поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.02.2010 Дин

ДИНДӘ ВАК-ТӨЯК ЮК

Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин белән интервью.

– Рәфыйк абый, Сез ректор да, Тарих институтында иҗтимагый фикер һәм исламият бүлеге мөдире, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге гыйльми секретаре, академиядә яңа гына оешкан исламны өйрәнү үзәге җитәкчесе. Әле тагын берничә вузда укытасыз бугай. Болай күп эшләгәч, Кабан күле буенда коттеджда яшисездер инде?

 

– Чыннан да, күп эшләнә. Яшь чагымда да миңа, син многостаночник, дип әйтәләр иде. Дөрес, акча җитми дип хәзер төрле вузларда чабып йөрмим. Әмма әлеге санап үтелгән урыннар бик мөһим. Ректор эшчәнлегенә Тарих институтында бүлек мөдире булып эшләвем комачауламый. Дөрес, академиядә исламиятне өйрәнү үзәге тулы көченә эшли башлагач, бер кәнәфине бушатырга туры киләчәк. Бөтен эшкә дә өлгереп булмый. Эшлисең икән профессионал булырга кирәк.

 

Ә инде Кабан күле буендагы коттедж әле хыялда гына. Ләкин шулай да авылдан чыккан булгангамы, җир тарта, үз йортым белән яшисе килә. Инде эшләгән вакытта шәһәр тирәсендәме, эчендәме җир кишәрлеге алып, үз йортымны салып, шунда яшәргә исәп бар. Картаймыш көнемдә капка төбенә чыгып, кар көрәп, бакчада җиләк-җимеш, чәчәк утыртып яшисе иде. Күп катлы йортта, таш дивар эчендә гомер кичергәнче, саф һава сулап йөрү яхшырак инде. Иншалла, ул хыял тормышка ашар.

 

– Тарткан артка йөкне күп төйиләр. Сезгә мөфти булырга да тәкъдим иткәннәр дип ишеттек. Әмма озакламый булачак корылтайда кандидатыңны куюдан баш тарткансыз икән. Мөфтилек өчен дин әһеле булу да кирәкме?

 

– Чынлап та, мөфтилек хакында сүзләр булгалады. Сайлау вакыты якынлашкач, дин башлыгы хакында сүзләр куера башлагач, Казакъстан вариантын искә төшерделәр. Анда мөфти итеп үз вакытында академик институтта эшләгән галимне, филология фәннәре докторын куйдылар. Әлеге җәһәттә сүз чыккач, мин бүген мөфти булырга әзер түгел, дип әйттем. Үземне дин әһеле дип түгел, мөселман зыялылары вәкиле буларак күзаллыйм.

 

Хәзерге вакытта җәмгыятебезнең иң мөһим проблемаларыннан берсе – мөселман зыялылары тәрбияләү. Дин әһелләренең җәмгыятьтә үз урыны бар. Алар мәчеттә намаз укыта, вәгазь сөйли, дини йолалар башкара. Ә менә зыялылар идеологиядә, бәхәсле мәсьәләләр туганда төпле фикерләрен әйтә алырга тиеш. Мин ректор буларак дин әһелләре белән беррәттән мөселман зыялыларын әзерләргә кирәк, ислам университетының төп бурычларыннан берсе шул дип исәплим. Шуңа күрә дә бүген үз урынымда утырам дип саныйм. Гомумән, миңа РИУда эшләү ошый. Беркайчан да мөфти булу амбицияләрем булмады һәм булмас та дип уйлыйм. Инде өлкәнәеп тә барам.

 

– Иран үзен атом-төш коралы булган ил дип игълан итте. Сезнеңчә бу уңай күренешме, тискәреме? Бер яктан, Көнбатыш дәүләтләре дә, Россия дә моңа каршы булды. Икенче яктан, мөселман илләре дә үз иминлеген кайгыртырга тиеш, ләбаса.

