|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2018 Фаҗига
Зур юл һәлакәтендә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгәнБашкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. «Татар-информ» язуынча, башлангыч мәгълүмат буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган.
“BMW” белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат һәм аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чакмагыш хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|