поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.01.2018 Киңәш-табыш

“Кеше көненә 5000 адым йөрергә тиеш”

Хәзер шәһәр урамнарында да, авылларда да ике таяк белән йөрүчеләр еш очрый. Аяклары авырту яки, гомумән, авыру сәбәпле таякка калган кешеләр турында сүз бармый. Киресенчә, авырмаска тырышучы, аяклар-таяклар белән шифа эзләп, саулык өстәп йөрүчеләрне күздә тотуыбыз.

Аларның кайсысында гадәти агач таяклар, кайберләрендә чаңгы яки скандинав йөреше таяклары. Күңелле хәл: димәк, кеше телевизор каршыннан, диваннан кубарылып чыгарга үзендә көч тапкан, тормышына файдалы яңалык кертә, сәламәтлеге турында кайгырта дигән сүз. Болай йөрүне “скандинавча йөреш” дип атыйлар. Нинди спорт төре соң бу, аның файдасы нидә, зыяны бармы, гадәти агач таяклар белән дә скандинавча йөреп буламы? Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, скандинав йөреше буенча халыкара белгеч-инструктор Лидия Кадыйрова белән шулар хакында сөйләшеп алдык.
 
– Скандинав йөрешен утызынчы елларда фин чаңгычылары уйлап тапкан. Кар эреп беткәч, саф һавада спорт күнегүләрен дәвам итәселәре килеп, алар чаңгы таягы белән генә йөри башлаганнар. Гадәти чаңгы таягы тора-бара үзгәргән һәм хәзерге “кыяфәткә” кергән: аның тота торган җире бар, шунда ук ярымперчатка тагылган, таяк очлары тимердән сөңге кебек ясалган – бу бозлавыкта, асфальт түшәлмәгән юлда йөрү өчен кирәк. Ә асфальт, бетон өслектән барганда таякларның очларына махсус резин башмакчыклар кидертелә.
 
– Хәзер урамда гадәти таяк белән йөрүчеләрне скандинавча йөриләр дип әйтү дөрес түгел, димәк?
 
– Скандинав йөреше өчен (әлеге һәвәскәр спорт төрен безнең илдә фин йөреше, төньяк йөреше дип тә атыйлар) махсус таяклар кирәк, алар белән йөрүнең аерым техникасы бар. Гади генә әйткәндә, алай йөрү таякларны алга куеп, җилкәгә терәп, зур адымнар белән атлаудан гыйбарәт, бу вакытта арка, җилкә, кул, аяк мускуллары яхшы эшли. Күп кеше гадәти таяк белән йөри. Без – скандинав йөрешенә өйрәтүче инструкторлар элек һәркемне: олыларны да, яшьләрне дә дөрес йөрү техникасына өйрәтергә тырышсак, хәзер карашыбыз үзгәрде, шундый фикергә килдек: иң мөһиме – кеше йөрсен генә! Ахылдап-ухылдап диванда аунап ятмасын, теләсә-нинди таяк тотып булса да, урамда йөрсен! Ник дигәндә, соңгы фәнни мәгълүматларга караганда, нәкъ менә йөрү бик күп чирләрне булдырмый калырга ярдәм итә: йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш юллары чирләреннән саклый, холестерин күләмен киметә, сөякләр системасында кан йөрешен, организмда май, углевод, минераллар алмашын яхшырта. Техникасын төгәл үтәп, дөрес итеп йөргәндә исә, скандинавча йөрешнең файдасы бермә-бер зур. Галимнәр скандинав йөреше вакытында кеше тәнендәге мускулларның – 90, ә гадәти рәвештә йөргәндә 70 проценты эшли дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Скандинав йөреше – остеохондроз, остеопороз, остеортроз, атеросклероз, сколиоз, бронхит, бронхиаль астмадан, арка-муен-җилкәләр сызлаудан, невроз, депрессия, йокысызлык, симерү интектерүдән, кан басымы уйнаудан искиткеч яхшы дәва чарасы. Шулай ук бик күп авырулардан тернәкләнгәндә аның организмга файдасы зур.