 

– Әлбәттә, бу мәсьәләгә ике яклы килергә кирәк. Беренчедән, Иран өчен үз иминлеген кайгырту бик мөһим. Чөнки ул төбәктә Израиль кебек атом-төш коралы булган илләр бар. Шушы күзлектән чыгып караганда, Иран үз көче белән атом-төш коралы ясаган икән, аны нишләтәсең?! Ул аны кемнәндер сатып алмаган бит. Бу әле ил икътисады үсешенең бер дәрәҗәсе дә. Галәмгә кораблар очыру, атом-төш коралы булдыру илнең үсешен күрсәтә. Шул ук вакытта бу проблемага киңрәк карарга кирәк. Әле бит бөтен дөнья иминлеге проблемасы бар. Атом-төш коралы булган илләр күбрәк булган саен дөнья иминлегенә куркыныч арта. Төп мәсьәлә шушы яссылыкта ята бит.

 

– Татарстан Республикасы, мөселман төбәкләре лидеры буларак, Россиядә үз позицияләрен югалта бара. Чечня Республикасы отыры алга чыга. Россия мөфтиятләрен берләштерү өчен Рамзан Кадыйров аеруча тырыша, – дип яза Мәскәүдәге ислам белгече Роман Силантьев. Кавказ мөселманнарының активлыгы, Идел буе мөселманнарының пассивлыгы турындагы әлеге белдерүләр белән килешәсезме?

 

– Бу мәсьәләне Рамзан Кадыйровның сәяси амбицияләренә генә кайтарып калдырырга ярамый. Чыннан да, Үзәк Россиядә дини вәзгыять үзгәреп бара һәм бу татарлар файдасына түгел. Чөнки Үзәк Россия – гасырлар буе татарлар яшәгән территория. Аның мөфтиләре дә, казыйлары да татар булган. Бу вәзгыятьне патша хөкүмәте дә яхшы аңлаган. Татарлар хөкүмәткә дә лояль. Әбү Хәнифә мәзһәбе тарафдарлары булганга, милләттәшләребездә сыгылмалылык, дипломатия дә зуррак. Патша хөкүмәте өчен дә, табигый, татарлар башка халыкларга караганда кулайрак. Дөрес, безнекеләр үзләре дә моннан файдаланган. Әмма бүген вәзгыять үзгәрә. Бик күп төбәкләрдә – Себердә, Россия эчендә, әйтик, Ярославльдә татар утырган мәчеттә бүген чечен кешесе имам. Хәзер Үзәк Азиядән Россиягә бик күп эмигрантлар – таҗиклар, үзбәкләр үтеп керә. Алар диндаррак, мәчеткә күбрәк йөри. Мәчеттә татар имамы утыра. Шуңа күрә көннәрдән бер көнне, без мәчеттә күпчелекне тәшкил итәбез, шулай булгач, нигә татар телендә генә вәгазь сөйлисең, дип дәгъва белдергән вәзгыятьләр еш килеп чыга. Билгеле, татарларның мәчеткә аз йөрүе тискәре ролен уйнамый калмый. Чыннан да, бүген милләттәшләребез Үзәк Россиядә үз позицияләрен югалта бара. Башка халык вәкилләре күбрәк йөргәнгә, татар теле мәчеттә үз позициясен җуя. Инде бик күп төбәкләрдә вәгазьләрне урысча сөйли башладылар. Монда кемне гаеплисең?! Әгәр мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге Кавказ, Азия халкы икән, ничек аларга татарча гына вәгазь сөйләп утырасың? Мәчеткә килгән кеше вәгазьнең мәгънәсен аңларга тиеш. Шуңа күрә Рамзан Кадыйров тырышканга гына ситуация үзгәрә дип әйтмәс идем. Халкыбызның дингә мөнәсәбәте шактый зәгыйфь булуын күрсәтә әлеге хәл. Татар зыялыларының күпчелеге динсез булуына да мисал бу. Бу җәһәттә Кавказның үз позициясен көчәйтергә тырышуын да инкарь итеп булмый.

 

– Татарстан сәясәтчеләре, республикабызда татулык, толерантлык хөкем сөрә; бездә дини, милли аңлашылмаучылыклар юк, дип тәкърарлый. Шул ук вакытта милләтчеләребез, бу бер яклы гына толерантлык, моңа татар халкының түземлеге хисабына гына ирешелә, ди. Сезнеңчә ничек?

