|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2010 Җәмгыять
ЧУКЫНЫР КӨН ҖИТӘКүпмилләтле илебездә тагын бер бәйрәм барлыкка килергә тора. Ул да булса – Русьны чукындыру көне. Ул 28 июльгә билгеләнәчәк. Бәйрәм булгач, аны зурлап билгеләп үтәргә дә кирәк бит. Шуңа күрә бюджеттан фәлән кадәр акча бүленәчәк. Фәлән кадәр дим, чөнки төгәл сумманы әлегә әйтүче юк. Ләкин чукындыруның күпмилләтле дәүләт өчен әһәмиятен аңлаган кеше акчаны кызганмаячакларын чамаларга тиеш Шулай итеп, календарьдә тагын бер “кызыл” дата барлыкка килә. Безнең илдә календарь болай да кызамык чыккан бала тәне шикелле. Кая күз салма – кызыл төрткеләр. Урыны-урыны белән ул төрткеләр тоташып, атнадан да артып китә. Тик сүзем башны ташлап эчеп ята торган бетмәс-төкәнмәс яллар хакында түгел. Мине күбрәк бу бәйрәмнең эчтәлеге кызыксындыра.
Бердән, Русиянең күпмилләтле, төрле конфессияле ил икәнлеген онытмыйк. Шулай булгач, барлык диннәргә дә мөнәсәбәт бертөрле булырга тиештер. Әйтик, Идел буенда ислам кабул ителүне дә дәүләт югарылыгына күтәрергә кирәк. Мөселманнар христианнардан кайсы яклары белән ким соң? Яһүдиләр дә җитәрлек, аларның да Ханука кебек олы бәйрәмнәре бар. Иудаизм тәгълиматына ышанучылар Русиядә миллион ярым чамасы, ди. Моннан тыш, әле католиклар бар. Калмыкия, Бурятия, Тывада, әнә буддизм. Ә инде Якутия, Чукоткада пантеизм белән яшиләр, Тәңречелек тарафдарлары да җитәрлек. Кыскасы, һәрберсеннән берәр бәйрәм җыйсаң да, кызык кына календарь килеп чыгар иде. Әйтик, берәр көнне уянып китәсең, ә бөтен ил тантана рухына чумган. “Нинди бәйрәм бу?” – дип сорыйсың. Ә сиңа таныш-белеш бик җитди һәм шул ук вакытта шатлыклы кыяфәт белән җавап кайтара: “Чукоткадагы Изге Нарат рухының җиргә иңдерелү көне бүген”...
Җитди итеп әйтсәк, бармактан суырып чыгарылган бәйрәм-даталар күп бездә. Ләкин аларның дини төсмере булганнарына дәүләт дәрәҗәсе бирелү дөрес түгел. Бу – төрле диннәр арасына хакимият югарылыгында казык кагу бит. Нигәдер, Мәскәүдәге түрәләр моны әллә аңламый, әллә махсус шулай итә. Ә инде Русьны чукындыруны илкүләм бәйрәм итеп аерып алу рус православие чиркәвенең позицияләре ныгый баруы турында сөйли. Ул инде ил күләмендә сәяси көч югарылыгына күтәрелә. Һәм биредә Патриарх Алексий икенченең өлеше зур.
Кемнең нинди диндә булуы турында рәсми саннар безнең илдә юк. Кеше үзенең гыйбадәт кылулары турында хәбәр итмәскә хаклы. Кайбер социологлар ышандырганча, 50 процент халык бөтенләй дә Алласыз, калган 30 проценты православ диләр. Мөгаен, 28 июльгә тагын да зуррак, тагын да төгәлрәк саннар булыр. Һәрхәлдә, бу бәйрәмне булдыру халыкка “Чукынышыгыз!” дигән кебегрәк мөрәҗәгатьне хәтерләтә.
Сәйдулла КУТУШЕВ |
Иң күп укылган
|