ул. Туган йорты — бәрәңге бакчасы башында гына. Артта инеш ага. Инеш буеннан гына барабыз. 
 
— Алайса, тагын бәйрәм көтелә икән. 
 
— 40 еллыкта кеше җыймыйбыз. 50 ел булса, бу хакта уйларга мөмкин. Быел августта, планнар барып чыкса, Наилә белән икәү Төркиядә ял итеп кайтырбыз, дим. 
 
 
— Наилә апаның да быел юбилей бит, әйеме? 
 
— Без бер елгы. Ләкин ул ике сыйныф түбән укыды. Мине мәктәпкә — 6, аны 8 яшьтән биргәннәр. Әмма бер җирдә белем алсак та, ул мине күрмәгән, бар дип тә белмәгән. Армиядән кайткач, клубта эшли башлагач кына якыннан таныштык...

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 01.02.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»