 

– Бу мәсьәләне дә мин гадиләштермәс идем. Чыннан да, толерантлык дигән проблемага сәяси яссылыктан гына карарга ярамый. Ул халыкның менталитетына да, милли үзаңына да бәйле. Ул бик күп факторларны үз эченә ала. Өстән кушып кына толерантлык булдырып булмый. Чыннан да, менталитетыбыз Россия шартларына яраклашкан. Татарда хәйләкәрлек тә, ярашу да бар. Бу күп гасырлардан килә. Мин аны тискәре сыйфат дип әйтә алмыйм. Россия уртасында яшәп, теш-тырнагыңны күрсәтеп, урысларны гына сүгеп вакыт уздыру – мәгънәсезлек. Шуңа күрә милләттәшләребез ситуацияне дөрес аңлап, яшәп килгән шартларга яраклашырга тырышкан. Нишлисең, башка сайлап алу мөмкинлеге дә булмаган. Кавказ халыклары ил чигендә урнашкач, аларда милли азатлык хәрәкәте дә башка юнәлештә баргандыр. Алар тышкы көчләргә дә мөрәҗәгать итеп, читтән ярдәм киләчәгенә өметләнә алган. Ә безнең хәлебез бөтенләй башка. Шуңа күрә толерантлык – бик күп факторларга бәйле күренеш. Әлбәттә, Татарстанда алып барылган сәясәт тә толерантлыкны саклап калуда үз ролен уйнады. Биредә татар сабырлыгын да инкарь итеп булмый.

 

– Башкортстан галимнәре, аерым алганда, гуманитарийлар Татарстан галимнәренә караганда хезмәт хакын 30 процентка күбрәк ала, диләр. Кайдан чыга икән мондый аерма?

 

– Бу мәсьәләдә, әлбәттә, хаклык бар. Татарстанда бөтен гуманитар фәннәр ТФА структурасына күчсә, Башкортстанда исә бер өлеше РФА структурасында калды. РФАдагы үзгәрешләр безнең академиягә караганда бер адым алдарак бара. Эш хакының аермасы шуннан гыйбарәт. Безнең академиядә бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип өметләнәм.

 

– Соңгы вакытта нинди әдәби әсәр укыдыгыз?

 

– Кызганычка каршы, әлләни укып булмый. Мин татар театрында булган премьераларны карап барырга тырышам, татар поэзиясен – Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт Хәким, Ркаил Зәйдулла шигъриятен яратам. Инде прозага килгәндә, “Казан утлары” журналын алып карап чыгам. Карап чыгуым шул: күңелем төшсә, бирелеп укып китәм. Әмма бу арада бирелеп укып киткән әсәр юк. Бәлкем хәзер ректор булгач вакыт та азрак каладыр. Оештыру эше генә түгел, укыткач, бик күп махсус әдәбият укырга кирәк. Һаман вакыт булгач укырмын дип кала бара, кала бара. Вакыт узгач, бу өлкәдә бик артта калганыңны сизәсең.

 

Элек исә барыбыз да Тукай клубына җыелып, ел йомгакларында нинди әсәрләр чыкканлыгын, аларга нинди бәя куелганлыгын тыңлый идек. Ләкин вәзгыять үзгәрә. Хәер, болай укымаучылар мин генә түгелдер дип уйлыйм. Ә менә совет хакимияте елларында зыялыларыбыз киңрәк фикерли иде. Һәрхәлдә, татар зыялыларының әдәбият-сәнгатьтән генә түгел, башка гуманитар өлкәләрдән дә хәбәрдарлыгы зур иде. Без инде хәзер әкрен-әкрен дөнья стандартларына күчеп, үз өлкәбездә зур белгеч булырга омтылып, бик күп нәрсәдән мәхрүм калабыз.

 

– Эстрада артистларыннан кемнәргә өстенлек бирәсез?

