поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.02.2018 Әдәбият

Данил Салихов "Яшь язучылар берлеге" төзүгә каршы чыкты

Кичә Татарстан язучылар берлегендә узган әдәби тәнкыйть остаханәсендә “Идел” яшьләр журналы баш редакторы Радик Сабиров “Яшь язучылар берлеге” булдыру идеясе белән чыкты, әмма Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аны хупламады.

Әлеге бәхәсне “Татар-информ” хәбәрчесе күзәтте.

“Бу идея күптән булгандыр инде - "Идел"гә килгәннән бирле бераз шашып йөрим. “Яшь язучылар берлеге” дигән формаль гына булса да оешма кирәк һәм аны “Идел” журналы астында җыя башларга мөмкин. Бездә “Иделем Акчарлагы”, “Әллүки”, “Калеб” кебек чаралар бар, әмма алар ничектер бергә тупланмаган, җыелмаган. “Идел”гә әсәрләрен яшьләр бирми, без аларны сорап алабыз. Олы буын элеккеге гадәт белән, яшьләр журналы булса да, әсәрләрен бирә. Ул “Вконтакте” да гына калу гадәтеме, куркумы, гонорар юк дип уйлаумы - анысын аңлата алмыйм”, - диде Радик Сабиров.
 
 
Моңа җавап итеп, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: “Дөресен генә әйткәндә, берлек ул бер генә була, ун берлек булмый. Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе бер булуы белән дә бүгенгесе көндә бердәнбер булып калды. Россия берләшмәсендә армия төзер өчен бөтен чүпне дә җыя алалар. Татарстан язучылар берлегенә керә алмаган бик көчсез язучылар Россия язучылар берлегенә кереп беттеләр. Аны бүлгәлисең икән, татарга, мишәргә, керәшенгә бүлгән кебек таркала да бетә. Шуңа күрә мин мондый әйбергә кул куймыйм. Яшь язучыларга беренче китабын бастырырга булышканда алар белән өстәмә эш алып барырга мин каршы түгел”, - диде.
 
Татарстан Язучылар берлегендә яшь шагыйрәләрнең иҗатын тәнкыйтьләделәр. Сынауны өч шагыйрә – Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина һәм Гөлүсә Шиһапова үтте. 
 
Кереш сүзне “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмән әйтте: “Алга таба үсү өчен сезгә фикер ишетү кирәк, шуңа күрә һәрбер сүзгә колак салып утырыгыз. “Миңа бу кирәкми, минем үземнеке”, дигән сүзләр булмасын иде. Кызлар иҗатта тоткарланып калсыннар, алга таба да китапларын чыгарсыннар, иҗатларын дәвам итсеннәр иде”, - диде ул.
 
Өч шагыйрә дә иҗатка нәкъ менә “Әллүки” берләшмәсеннән кереп киткән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче бу түгәрәккә 10-15ләп студент йөри. Алар төрле шәхесләр белән очраша, фикер уртаклаша, тәҗрибә туплый.
 
Фикер алышуга күчкәнче, яшь язучылар тәнкыйтьчеләрне үзләре һәм иҗатлары белән таныштырды.
 
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов яшь язучылар иҗатының инде өлгергән, җитлеккән булуын билгеләде.
 
 
“Гүзәл Закировада шагыйрьлек сыйфаты бар. Анда шигъриятне аңлау, тоемлау бар һәм мин тормыш-яшәешкә булган хис-кичерешләрен шигырь аша чагылдыра ала дигән фикердә калам. Шигырьләре бүгенге көн язучыларының иҗаты белән бәхәскә керә ала”, - диде Әлфәт Закирҗанов.
 
Шагыйрь һәм прозаик, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев яшь язучыларга шигырьләре астына куелган исемгә дә зур игътибар бирергә кушты. Марсель Галиев кызлар иҗатында яшь буынга гына хас үзенчәлекле образлар булуын да билгеләде. Шулай ук ул Гүзәл Закирова һәм Ләйлә Хәбибуллинага үзләренең шигырь җыентыгын да әзерли башларга киңәш итте. Аның фикеренчә, алар инде кимендә 100 битлек җыентыкларын чыгарырга әзер һәм яшь буын укучылары китапны кызыксыну белән укырга тиеш.
 
Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла яшь язучыларга яңадан-яңа образлар эзләргә киңәш итте. “Күңел азрак төрлелекне таләп итә. Алайса син укыйсың, үлчәмнәр дә үзгәрә, әмма һәрвакыт бер әсәрне укыган кебек. Шигырьгә тормышчан үзенчәлекле детальләр кертеп җибәрәсең икән, укучы аны эләктереп ала. Бер үк әйбер ялыктыра, шуңа сюжетлы әсәрләрне дә күрәсе килә”, - диде Ркаил Зәйдулла.
 
Ркаил Зәйдулла да остазы Марсель Галиевның язучыларга үз китапларын бастырырга кирәк дигән фикер белән килешә.
 
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Ләйлә Минһаҗева кызларның әсәрләрен нәкъ менә яшьләр өчен иҗат ителгәнлеген билгеләде.
 
Нәтиҗә ясап, яшь язучыларның иҗатын бәяләгән әдипләр аларга үз җыентыкларын булдырырга һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр.  

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»