|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2018 Җәмгыять
Халыклар Дуслыгы йортында шахмат турниры уздыТатарстанның Халыклар Дуслыгы йортында бишенче ел рәттән шахмат турниры үтте. Чара Татарстан Республикасының гарәп студентлары Союзы тарафыннан оештырылды. Турнир башланыр алдыннан катнашучылар алдында ТР гарәп студентлары Союзы җитәкчесе Алхамсс Ясер Шафик чыгыш ясады:
«Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында инде ничәнче ел рәттән шахмат турниры уздырабыз. Ул чын мәгънәсендә оешмабызның традицион яарасына әверелде. Шахмат — һәр кеше өчен үзенчәлекле спорт төре. Бу уенга төрлечә карарга мөмкин: кем өчендер ул — сәнгать, ә мантыйкны үз итүчеләр өчен ул — төгәл анализ, өченчеләр өчен ул, иң беренче чиратта, көрәш, тәвәкәллек, азарт. Әлеге шахмат турнирын оештыруда булышкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Катнашучыларга уңышлар, әйбәт партияләр телим, ә тамашачылар бу уеннан ләззәт алырлар дип ышанып калам».
Турнирда төрле Гарәп илләре вәкилләре булган 14 шахматчы, шулай ук тәүге тапкыр гарәп студентлары Союзы вәкилләренең балалары катнашы.
Чара ахырында ТР гарәп студентлары Союзы җитәкчесе Алхамсс Ясер Шафик турнирда җиңү яулаган өч шахматчыга дипломнар тапшырды. Беренче урынны Ажиб майн, икенче урынны Альбавели Усама һәм өченче урынны Мохамед Досуги яулады.
--- |
Иң күп укылган
|