 

– Концертларга әлләни йөргәнем юк. Ләкин ял көннәрендә, бигрәк тә кухняда утырганда, аеруча җәй көне “Татар радиосы”н кабызып куям. Махсус тыңламасам да, минем өчен бер милли фон була. Аннан соң аерым эзләп алып татар җырлары тыңлап утырырга вакыт та җитми. Әлбәттә, борынгы җырларыбызны тыңларга бик яратам. Татар эстрадасын яратам дип әйтә алмасам да, һәрхәлдә тыңлыйм. Нинди процесслар барганын, нинди яшь җырчылар барлыкка килгәнен беләсе килә. Билгеле, көй-моңнарга гына түгел, сүзләренә, мәгънәсенә дә игътибар итәм. Әлбәттә, “бәллүр бокаллар”, “шампан шәрабләре”, “җир астыннан юллар бар” кебек примитив нәрсәләр “тешкә тия”. Бу мәсьәләгә шагыйрьләр дә игътибарлырак булсын иде. Аларның дингә ышануында, иманлы булуында гына түгел хикмәт. Башкача фикер йөртә торган кешеләр дә бар бит. Күп кенә җыр сүзләренең гомуми мантыйгы да булмый.

 

Инде яшь җырчылардан мин Филүс Каһировны яратам. Илһам Шакировның дәвамчысы булып килгән җырчыларның берсе ул. Җыр сәнгатендә классика белән эстраданы куша ала талантлы егет. Аның җырларыннан ике диск чыкты. Дөрес, беренче дискы яхшырак иде. Икенче дискысында репертуарында талымсызлык сизелә. Ә менә Илһам Шакировка һичкайчан мондый дәгъва белдереп булмый.

 

– РИУ каршында гына “Әниләр” мәчете бар. Шунда еш кына чапан-чалма яки түбәтәй кимәгән, джинсы чалбардан намаз укытучы имамнарга тап буласың. Ул мәчеткә Сезнең сүз үтми мени соң, Рәфыйк абый?

 

– Чыннан да, андый проблема бар. Мин инде ул имамнарның үзләренә дә әйтәм. Беренчедән, РИУ каршында урнашкан мәчет Диния нәзарәтенә буйсына. Икенчедән, ул гади генә мәчет түгел. РИУ янәшәсендә булгач, шәкертләребез анда намаз укырга гына йөрми. Әйтик, “Колшәриф”кә баручы яшьләр намаз укый да тарала. “Әниләр” мәчете исә алар өчен практика. Авылга барып мулла буласы яшьләр дә укый бездә. Димәк, андагы имам алар өчен үрнәк булырга тиеш. Дүрт ел буе кәләпүшсез, джинсылы имам күреп тәрбияләнгән студент бишенче елны авылга кайткач, башына кәләпүш киярме?! Джинсы киеп бабайлар алдына чыгып басса, аны бит картлар авылдан куачак. Бу безнең өчен дә бер хурлык булыр. Билгеле, бу зур хата түгел, әмма диндә вак-төяк юк. Әгәр без Әбү Хәнифә мәзһәбе тарафдарлары икән, ата-бабаларыбыз йолаларын җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Әгәр имам кәләпүшен оныткан икән, мәчеткә керүгә, залда утырган берәүдән кәләпүшен алып торып, намаз укырга, һәрхәлдә бу зарурлыкны белергә тиеш. Яшьләр тәрбияләүдә иң күңелсез күренешләрнең берсе бу.

– Иҗат кешеләре депрессия кичерми калмый. Фән әһелләренә дә кризис хас. Ничек ял итәсез? Шөгыльне ничек алыштырасыз?

 

– Ял итү, чынлап та, бик актуаль мәсьәлә. Уку йортларында шимбә – гадәттә эш көне. Бер ял көне кала. Кызганыч, спорт белән актив шөгыльләнеп булмый. Минем өчен ял итү – атна эчендә җыелган вакытлы матбугатны, соңгы вакытта басылып чыккан китапларны карау. Ул вакытта беркем дә килеп “бәйләнмәсә”, мин гадәттә интернеттагы яңалыкларны карап чыгам. Дөрес, бездә ислам буенча сайтлар бик аз. Аларның эчтәлеге дә әлләни тирән түгел, күп вакыт таләп ителми. Ял итүнең үзенә күрә бер формасы инде бу. Билгеле, җәй көне мунча керергә, чабынырга яратам. Хәзер атнага бер мәртәбә бассейнга йөри башладым. Атнага бер сәгать булса да йөзү – яхшы ял. Җәй көне Идел буендагы бакчамда ял итәргә яратам. Бакчада кеше азрак булган саен тынычрак. Дөрес, кыш көне мунча керү кыенрак. Һәрхәлдә, җәмәгать мунчасына йөрмим.