– Барлык кешегә дә бу рәвешле йөрергә ярыймы?
 
– Көчле инфаркт, инсульт кичергәч, кан басымы югары менеп яки бик төшеп киткәндә, грипп белән чирләгәндә яки салкын тиеп, температура күтәрелгәндә, берәр җир бик каты авыртканда скандинавча да, гадәти йөрү дә тыела. Йөрү – уңайсызлык тудырырга, авыртуны көчәйтергә тиеш түгел. Шатланып, рәхәтләнеп йөрү генә файдалы. Дөнья күләмендә танылган белгечләр йөрү өлкән кешеләргә дә сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр. Йөрү хәтта пенсионерлар өчен ГТО нормаларына кертелде. Хәзер өлкәннәрнең паркларда күпләп йөрүе, бәлки, шуның белән дә аңлатыладыр. Аннан пенсионерларның спорт белән шөгыльләнергә вакытлары да күп инде. Өлкәннәр сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны көчәйттеләр, бу бик яхшы күренеш. Кеше ашыгып та, бик акрын да түгел, ә уртача тизлектәге адымнар белән көненә, ким дигәндә, ярты сәгать йөрергә тиеш. Статистикага караганда, авыл кешеләре озаграк яши, чөнки авылда шәһәрдәге кадәр стресс юк, авыл кешеләре һәрвакыт физик хезмәттә, җәяү күп йөриләр, чиста һава сулыйлар. Ә шәһәрдә яшәүчеләрнең чирләп китү ихтималы күпкә зур: стресс, һаман ашыгу, транспортта утырып йөрү, аз хәрәкәтләнү, начар һава сулау – барысы да йогынты ясап, шәһәр кешеләренең гомерен кыскарта.
 
– Скандинавча йөреш буенча махсус белем бирәләрме?
 
– Безнең Казанда андый белем алу мөмкинлеге юк, Мәскәүдә бар. Мин Скандинавча йөрешнең рус ассоциясендә белем алып, халыкара инструктор исемен йөртәм. Бездә скандинавча йөрергә хәзер кайбер санаторийларда, сырхауханәләрдә өйрәтәләр, махсус төркемнәр оештырып, аның нечкәлекләрен, техникасын өйрәтүче врачлар, спортчылар бар. Өйрәнергә теләгән кешегә Интернетта мәгълүмат бик күп. Иң мөһиме – йөрү генә бит инде ул дип, спортның бу төренә җиңел карап, үзеңә зыян салмау.
 
– Үзең генә йөргәнче, төркем белән йөрү файдалырак дип укыган идем...
 
– Скандинав йөреше белән төркемдә шөгыльләнү өчен һәр кешенең саулыгы турында белешмәсе булу зарур. Болай шөгыльләнү өч өлештән тора: организмны, аерым алганда, йөрәк-кан тамырларын, сулыш органнарын, мускулларны йөрергә әзерләү; йөрү (ул 15 минуттан сәгать ярымга кадәр дәвам итә) һәм организмны тынычландыру өчен махсус күнегүләр ясау. Тренировкага тотынганчы һәр кеше башта пульсын санарга тиеш, белгечләр, кешенең яшен һәм физик күнегүләргә әзерлеген исәпкә алып, пульсны махсус формула буенча саный. Кеше яңа гына терелеп, йөрергә чыккан икән, аңа артык кызу йөреп, пульсын ешайтырга ярамый. Йөрүне әз-әздән башларга кирәк. Беренче юлы ук ике сәгать йөреп керү дөрес түгел, тәүге тапкырга 15-20 минут җитә. Иң мөһиме – даимилек. Атнага, һичьюгы, өч тапкыр чыгып, егермешәр минут йөрергә кирәк.
 
– Тәүлекнең кайсы вакытында йөрсәң дә ярыймы?
 
– Ярый, бары тик ач килеш яки күп ашап чыгарга кирәкми. Йөрергә чыкканда кеше үзен яхшы хис итәргә тиеш. Җиңел, уңайлы киенеп чыгарга кирәк. Аяк киеменең табаны сыгылмалы булу шарт. Үзең белән бераз су йөртергә кирәк.
 
