поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2018 Авыл

Балык Бистәсендә гомер булмаган бәйрәм оештырганнар (ФОТО)

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының “Галәү” чишмәсе янында тау шуу бәйрәме гөрләп узды. Ул икенче ел рәттән үткәрелде. Олысы, кечесе — барысы да чаналарын күтәреп, “Галәү” чишмәсе буена җыелып, рәхәтләнеп тау шуды, самавыр чәе эчеп, тәм-том белән сыйланды.

— Әлеге чараны үткән ел авылдашыбыз Илшат Гәрәев тәкъдиме белән башлап җибәрдек, — ди Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы Анатолий Дмитриев. — Чишмә, күл янындагы тауга күп кеше җыелды. Җырчы Наил Табанаков котлады, җырларын бүләк итте, башка җырчылар да чыгыш ясады. Балалар өчен төрле күңелле уеннар оештырылды. Тәүге тапкыр үткәргәндә, болай зур масштабта узар, дип уйламаган идек. Иганәчеләр ярдәме белән, пылау, камыр эчендә сосиска һәм башка тәм-том әзерләнде, самавыр чәе кайнатылды. 
 
Тау текә, озын. Аны кызлар-егетләр җыелып шомартты. Бәйрәм көнендә балалар гына түгел, олылар да рәхәтләнеп тау шуды. Галәветдинов Фәниснең улы кар чанасына зур чана тагып, балаларны йөртте. Сабыйларга аеруча күңелле булды. Кыш бабай белән Кар кызы да бар иде. Чыршы янында концерт куелды. 
 
Бәйрәмгә күпләрнең туганнары, дуслары кайтты. Көне буе авыл өстендә чана шуган тавышлар яңгырады, учак исе таралды, җыр-моң агылды. Бу бәйрәм — очрашу, күрешү өчен менә дигән чара! 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 31.01.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»