 

– Рәфыйк абый, Сез чит илләрдә күп йөргән кеше. Кайсы халыкның яшәү, фикер йөртү рәвеше безнең халыкка якын? Үзегез кая да булса барып эшләп кайтыр идегезме?

 

– Әгәр ректор булганчы тәкъдим итсәләр, мин һичшиксез, андый мөмкинлектән баш тартмас идем. Чөнки галимнәр арасында бу гомум кабул ителгән тәҗрибә. Галим кеше башка ил тәҗрибәсен дә белергә, чит телне дә чарларга, башка илләрнең китапханәләрендә утырып эшләп кайтырга да тиеш. Бүген башкалар белән аралашмыйча, изоляциядә генә фәнне үстерү мөмкин түгел.

 

Менталитет мәсьәләсенә килгәндә, Индонезия бик ерак ил булса да, халкы безгә бик охшаш икән. Илнең 85 процент халкы – мөселман. Алар ислам дине нигезендә яшәргә тырыша. Шул ук вакытта милли фактор да читкә кагылмый. Аларда дин белән милләт бергә үрелеп бара. Алар үзләрен мөселман буларак та, индонезия халкы буларак та бик табигый хис итә. Ә бездә үзен мөселман санаучы яшьләрдә еш кына миллилек икенче планга күчә. Алар безнең ата-бабаларыбызның традицияләрен дәвам иткән кебек тоелды миңа. Әлбәттә, Төркия дә безгә якын. Әмма ул бүген дөньяви дәүләт буларак формалашкан инде. Дөрес, анда да хәзер дини якка үзгәрешләр бара. Төркиядә яшәү татарлар өчен авыр булмастыр.

 

– Бер кызыклы факт игътибарымны җәлеп итте: Страссбургка, кеше хокукларын яклауны сорап, дәгъва белдереп, иң күп мөрәҗәгать итүчеләр Россиядән һәм Төркиядән икән. Бу хәл ике илдә дә җәмгыять, кеше мәнфәгатьләренә караганда, дәүләт мәнфәгатьләре өстенрәк куела дигәнне аңлатамы?

 

– Биредә традицияләр, менталитетлар якынлыгы турында сүз бармый. Хикмәт, мөгаен, хокук системасындадыр. Хәзер бездә хакимият вертикале ныклап урнашты. Бу кысаларда федератив дәүләт булып яшәү бик авыр. Шуңа күрә бик күп проблемалар килеп туа. Бездә бит әле республикалар, аларның үз дәүләт телләре бар. Мәгариф стандартларындагы милли-төбәк компонентын бетерү нәтиҗәсендә, дәүләт телен укыта алмый икән, ул нинди республика инде?! Хәзер БДИ бирсеннәр өчен татар авыллары да урысча укытуга күчсенме? Бу бит әле маңкортлыкка да китерәчәк. Маңкортлар бүген кемгә кирәк?! Үз милләтен онытса да, әле ул урыс дигән сүз түгел. Дәүләт өчен иң куркыныч адәмнәр алар. Бәлкем моны Россия хөкүмәте аңлап та җиткермидер. Татар телен укытудан читләштерү әле ул урыс булып бетәбез дигән сүз түгел. Әле маңкортлык стадиясен үтәсе, үз милләтеңне дә, башкаларны да танымаган кешегә әйләнәсе бар. Психология ягыннан мондыйлар бик тотрыксыз. Андыйлардан радикаль элементлар бик күп чыга. Милләтне, аның телен санга сукмау – беренче чиратта маңкортлаштыру ул. Россиядә милли сәясәтнең уйланып җитмәгәнлеген, федератив принципларның хакимият вертикаленә туры килмәвен дә күрсәтә Страсбургка еш мөрәҗәгать итүләр.

 

– Сабый чакта хыялланып тормышка ашмаган үкенечләр булмадымы?