– Сез скандинав йөреше белән даими шөгыльләнәсезме?
 
– Кызганыч, вакыт җитми, шулай да атнага ике тапкыр чыгарга тырышам. Таякларны машинамда йөртәм, җай чыгуга, йөрергә карыйм. Таякны дөрес сайларга, моның өчен үз буеңны 0,68гә тапкырларга кирәк. Чаңгы таягы култык астына кадәр озынлыкта, ә скандинавча йөрүгә махсуслашканы чама белән бил тиңентен була. Таяклар артык озын икән, җилкә күтәрелә, киеренкелек, уңайсызлык туа. Скандинавча йөрешкә махсуслашканнары кыйммәт, спорт кибетләрендә аларның иң арзан дигәннәре дә 700 сум тора, шулай ук 9-10 мең сумлыклары да бар. Әйткәнемчә, без инде бары шундый таяк белән генә йөрүне дә төп шарт итмибез. Кеше көненә, ким дигәндә, 5000 мең адым йөрергә тиеш. Бу – сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы. Әле узган декабрьдә Финляндиядән белгечләр килгән иде, алар пенсионерлар ничек йөрергә өйрәнгәннәр, шулай йөрсеннәр, аларны скандинавча йөрешкә өйрәтергә кирәкми дип белдерделәр. Шуңа да без, урамда, мәҗбүрилектән түгел, ә файдасын аңлаганга күрә таяклар белән йөргән өлкән кешеләрне күреп, куанабыз. Әлеге спорт төрен пропагандалау максатыннан Казанда скандинавча йөреш буенча ике ел рәттән фестиваль үткәрдек. Катнашучыларны яшьләре буенча төркемнәргә бүлеп ярыштырдык, җиңүчеләргә медальләр бирдек.
 
Безнең шәһәрләрдә, авылларда таяклар белән йөрүчеләр алай күп түгел әле, ә Европада андыйлар хисапсыз. Мин узган җәйдә Финляндиягә барган идем, таяк белән йөрүчеләрнең күплеген, халыкның сәламәт яшәргә тырышуын күреп, хәйран калдым. Финляндия мәктәпләрендә инде 40-50нче елларда ук таяк белән йөрергә өйрәтә башлаганнар. Безнең мәктәпләргә бу яңалык әлегә кермәде – без бит бик озак җыенабыз. Балаларыбызга йөрү бик кирәк, югыйсә, аларга физик активлык җитешми.
 
Йөрү – сәламәтлекне саклауның иң арзан ысулы. Вакыт табып, кеше атнага ике-өч тапкыр таяклар белән йөреп керсә бик яхшы, ә көн саен бераз-бераз йөрү тагын да әйбәтрәк, чөнки эшләүче мускуллар шатлык гармоннары – эндорфиннар, ялкынсыну белән көрәшүче аксымнар – миокиннар бүлеп чыгаралар. Кыскасы, йөрегез, файдасы күп, белегез!

Редакциядән. Безнең төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, скандинав йөреше Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Арча якларында киң таралган. Башта таяк белән урам әйләнүне трай тибеп йөрүгә тиңләп, “кеше ни әйтер, эшсез диярләр, көләрләр” дип оялып-кыен-сынып торган ханымнар-апалар хәзер авыл урамнары буйлап рәхәтләнеп, күкрәк киереп йөриләр һәм аларның сафлары торган саен арта икән. “Таяк белән йөри башлагач, аяк-куллар сызлаудан туктады, йокысызлыктан интекмибез, ябыгып, җиңеләеп киттек, кәеф күтәрелде”, – диләр алар.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Скандинав йөреше сезгә танышмы, бәлки, дусларыгыз, күршеләрегез әлеге спорт төрен үз итәдер? Языгыз әле! Иң кыйммәтле байлыгыбыз – сәламәтлек турында сүз бара бит, файдалы мәгълүмат алмашыйк. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.01.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»