 

– Дүртенче класста укыганда укытучыбыз Лена апа Гыйльманова сорагач, мин укытучы булам, дип әйткән идем. Дөрес, өлкәнрәк класста укыганда бу теләк бераз сүрелә төште. Бәлкем, абыем архитектура-төзелеш институтына укырга кергәнгә, математиканы бик яратканга шунда керергә уйлаганмындыр. Ләкин мәктәбебездә физиканы укыту ни өчендер яхшы куелмаган иде. Шуңа күрә физиканы әлләни яратып бетермәгәнмендер. КДУның тарих-филология факультетына кердем. Инде укып бетергәч, Азнакайга укытырга җибәрмәкчеләр иде. Әмма форсат килеп чыгып, аспирантурада калдым. Балачак хыялым тормышка ашмады дип тә әйтә алмыйм. Вузда булса да укытучы бит. Ул инде хыял булгандырмы, үзебезне укыткан укытучыга ихтирамдырмы – шул тормышка ашты. Сүз уңаеннан кабат Лена апаны искә аласы килә. Ул бик таләпчән укытучы иде. Без аны хөрмәт итә, аннан курка идек. Туфан Миңнуллинның бер хикәясендә, укытучы бәрәңге ашый микән, дип тәрәзәдән карап торалар бит әле. Ул нәкъ шул хикәядәгечә бөтенләй башка кеше иде. Чын авыл зыялысы. Аның үз хуҗалыгы – бәрәңге бакчасы да, кош-корты да юк иде. Ул бөтен гомерен фәкать балалар тәрбияләүгә генә бирде һәм аңа мөнәсәбәт бөтенләй башка иде.

 

– Тормыш, хатын-кыз кебек, яратмасаң гыйфриткә әйләнә, диләр. Хатыныгызга яратам дип еш әйтәсезме?

 

– Әйе, хатынга яратам дип әйтәм. Чөнки яратасыңмы дип хатын үзе сорый. 27 ел бергә торган хатын бит. Бездә, мөселманнарда хатын-кызга яратам дип әйтү бик сирәк. Ләкин шулай да кайчагында хатынның күңеле булсын дип тә, дөрес, ихлас күңелдән дә Гөлнарама андый җылы сүзләр әйткәлим.

 

– Өегезгә татарча газет-журнал алдырасызмы? Улларыгыз татарча укый-яза, сөйләшә беләме?

 

– Өебезгә татарча басмалардан “Идел” журналы белән “Ватаным Татарстан” газетасы килә. Дөресен генә әйткәндә, хәзер вакытлы матбугатка язылу бик кимеде. Интернет та бар, эштә газета-журналлар да аз түгел. Әлбәттә, танышып барырга тырышам. Элегрәк “Татарстан” журналының да татарчасын алдыра, алар белән хезмәттәшлек итә идем. Инде балаларга килгәндә, алар татарча сөйләшә, ләкин икесе дә урыс мәктәбендә укыды. Олысы – 3 нче мәктәпне, кечесе 131 нче физика-математика мәктәбен тәмамлады. Хәзер олысы архитектор булып эшли, кечесе КДУда ВМК факультетында укый. Алар нишләптер гуманитар юнәлештә китмәде. Хәер, үзем дә аларның гуманитар юлны сайламавына борчылмадым. Шулай да алар татар телен камил белә дип әйтә алмыйм.

 

– Юбилей, туган көннәрдә үзегезгә бүләк иткән иң истәлекле әйбер нәрсә булды? Үзегез башкаларга нәрсә бүләк итәргә яратасыз?

 

– Алай истә калган бүләк булмады кебек. Ә болай үзем дус-ишләргә бүләк ясарга яратам. Мәсәлән, чит илләрдә күп йөргәч, дус-ишләргә кечкенә генә булса да сувенирлар алып кайтырга яратам. Мәсәлән, моңарчы беркайчан да чит илләргә чыкмаган дустым мин алып кайткан брелоклардан – ачкыч тезә торган әйберләрдән өендә зур гына коллекция туплаган. Гадәттә, чит илләрдән дусларыма вак акча алып кайтам: акча җыеп коллекция туплаучылар да бар. Төрле илләрнең манзаралары сурәтләнгән магнит сувенирлар да күп алып кайттым. Инде өйдә ябыштырырга урын да калмады. Бүләк – игътибар дигән сүз.

 

P.S. Сүз уңаеннан шуны да хәбәр итәбез: 19 февраль көнне даими авторыбыз Рәфыйк Мөхәммәтшинга 55 яшь тула. Бу уңайдан без аны ихлас котлыйбыз, бәрәкәтле озын гомер, саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 31 | 17.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»